Русия һөҗүменә бер ел уңаеннан дөньяның төрле илләрендә Украинаны хуплап чаралар уза

Варшау. 22 февраль

Казан активистлары да Украинадагы сугышка каршы булуын белдерә: сәяси золымнар корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәл янында “Путин сугышына – юк”, “24.02.2022 - ?” дигән язулар, Винница шәһәренең һөҗүмнән соңгы фотосурәте һәм уенчыклар белән чәчәкләр куелган.

Бүген - 24 февраль, Русиянең Украинага бәреп керүенә бер ел тулган көн. Әлеге уңайдан Украина президенты Владимир Зеленский видео чыгарды. Кыска гына роликта ул "бу – әрнү, өмет, күз яшьләре, бердәмлек елы булды, бу ел әле дәвам итә", дип белдерде.

"Бу – сезнең һәм безнең җимерелмәстәй ныклы булу елы. Бу безнең җиңү елы булачагын беләбез!" дип искәртә ул.

Шул ук вакытта 23 февральдән 26 февральгә кадәр дөньяның 100 шәһәрендә "Яктылык караңгылыкны җиңәчәк" шигаре белән Украинаны хуплау чаралары уза. Бу хакта Мариуполь шәһәре сайтында әйтелә.

Төрле илләрдә бу чараларны украин громадасы (җәмгыяте) һәм диаспорасы оештыра. Аларга бу эштә Украина җәмгыятьләре берләшмәсе - Communities Army of Ukraine да булыша диелә.

Оештыручылар "сары-зәңгәр төс" "Мәскәү-Путин караңгылыгын" җиңәргә тиеш дип саный.

Чаралар барышында сары-зәңгәр яктырткычлар, шәмнәр, факеллар кулланып, әлеге кампаниянең символик аңламын гәүдәләндерәчәкләр диелә.

Кайбер шәһәрләрдә исә "Украинаның тере харитасы" флешмобы үтәчәк.

Шул ук вакытта Казан активистлары да Украинадагы сугышка каршы булуын белдерә: сәяси золымнар корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәл янында "Путин сугышына – юк", "24.02.2022 - ?" дигән язулар, Винница шәһәренең һөҗүмнән соңгы фотосурәте һәм уенчыклар белән чәчәкләр куелган.

  • 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. "Махсус операция" дип аталучы һөҗүмнең максатлары дип фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" яклау, Украинаны "коралсызландыру" һәм "денацификацияләү" әйтелгән иде.
  • Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
  • Украинада сугыш башланганнан бирле 8 меңнән артык сивил кеше һәлак булган, тагын 13 меңнән артыгы яраланган. Бу БМОның хисабыннан күренә. Әлеге исемлеккә документлаштырылган үлемнәр генә кергән. Чынлыкта гади халык арасында үлемнәр күбрәк дип белдерә БМО. Мәсәлән, Русия оккупациясендәге Мариупольдә күпме кеше үлгәнен оешма белми.
  • Британия хәрби күзләве Украинада гади халык арасында үлемнәр саны 16 меңгә җитәргә мөмкин дип фаразлый. Бу санны да ахыргы сан дип әйтеп булмый диләр анда.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!