Борис Немцов үтерелгәнгә 8 ел. Русиядә аның истәлегенә чаралар уза

Борис Немцов (1959-2015)

Немцов истәлегенә Казанда, Пермьдә, Екатеринбурда, Новосибирскида узган чаралар турында хәбәр ителде. Кагыйдә буларак кешеләр импровизация рәвешендәге мемориалларга чәчәкләр сала, алар сәяси золым корбаннары һәйкәлләре янында ясалган.

Сигез ел элек, 2015 елның 27 февраль кичендә Мәскәүдә оппозиционер Борис Немцов үтерелде. Русиянең төрле шәһәрләрендә Владимир Путин режимына һәм Украина белән сугышка каршы чыккан сәясәтче истәлегенә чаралар уза.

Мәскәүдә ул үтерелгән урында – Большой Москворецкий күперендә сигез ел диярлек Немцов истәлегенә халык мемориалы бар. Коммуналь хезмәтләр берничә мәртәбә монда куелган чәчәкләр һәм фотоларны алып ташлады, активистларны тоткарлады, әмма мемориал гел яңарып торды. Соңгы вакытта хакимиятләр аңа тимәде. Бүген кешеләр бирегә чәчәкләр китерә. "Сота" язуынча, полиция узып баручыларны сайлап алып кына туктата, әмма тоткарламый.

Шулай да соңрак мемориалга чәчәкләрдән тыш "Борись" дигән плакат белән килгән хатын-кызны тоткарлаулары билгеле булды.

Немцов истәлегенә Казанда, Пермьдә, Екатеринбурда, Новосибирскида узган чаралар турында хәбәр ителде. Кагыйдә буларак кешеләр импровизация рәвешендәге мемориалларга чәчәкләр сала, алар сәяси золым корбаннары һәйкәлләре янында ясалган.

Екатеринбурда Хезмәт мәйданында атып үтерелгән Немцов хөрмәтенә хәтер вахтасы оештырганнар. Свердлау өлкәсе хакимиятләре портретлар, шигарьләр һәм шәмнәр алып килүне тыйган, әмма чәчәкләр салырга рөхсәт иткән.

26 февральдә Казанда Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салырга барган бер төркем яшьләрне Бауман урамында полиция тоткарлаган иде. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чараның рөхсәт ителмәвен әйткән һәм мондый чараларга йөрмәскә өндәгән. Аларны полиция бүлегенең стационар пунктына алып киткәннәр һәм документларын тикшергәч, җибәргәннәр диелде.

Барнаулдагы чара да 26 февральдә узды. "Яблоко" фиркасенең җирле бүлекчәсе митинг оештырды. Чара шәһәр үзәгендә, Ирек мәйданындагы сәяси золымнар корбаннарына һәйкәл янында үтте. Чараны уздырырга шәһәр мэриясе рөхсәт иткән. Барнаул – хакимиятләр мондый рөхсәт биргән Русиянең бердән-бер шәһәре дияргә дә була.

Моңарчы Казан хакимиятләре Немцов истәлегенә уздырыласы өч чарага рөхсәт бирмәгән иде. Чара уздырырга рөхсәтне "Яблоко" фиркасе һәм тагын ике активист сораган булган. Чара уздыруның максаты буларак төрле сәбәпләр күрсәтелгән, әмма мэрия бөтенесенә дә бер сәбәп белән рөхсәт бирмәгән: чараның максаты "Җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар турындагы" федераль канунга туры килми дигәннәр.

  • Узган ел Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы 27 февральдә үткән иде, берничә кеше тоткарланды.
  • Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвенә һәм Донбассны көч белән тартып алу тырышлыгына каршы протест чаралары оештырган Борис Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү Кремле янындагы күпердә атып үтерелгән иде.
  • 2017 елның җәендә Мәскәү хәрби мәхкәмәсе Борис Немцовны үтерүдә гаепле дип танып, эчке эшләр министрлыгының Чечнядагы "Север" батальоны офицеры Заур Дадаевны 20 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем итте.
  • Шул ук эш нигезендә Анзор һәм Шадид Губашевлар 19 һәм 16 еллык кырыс шартлы төрмә җәзасына хөкем ителде. Хәмзәт Бахаев 11 еллык җәза алды. Үтерүне "Север" батальонының элекке офицеры Руслан Мөхединов оештырган дип санала, ул эзләүгә бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!