Татарстанның 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк

Татарстан харитасы

2022 елда, сугыш елы булуга карамастан, Татарстанда халыкның кереме 1,7 процентка артты дип хәбәр итте рәсмиләр. Шул ук вакытта республиканың бары 10 район-шәһәрендә яшәүчеләрнең керемнәре генә уртача хезмәт хакыннан күбрәк булган. Азатлык районнарда уртача хезмәт хакының күпме булуын, бүген нинди эш тәкъдим итүләрен өйрәнде һәм халыкның шәһәр тирәсенә күченүендә моның чагылыш табуын ачыклады.

Татарстан икътисад министрлыгы мәгълүматына караганда, 2022 елның гыйнвар-ноябренә республикада (сәнәгать оешмаларында, эшмәкәрлектә һәм оешмаларда эшләүчеләр исәпкә алына) уртача хезмәт хакы 50 456 сумга җиткән. Бу 2021 елдан 16,3 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, инфляцияне исәпкә алып, халыкның кереме 1,7 процентка гына арткан. Мисал өчен, 2021 елда ул 7,7 процент үсеш күрсәткән булган.

Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел республикада инфляция 11,4 процент тәшкил иткән. Бу 2015 елдан бирле иң начар күрсәткеч булып санала.

Кайсы районда күпме акча эшлиләр?

Икътисад министрлыгы 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларына Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә халыкның кереме турында хисап чыгарды. Биредә районнарда яшәүчеләрнең сатып алу мөмкинлеге дәрәҗәсе күрсәтелгән.

Сатып алу мөмкинлеге уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетыннан күпме тапкырга артык, яисә түбән булуыннан чыгып санала.

2022 елның 4нче кварталына минималь куллану бюджеты (кәрзине) 21 142 сум тәшкил итте.

Министрлык белешмәсенә караганда, узган елның 11 аенда Татарстан районнарында уртача хезмәт хакы минималь куллану бюджеты күләменнән 2,21 тапкырга артыграк булган, ягъни халыкның уртача кереме 46,7 мең сумны тәшкил иткән. Ел ахырына керемнәр кими башлаганын күрергә була. Әйтик, октябрь аенда сатып алу мөмкинлеге 2,39 күрсәткечендә, ягъни 50,5 мең сум күләмендә булган. Ә 2022 елның беренче ярты еллыгында 50 мең сум тәшкил иткән.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан һәм Татарстанда яшәүчеләр азрак тауар сатып ала башлаган

Соңгы рәсми саннарга караганда, иң күп акча эшләүчеләр Югары Ослан районында яши. Аларның уртача кереме 96,4 мең сумны тәшкил итә. Бу нигездә Иннополис шәһәрендә IT ширкәтләр эшләвенә бәйле. Бүген республикада иң югары хезмәт хакын әлеге шәһәрчектә алалар - уртача 146,4 мең сум.

Икенче урында 71,4 мең сум керем белән Казанга терәлеп торучы Лаеш районы бара. Өченче баскычта - Түбән Кама районы (68,9 мең сум). Аннан исемлекне Әлмәт (64 мең сум), Казан (63,2 мең сум), Яңа Чишмә (61,1 мең сум), Алабуга (59,4 мең сум), Чаллы (55,3 мең сум), Менделеевски (53,9 мең сум), Лениногорски (51,7 мең сум) дәвам итә. Бу нефть табу, нефть химиясе, машина төзелеше җитештерүе булган җирлекләр. Нәкъ шушы 10 район һәм шәһәрдә яшәүчеләр генә республиканың уртача хезмәт хакыннан күбрәк акча эшли.

Татарстанның калган 35 районында исә керемнәр уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булган. Иң аз акча эшләүчеләр Балык Бистәсендә яши. Анда яшәүчеләрнең уртача кереме 34,6 мең сумны тәшкил итә. Аннан соң республика чигендә урнашкан районнар бара: Чүпрәле (35,5 мең сум), Балтач (36,1 мең сум), Тәтеш (36,5 мең сум), Арча (36,5 мең сум). Республиканың 17 районында халыкның кереме 40 мең сумга җитми.

Кайда нинди хезмәт хаклары тәкъдим ителә?

Актанышта 6 800 сумга менеджер эзлиләр, Кайбыч халкын читкә китеп эшләргә чакыралар.

Рәсмиләр 2023 ел башына Татарстанда эшсезлек күрсәткече рекордлы түбән дәрәҗәгә төште дип белдерде. Республиканың мәшгульлек үзәгендә бүген 7,5 мең эшсез теркәлгән. Бу эшче көчләрнең 0,37 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта рәсми чыганакларда күренмәүче эшсезлекнең дәрәҗәсе, ягъни тулы эш сәгатендә эшләмәүчеләр, вакытлыча эшләмәүчеләр, яки түләүсез ялда торучылар саны күрсәтелми. Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, 2022 елның өченче чирегендә (еллык саннар әлегә әйтелмәде) Русиядә күренмәүче эшсезләр 4,6 млн кешегә җиткән иде. Financial Times Finexpertiza илдә күренмәүче яки яшерен эшсезлек рәсми эшсезлек саннарыннан өч тапкырга артып киткән дип язды.

HeadHunter эш игъланнары бирү хезмәтендә районнарда нинди эш тәкъдим итүләренә һәм халыкның күпме резюме калдыруына күзәтү ясады.

Балык Бистәсе

Балык Бистәсе районында бүген 16 эш урыны тәкъдим ителсә, халыкның 7 резюме калдырып эш эзләвен күрергә мөмкин. Вакансияләргә килгәндә, Балык Бистәсендә 25-28 мең сумлык хезмәт хакына кибетчеләр эзлиләр. Полиция берьюлы ике хезмәткәргә эш урыны бар дип күрсәткән. Куәт оешмасы җинаять тикшерүчесенә 35-55 мең сум, полиция машина йөртүчесенә 25-35 мең сум түләргә әзер. Балык Бистәсе хастаханәсенә табиблар җитмәве күренә. Гаилә табибына алар 55-60 мең сум, табиб-оториноларингологка 40-60 мең сум түләргә вәгъда итә.

Балык Бистәсендә яшәүчеләр калдырган резюмеларга карасаң, халык 20-30 мең сум алып эшләргә әзер. Искәрмә буларак, бер IT белгече 80 мең сумга һәм баш хисапчы 70 мең сумга эш эзләве турында игълан элгән.

Чүпрәле

Чүпрәле районында 9 эшче эзлиләр. Вакансияләр арасында өч тәкъдимне башка төбәкләр тәкъдим итә: Чүпрәле кешеләрен Ханты-Манси бүлгесенә күченеп табиб булып эшләргә, Чуашстанда - займ бирүче белгеч һәм "Газпром"да вахта белән эшләргә чакыралар. Районның үзендә уртача 30 мең сумга 6 эш табарга мөмкин.

БУ ТЕМАГА: Чүпрәледә 1 млн, Кукмарада 4 млн, Лаешта – 7 млн сум. Татарстан районнарында торак бәяләре нәрсәгә бәйле?

Ел башыннан Чүпрәле районында яшәүчеләр 3 резюме калдырган. Машина йөртүче-экспедитор 120 мең сумга эш эзли. Икътисадчы һәм өйдән эшләргә әзер булучы күпме хезмәт хакы алырга теләвен язмаган.

Балтач

Балтач районында күпчелек эш бирүчеләр 35 мең сумнан башлап хезмәт хакы вәгъда итә. Биш табиб (аларның дүртесе Алексеевски районы хастаханәсенә кирәк, ягъни читкә күчеп эшләү өчен), өч кибетче, бер машина йөртүче кирәк. Барлыгы 15 ваканися күрсәтелгән. Шул ук вакытта соңгы бер елда HeadHunter аша 8 кеше эш эзләгән. Элекке тәрбияче 10 мең сумга да кече белгеч булып эшләргә әзер булуын күрсәткән, социаль челтәрдә бизнес аккаунт алып бару өчен 15 мең сумга, менеджер - 45 мең сумга, инженер - 50 мең сумга эш эзли.

Тәтеш

Тәтеш районында яшәүчеләр 8 резюме калдырган. Кибет җитәкчесе булып эшләргә теләүче 30 мең сум, баш хисапчы - 35 мең сум, башка идарәчесе - 100 мең, боралаучы - 100 мең, фотограф - 35 мең сум алып эшләргә әзер.

Вакансияләр арасында Тәтеш районы халкына нигездә федераль ширкәтләр вакансияләр тәкъдим итә. "Яндекс" читтән торып чатларның менеджеры булып эшләргә, такси диспетчеры вазифасына керешергә чакыра. Әлеге ширкәт күрсәткән 6 вакансиядә дә хезмәт хакы 24 мең сумнан башлана. Моннан тыш, "Газпром" оешмасы 4 эш тәкъдим итә, шуларның икесе вахта белән йөреп эшләү өчен. Моннан тыш, районда федераль сәүдә үзәкләре дә эшчеләр эзли.

Арча

Тәтештәге охшаш хәлне Арча районында да күрергә мөмкин. Биредә дә "Яндекс" һәм "Газпром" ширкәтләре вакансияләр тәкъдим итә. Моннан тыш, кирпеч заводы 35 мең сумга берничә эшче эзли. Кибетчеләргә 25-35 мең сумга хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Барлыгы 49 вакансия игъланы эленгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстан хастаханәләренә 1,2 мең табиб җитми

Соңгы бер елда Арча районында 30 кеше резюме калдырган. Хисапчы - 40 мең сум, администратор - 45 мең сум, менеджер - 25 мең сум, склад хезмәткәре - 35 мең сумга эшләргә әзер.

Актаныш

Актаныш районында соңгы бер айда 7 кеше эз эләвен күрсәткән. Техник хезмәткәр 28 мең сумга, сакчы - 30 меңгә, хисапчы һәм йөк машинасы йөртүчесе - 60 меңгә эшләргә әзер. Вакансияләргә килгәндә, татар авылларында "Сбербанк" менеджер булып түбән хезмәт хакына эшләргә әзер булучыларны эзли. Татар Ямалы авылында 6 800 сумга, Иске Богады - 8 100, Иске Байсарда - 10 800 сумга эш тәкъдим итә. Башка эш бирүчеләрнең күпчелеге 20-35 мең сумлык вакансия куйган.

Кайбыч

Кайбыч районында исә 13 вакансиянең 4се генә район җирлегендә эшләүне күздә тота. Ике янгын сүндерүчегә аена 30 мең сум хезмәт хакы бирергә ышандыралар. "Август" ширкәте менеджерга 40 мең сумга кадәр, йөк машинасы йөртүчесенә 70 мең сумнан башлап түләргә вәгъда итә. Калган вакансияләр башка районга яки чит төбәккә вахта белән барып эшләү өчен.

Югары Ослан

Иң зур керемле кешеләр яши дип саналучы Югары Ослан районында барлыгы 16 вакансия тәкъдим ителгән. Мәхкәмә приставында эшләргә теләүчегә хезмәт хакы 42 мең сумнан, кибетчегә - 22,6 мең сум, фармацевт - 42 мең сум, ширкәттә сәүдә вәкиле вазифасына 80 мең сумнан башлана. 96 мең сум керем ала дип саналган Югары Ослан районында мондый хезмәт хакы тәкъдим итүчеләр сирәк икәне күренә.

БУ ТЕМАГА: Пәрәү авылында балалар бакчасына тәрбияче таба алмыйлар: халык Казанга китеп эшли

Шул ук вакытта IT ширкәтләр HeadHunter хезмәте аша вакансияләр куймавын да әйтергә кирәк, чөнки иң зур акчаларны нәкъ менә Иннополис тәкъдим итә. Районда барлыгы 7 кеше резюме калдырган. Аларның төп өлеше 30-40 мең сумлык вазифада эшләргә дә әзер, шул ук вакытта кардиолог 100 мең сумга эш эзләвен күрсәткән.

Лаеш

Казанга терәлеп торучы Лаеш районында эш эзләүчеләрнең таләбе югарырак. Баш хисапчы 70 мең сумга, менеджер - 65 меңгә эшләргә әзер. Ә менә механик-төзәтүче 20 мең сумга да риза. Барлыгы 13 кеше эз эзләгән.

Лаешта барлыгы 40 вакансия тәкъдим ителгән. Рәсми саннарда халыкның уртача кереме 71 мең сумны тәшкил итсә дә, районда нигездә 30-40 мең сум акча алып эшләргә чакыралар. 60 мең сумнан башланган хезмәт хакын бары 11 эш бирүче генә тәкъдим итә.

Казан

Казанда 17 621 вакансия тәкъдим ителгән һәм 5 783 кеше яңа эш эзләве турында белдергән. Аларның күпчелеге 40-80 мең сумлык эштә эшләргә тели. Эш бирүчеләрнең күпчелеге 30-50 мең сумлык эш тәкъдим итә. Казанга сәүдә менеджерлары, кибетчеләр җитмәве күренә. Инженер-конструкторларга да кытлык зур - 513 белгеч таләп ителә. Аларга 50-100 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда итәләр.

БУ ТЕМАГА: Татарстанга эшчеләр җитми. Мигрантларның яңа дулкынын көтәргәме?

Татарстанда вакансияләр саны, резюмелар калдыручыларга караганда, күбрәк булуын күрсәтте. Хезмәт министрлыгы мәгълүматына караганда, бүген республикада 68 мең эшчегә ихтыяҗ барлыкка килгән. Рәсмиләр әлеге кытлыкның сәбәпләрен аңлатмаса да, бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, аеруча мобилизациядән соң күп кенә кешенең читкә качып китүенә, йә сугышка алынуына бәйле ди экспертлар. Белгечләр республикада миграция көчячәк дип фаразлый.​

Аз керемле районнарда халык саны кими

2021 ел җанисәбе шуны күрсәтте: халык Татарстанның авыл районнарыннан йә зур шәһәрләргә, йә зур шәһәр янындагы районнарга күченә. 10 елда Казан тирәсендә урнашкан Питрәч районында халык саны 113 процентка, Лаешта — 69%, Биектауда — 30%, Чаллыны чолгап алган Тукай районында — 28%, Әлмәттә 8 процентка артты. Бу районнарда эш булуы, халыкның кереме югары булуы белән бәйле.

Ә менә иң аз керемле кешеләр яши дип саналган Балык Бистәсендә соңгы 10 елда халык саны 11,5 процентка, Чүпрәледә - 18,2%, Тәтештә - 16,5%, Әлкидә - 7,2 процентка кимеде. Аз керемлеләр рәтендә торган Арча районында халык саны бары 1,3% һәм Теләчедә 3,8 процентка гына кимүе аларның Казанга якын урнашуы һәм җирле кешеләрнең читкә барып эшләвенә бәйле булуы ихтимал.

Моңа кадәр Азатлык Татарстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясаган иде. Республика авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш табуы ачыкланды. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе.

  • 2021 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, республикада яшәүчеләрнең шәһәрләшүе дәвам итә. Татарстанда халыкның 23% гына авылларда яши (2010 елда бу күрсәткеч — 25%, 2002 елда — 26,2% булган).
  • Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!