Татарстан фермерлары терлек санын киметкән

Иллюстратив фото

Бу фермерларның дәүләт ярдәме алудан туктавы белән бәйле.

2022 елда Татарстанның крестьян фермер хуҗалыкларында беренче тапкыр терлек саны кимегән. Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров республика фермерлары һәм крестьян фермер хуҗалыклары берләшмәсе корылтаенда хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мөгезле эре терлек саны 1,3 мең башка кимегән. Хәзер республикада аларның саны 107 меңне тәшкил итә. Сыерлар - 148 башка, сарыклар - 2,8 меңгә азайган. Бүген хуҗалыкларда 38,6 мең сыер һәм 37,1 мең сарык бар дип санала.

Җәббаров моның сәбәбен крестьян фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме бирелү вакыты чыгуы белән аңлатты. Фермерлар грант алганнан соң биш ел дәвамында дәүләт алдында куйган бурычларын үтәргә тиеш. Аның сүзләренчә, терлек саны күпчелек очракта элек грант алып, соңыннан хуҗалыкларын бетергән урыннарда кими.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына күрә, Татарстанда 2012-2022 ел аралыгында 4,4 млрд сумга 1 556 грант бирелгән. Бүгенгә 264 хуҗалык үз эшен туктаткан. Бу грант алучыларның 17 процентын тәшкил итә. Узган ел хөкүмәт 92 фермерга 546 млн сум күләмендә грант биргән.

"Ярдәм булган вакытта фермерларның терлек санын киметүе кабул ителә алмый. 2022 елда гына да аларга 1,4 млрд сум күләмендә туры ярдәм күрсәтелде. Моннан тыш, крестьян фермер хуҗалыкларын зур җитештерүчеләр белән беррәттән 1,4 млрд сум акча алды", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. "Фермерлар гына түгел, барыбыз да начар хәлдә"

Җаббаров грант алучы фермерлар дәүләт куйган бурычны үтәргә тиешлеген искәртте. Аерым алганда, ике ел эчендә алар алдан куелган җитештерү көченә ирешергә, ел саен тауар (продукция) җитештерүне кимендә 8 процентка арттырырга, грант акчаларын максатчан куллану турында хисап бирергә тиеш.

Узган ел фермерлар 35,6 млрд сум күләмендә продукция җитештергән. Бүген Татарстанның чәчүлек мәйданнарының 25 проценты крестьян фермер хуҗалыкларына туры килә. Шул ук вакытта ашлык сатуда кыенлыклар туган. Республиканың фермерлар берләшмәсе президенты Камияр Байтимеров сүзләренчә, бүген 6 млрд сум күләмендә ашлык амбарларда саклана. Бу җыеп алынган уңышның яртысын тәшкил итә. Ул дәүләттән аны сатуда ярдәм итүне сорады.

Узган ел ахырында Татарстанда авыл хуҗалыгына караган 100 мең һектар җир эшкәртелмәгән дип хәбәр ителде.

Санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы техникасына һәм алмаш детальләргә бәяләр артты. Узган ел ахырында Марат Җәббаров аларның 15-20 процентка, аерым очракларда 100 процентка үсүен әйтте. Аерым алганда, МТЗ 82 коленвалының хакы 21 процентка, культиватор җиһазлары - 75%, Лемах ПЛН - 54 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!