Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосын вәкиллек итүче оешманы банкрот дип таныды

Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең Прагадагы баш фатиры

Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясен вәкиллек итүче ООО "РСЕ/РС" оешмасын банкрот дип тануны сорап мәкәмәгә Федераль салым хезмәте мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген, 13 март иртәсендә Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясен вәкиллек итүче ООО "РСЕ/РС" оешмасын банкрот дип таныды.

Бу оешма 2020 елда, "ят агентлар" турындагы канун таләпләренә ярашлы оештырылган иде, ул Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе мәнфәгатьләрен вәкиллек итте.

Оешманы банкрот дип тануны сорап мәкәмәгә былтыр 4 мартта Федераль салым хезмәте мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә оешманың 2021 ел өчен 7 млн сум тирәсе салым бурычы бар дип теркәде. Банкротлык процедурасының идарәчесе дә билгеләнде.

2021-2022 елларда Роскомнадзор бу оешмага һәм аның баш мөдиренә каршы меңнән артык административ эш ачкан иде, бу Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясенең һәр язманы "ят агент" тамгасы белән тамгаламавы аркасында булды. Бу эшләр нигезендә билгеләнгән штрафларның күләме 1 млрд сумга якынлашты. Банкротлыкны башлатуның формаль сәбәбе исә - 2021 елда мәхкәмә тәфтишләре банк хисапларын томалау аркасында оешманың салымнарны түли алмавы.

Азат Европа/Азатлык Радиосы фикеренчә, Русиянең "ят агентлар" кануны – сәяси цензура булып тора һәм журналистларга һөнәри эшчәнлекләрен тормышка ашырырга комачаулый.

Медиакорпорация Русия хакимияте гамәлләрен ил эчендә дә, Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә дә шикаять итә.

  • 2022 елның мартында, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Азат Европа/Азатлык Радиосы Мәскәүдә 30 ел эшләгән бюросын ябарга мәҗбүр булды.
  • Азатлык радиосы һәм аның проектлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары Русиядә томаланды. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эшчәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла. Хакимият аяк чалучы гамәлләр кылса да, Азатлык радиосы популяр булып кала бирә.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы Совет берлегеннән чыккан эмигрантларның төрле төркемнәре һәм американ дипломатиясе тырышлыгы белән 1953 елда барлыкка килә. 1990нчы еллар башына кадәр тапшырулар Мюнһен, Нью-Йорк, Париж һәм Лондоннан, ә аннан соң Прага һәм Мәскәүдән оештырыла. Совет заманында радио "тимер пәрдә" артындагы тыңлаучыга тапшырулар әзерли.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы бәйсез американ медиакорпорациясе, АКШ Конгрессы тарафыннан бирелгән грантларга финанслана һәм мәгълүматны төрле платформаларда тарата. Ул, аеруча медиалар иреге чикләнгән илләрнең аудиториясе өчен 27 телдә 23 илдә эшли.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы​ның татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!