Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. "Фермерлар гына түгел, барыбыз да начар хәлдә"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дөнья җәмәгатьчелеге Русия президенты Владимир Путинның ашлык килешүеннән сәяси уен ясарга җыенун күзәткәндә, Татарстанда фермерлар үзләре җыеп алган игенне сата алмый. Уңышның күп булуы һәм чит илгә сату кыенлашу сәбәпле, аларның бәясе ике-өч тапкырга төште. Русия хакимиятенең бөртеклеләргә бәяләрне саклар өчен ясалган интервенция сәясәте дә республикада җыеп алынган уңышның 5 процентына гына кагылган. Шул ук вакытта Русия Африка дәүләтләренә 500 мең тонна ашлыкны бушлай бирергә җыенуын белдерде. Бүген Татарстанда фермерлар, игенчеләр ни хәлдә? Бу хакта алар Азатлыкка сөйләде.

Быел Татарстан 5,4 млн тонна уңыш җыеп алды. Бу узган елга караганда ике тапкырга күбрәк. Уртача уңыш бер һектарга 36,8 цетнер тәшкил итте. Рәсмиләр елның уңдырышлы булуы белән мактанса да, фермерлар авыр хәлдә калды. Уңышның бай булуы, арпа, бодайга бәяне ике-өч тапкырга төшерде. Бүген элеваторлар, хуҗалык амбарлары ашлык белән тулы. Аларны саткан очракта, ул үз хакын да каплмаячак.

Әйтергә кирәк, быел кыр эшләре кыйммәткә төште, чыгымнар артты. Беренчедән, чит ил техникасына алмашка җиһазларның бәясе бермә-бер артты. Икенчедән, ашламалар вакытында килеп җитмәде. Моңа өстәп мобилизация аркасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кытлык туу куркынычы барлыкка килде. Октябрь башында гына да 139 җир кешесенең сугышка алынуы әйтелде. Рәсмиләр республикадан сугышка киткән игенчеләр урынына басуларга Казан студентларын чыгарырга җыена башлады.

"Арпа бәясе 18 сумнан 8 сумга төште"

Балтач районында эшләүче хуҗалык җитәкчесе Шамил (исеме үзгәртелде) сүзләренә караганда, быел уңыш һектарына 39-40 цетнер тәшкил иткән. Бу Татарстанның төньяк районнары өчен зур күрсәткеч. Ә менә бәяләр ике тапкырга төшкән. Ул узган елның шушы чоры белән чагыштырып ашлыкка хакларның ничек үзгәрүен сөйләде.

"Узган ел арпаны 16-18 сумга сата алсак, быел ул ни бары 8 сум тирәсе. Шул ук вакытта арпаның үз хакы 8,40 сумга төшә. Бодай да узган ел 18 сум тирәсе торды. Быел 9-10 сумга сатыла, гәрчә, үз хакы 9 сумга чыга. Көнбагыш 24 сумга төште. Узган ел 35 тәңкәгә китә иде. Бәрәңге 30 сум торган булса, хәзер 18-20 сум тирәсендә", ди ул. Шул ук вакытта алып сатарларда бәяләр өч тапкырга төшкән.

Шамилне терлекчелек белән шөгыльләнүе генә коткаркан. Ул уңышның бер өлешен мал-туарга тота, икенче өлешен соңрак сатарга уйлый. Хәзер амбар ашлык белән тулды ди ул.

"Игенчелек белән генә шөгыльләнгән кешеләргә авыррак. Бу алар өчен юк бәя. Сатканы сата инде. Әгәр дә миннән 8 сумга сорап киләләр икән, мин сатмыйм. Бу үз хакын да капламый дигән сүз. Тормышлар бераз тынычланып китсә, чит илләр белән килешсәләр, бәясе артыр дип уйлыйм. Украинаның яртысында уңыш булмады. Чит илләр алардан күпләп сатып ала иде. Шуңа барыбыз да бәяләрнең күтәрелүен көтәбез", диде ул.

"Ашлык элеваторларда, амбарларда тик тора"

Татарстан фермерлар берләшмәсе рәисе Камияр Байтимеров Татарстанда вазгыятьнең катлаулы булуын сөйләде. Ашлык белән тулган элеваторлар, хуҗалык амбарларында эш тик тора ди ул.

Бәяләр түбән булганга, игеннәр тик ята

"Элеваторларда нигездә зур агрохолдингларның ашлыклары саклана. Фермерлар игенне үз амбарларында тота. Быел 5,4 млн тонна ашлык сугып алган булсак, шуның яртысыннан азрагы гына элеваторда. Бәяләр түбән булганга, игеннәр тик ята.

Хәзер алып-сатарлар бодайның 4-5нче классын 6,5 сумга сатып ала. Ә аның үз хакы 8 сумга якын. Арпаның бәясе 7-8 сумга сатыла. Фермерларга бит бурыч түләргә кирәк. Алар бурычны каплар өчен юн генә хакка да сатып җибәрә. Фермерлар гына түгел, без барыбыз да начар хәлдә.

Язын арпа, бодайны 18-20 сумга сата идек. Хәзер хак өч тапкырга төште. Без матди тауар җитештерәбез, әмма сата алмыйбыз. Игенне үстердек, әмма җибәреп булмый. Шуңа Русия башка аграр сәясәт корырга тиеш. Яз җиткәч, субсидия бирәләр дә, аннан теләсә-нәрсә эшләгез, без ярдәм күрсәттек дип әйтәләр. Бу дөрес буламы соң?" ди ул.

Русия хакимияте интервенция ясап, ашлыкка тотрыклы бәяләр сакларга ышандырган иде. Интервенцион фонд аша 2023 елга кадәр 6,3 млрд сумга ашлык сатып алырга ниятләвен әйттеләр. Әмма хакимиятнең бу сәясәте Татарстанга йогынты ясамый диярлек. Камияр Байтимеров китергән саннарга караганда, республикада җыеп алынган уңышның 5 проценты гына интервенцияләнгән.

Фермерлар үсеш ала алсын өчен, табыш 25-30 процент булырга тиеш

"Ул ашлык бәясенә дә, керемгә дә йогынты ясамады. Интервенция Татарстанның 320 мең тонна ашлыгына гына кагылды. Бу нәрсә инде. Интервенциядә кемнәр катнаша – кемнең игеннәре элеваторда саклана (ягъни зур агрохолдинглар). Фермерлар тагын кырыйда калды.

Фермерлар үсеш ала алсын өчен, табыш 25-30 процент булырга тиеш. Әгәр дә андый керем булмаса, хуҗалыклар нәрсә эшли? Аларның техника, җиһаз, мал-туар алырга мөмкинлеге булмый.

Дәүләт сатылган ашлыкның бер тоннасына 1 650 сумны түләргә җыена. Хәзер документлар әзерләнә. Анысына да рәхмәт. Шулай да ашлык сатылмый бит. Бу бер тапкыр гына хәл ителә торган карар. Ә безгә гарантия кирәк. Иген хаклары үзен капларга һәм табыш китерергә тиеш. Яңа елга хаклар арта башлар, шуңа хәзер көтәбез", ди ул.

"Импорт җиһазларына бәяләр арта"

Татарстан фермерларына икеләтә авырга туры килә. Ашлыкка бәяләрнең түбән булуыннан тыш, чит илгә сату проблемы, техниканы яңарту мәсьәләсе бар. Санкцияләр шартларында бу өстәмә баш авыртуы булып тора.

Яз башында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров техниканың импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга артуын белдергән иде. Республикада тракторларның 10 проценты, ашлык җыю комбайны – 29, терлек азыгын җыю кобайны – 26, үзйөрешле чапкыч – 70, чөгендер җыю комбайны 76 процентка чит ил техникасыннан тора.

"Чит илгә быел да әзрәк сатып булды. Шулай да вазгыятьне беләсез. Кайсы төбәкләргә сату яхшырак? Ростовкамы, Ставрополь, Краснодар краенамы? Транспорт чыгымыннан карап фикер йөрткәндә дип әйтәм.

Чит ил техникасына детальләрне өченче илдән сатып алганда бәя арта

Чит ил техникасына детальләрне өченче илдән сатып алганда бәя арта. Бу яхшы түгел. Өстәвенә, игеннең дә бәясе түбән. Путин безнең 50 млн тонна иген сатарга мөмкинлек бар диде. Бәлки юлланыр, шуңа ышанып торабыз. Техника турында фермерларның башы авыртмый, чөнки күбесе Русия җиһазы белән эшли. Чит ил детальләре зур агрохолдингларга кирәк. Менә аларның башлары авыртсын.

Безгә чит илдән ашлама керми диярлек. Киресенчә, башка илләргә сата идек. Беләсездер, безнең ашламалар чит илдә ята. Аларны кирәкле илләргә сатып булмый, санкцияләр комачаулый. Иминятләштерүдә дә, кирәкле урынга җибәрүдә дә проблемнар бар", ди ул.

"Без хакимияткә дошман кебек"

Биектау районында эшләүче фермер Марат (исеме үзгәртелде) Русия хакимияте авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне дошман итеп күрә сыман дип саный. Мисал өчен, ул Русиядә ашламаларның кыйммәтләнүен һәм соң килеп җитүен әйтә. Санкцияләр һәм дәүләтнең сәясәте аркасында хуҗалыклар мөшкел хәлдә ди ул.

Язын Русия үз ашламаларын барысын да Европага ашкына-ашкына сатып бетерде

"Язын Русия үз ашламаларын барысын да Европага ашкына-ашкына сатып бетерде. Шуңа күрә безгә өч айга соңрак кыйммәт бәягә килде. Без хакимият өчен дошман кебек. Бетерсәләр бетермәделәр. Һаман паритет бәя бара. 2010 елда МТЗ-82 тракторын 500 мең сумга сатып алган идек, хәзер 3 млн сум. Алты тапкырга артты. Ул вакытта сөт хакы 13,5 сум торды, хәзер – 35 сум. Ягъни нибары өч тапкырга гына үскән. Шуңа фермерлар иске техника сатып алырга мәҗбүр. Аның белән кыр эшләрен вакытында башкара алмыйсың, сыйфат аксый. Чәчүгә чыкканда бер көн, берничә сәгать тә зур роль уйный. Безнең техника тота да ватыла. Азык җыю техникасы иң авырткан мәсьәлә булып тора. Без эшне бер тәүлектә эшләп бетерергә тиеш. Ә комбайн тагын тота да ватыла. Өстәмә техника җәлеп итәсең, алар исә сәгать саен акча саный. Ә син утырасың шулай. Беренчедән, сыйфаты булмый, өстәмә чыгымнар була. Аңа карап азыгың артмый. Русиядә гаделлек юк. Путин 500 мең тонна игенне Африка илләренә бушка бирәм диде. Үз кесәсеннән чыгарып бирәме ул? Әгәр андый мөмкинлеге бар икән, 150 млн халыкка күпме кило өләшеп булыр иде. Бу - оятсызлык. Без мондый мөнәсәбәткә лаекмы? Әле алда күрәсебез бар", ди ул.

Фермер җыеп алган уңышны әлегә сатмавын әйтә. "11-12 сумга төшә торган ашлыкны 8,5 сумга бирү" мөмкин түгел ди. Аның сүзләренчә, алга таба эшчеләр белән проблем чыгарга мөмкин. Украинага сугышка җир кешеләрен ала башладылар, "акыллы һәм тырышлары" илдән чыгып китте дип борчыла. Бу шартларда ул дәүләттән субсидия алуга да өмете булмавын яшерми.

"Субсидия алу бик авыр. Анда саткан кәгазьдән башлап, орлыкны кыйммәт бәягә алуга кадәр белешмә китерергә кирәк. Күп фермер кире борылып китеп бара. Субсидияләр зур агрохолдинглар өчен булдырылган. Аларда юрист, хисапчы такымы шуның белән генә шөгыльләнә", ди ул.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә илдә мобилизация игълан ителде.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурсы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк "беренче мобилизация" кысаларында куйган бурычны республика үтәде дип белдерде. Татарстанда мобилизация кысаларында ничә кешенең сугышка алынуы төгәл әйтелми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG