Роскомнадзор "Китаптар" сайтын томалаган

Русиядән сайтка кергәндә хәзер шушы бит аычла

Роскомнадзор башкорт IT-берлеге булдырган kitaptar.bashkort.org сайтын томалаган. Оешма сайт авторларын томалау "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкаләгә бәйле дип кисәткән.

"Татар халкының җиһады" китабы Пензаның Городище районы мәхкәмәсе тарафыннан 2008 елда ук экстремист китаплар исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул 130нчы урында тора. Роскомнадзор сайтны шушы мәхкәмә карарына таянып томалаган.

"Китаптар" сайтында китап үзе түгел, ә Азат Бердинның әлеге китапны тәнкыйтьләгән "Татар-башкорт этносоциаль симбиозы (И.М.Лотфуллин һәм Ф.Г.Ислаевның "Джихад татарского народа" китабы хакында уйланулар)" дигән мәкаләсе бастырылган булган.

"Китаптар" сайты 2014 елда булдырылган иде. Әлеге ресурста ике меңгә якын китап тупланган. Хәзерге вакытта сайт Русиядә ачылмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!