Путин АКШны рәсми рәвештә "куркынычларның төп чыганагы" дип таныды

Сергей Лавров һәм Путин рәсеме

Русия президенты илнең тышкы сәясәт концепциясе турында яңа фәрман имзалады.

Русия президенты Владимир Путин Русиянең тышкы сәясәт концепциясе турында яңа фәрман имзалады. Бу концепцияне 31 мартта узган киңәшмәдә тышкы эшләр министры Сергей Лавров тәкъдим итте. Фәрман хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Концепциядә АКШ "куркынычларның" һәм "Русиягә каршы сәясәтнең" төп чыганагы дип аталган.

Документта Русия "урыс халкын һәм Урыс дөньясының мәдәни-цивилизация бергәлеген тәшкил иткән башка халыкларны берләштерүче мөстәкыйль дәүләт-цивилизация" дип аталган.

Русиянең тышкы сәясәте "тынычлык сөючән", әмма ул дус, нейтраль һәм дус булмаган илләргә карата төрлечә диелә документта.

Концепциядә зур дәүләтләр, шул исәптән атом дәүләтләре арасында бәрелешләр куркынычы артуы, моның глобаль сугышка кадәр барып җитү ихтималы турында әйтелә.

АКШ һәм аның беректәшләре Русиягә каршы "яңа төр һибрид сугышы" башлауда гаепләнә. Документта әйтелгәнчә, Русия "үзен Көнбатышның дошманы дип санамый", әмма "яшәүгә һәм ирекле үсешкә хокукын бар булган чаралар белән якларга әзер".

Документта "чит илнең җимергеч йогынтысыннан саклануны" Русиянең стратегик максатларыннан берсе дип атаганнар. Ул берничә тапкыр телгә алына.

Шул ук вакытта Русия үзенә куркыныч янаганда гаскәрен кулланырга да әзер булуын әйтә.

Документта Украина телгә алынмый.

Кытай, Һиндстан, Иран, Төркия, Сүрия, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр, шулай ук Бразилия, Куба, Никарагуа һәм Венесуэла белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирелә. Концепциядә әйтелгәнчә, Европа илләре АКШ йогынтысы астында, әмма алар үз сәясәтен үзгәртсә, "Зур Евразия хезмәттәшлегендә аларга да лаеклы урын" табылачак.

Тулаем алганда документ Русия президенты Владимир Путинның Көнбатышка каршы тору турындагы элегрәк әйтелгән тезисларын кабатлый. Русиянең Украинага каршы сугышы турында концепциядә бер мәртәбә читләтеп кенә әйтелә, ул Көнбатыш илләренең Мәскәүгә карата кырыс сәясәте аркасында башланды диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!