1. Суыткыч – холодильник.
- Суыткычта кара әле, сөт калдымы? – Посмотри в холодильнике, осталось ли молоко?
2. Тузан суырткыч – пылесос.
- Тиз генә тузан суырткыч белән йөреп чык, хәзер кунаклар килә! – Быстро пройдись пылесосом, сейчас придут гости!
3. Кер юу машинасы – стиральная машина.
- Кер юу машинасын кабызасыңмы? Хәзер сөлгеләрне юарга бирәм. – Ты включаешь стиралку? Сейчас дам полотенца (для стирки).
4. Савыт-саба юу машинасы – посудомоечная машина.
- Пычрак тәлинкәләр күп, аларны савыт-саба юу машинасына куй. – Много грязных тарелок, положи их в посудомоечную машину.
5. Тузансуырткыч робот – робот-пылесос.
- Җизниләр тузансуырткыч робот алганнар икән, менә сиңа мә! – Зятья, оказывается, купили робот-пылесос, вот это да!
6. Микродулкынлы мич – микроволновка.
- Яңа микродулкынлы мич алдык, хәзер ризык җылыту бик җиңел! – Купили новую микроволновку, сейчас очень просто разогревать еду!
7. Ит тарткыч – мясорубка.
- Яңа электрик ит тарткыч алгач пилмән ясау бик җиңел. – Я быстро делаю пельмени с тех пор, как купила электрическую мясорубку.
8. Электрик чәйнек – электрический чайник.
- Газда су кайнатканчы, электрик чәйнектә кайнат, җайлырак булыр. – Вместо того, чтобы кипятить воду на газу, вскипяти в электрическом чайнике, будет удобнее.
9. Үтүк – утюг.
- Үтүк белән үтүкләргә шундый яратмыйм. – Я так не люблю гладить с утюгом.
10. Санак – компьютер.
- Яңа санак аласы бар, искесе бик әкерен эшли. – Нужно купить новый компьютер, старый работает очень медленно.
Слова из этой серии: күрек (монитор), басак (принтер), сыйпак (планшет) и так далее.
11. Акыллы сәгать – умные часы.
- Яңа акыллы сәгатем хәтта минем кан басымын күрсәтә. – Мои новые умные часы показывают даже моё давление.
12. Энергия саклагычы – внешний аккумулятор, power bank.
- Чыкканда үзең белән энергия саклагычын ал, кирәге чыгар. – Выходя, возьми с собой power bank, понадобится.
13. Колакчын – наушники.
- Колакчыннарыңны биреп тор әле, фильм карармын. – Дай-ка мне свои наушники, посмотрю фильм.
14. Хәтер саклагычы – жесткий диск.
- Санакта хәтер җитми, хәтер саклагычын алырга кирәк. – На компьютере не хватает памяти, нужно купить жесткий диск.
15. Акыллы динамик – умная колонка.
- Төнлә кинәт акыллы динамик акыра башлады, ватылды ахырысы. – Ночью внезапно начала кричать умная колонка, видимо, сломалась.
Будем рады любому отзыву!
БУ ТЕМАГА: Урок 28: Электрон җиһазлар (гаджеты)
Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!
Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!
БУ ТЕМАГА: Быт по-татарски. 15 нужных слов