Мәскәүдә урнаштырылган йөзләрне танучы "акыллы камералар" системы хәрби хезмәткә чакырылучыларны эзләү өчен дә кулланыла. Бу хакта ТАССка Мәскәү хәрби комиссары полковник Максим Локтев сөйләгән.
Аның әйтүенчә, теркәлгән урыннарында яшәмәүләре сәбәпле, ирләргә повестка тапшырып булмый, шуңа алар хәрби комиссариатка килми.
"Чакырылучының яшәгән урынын ачыклау өчен, Мәскәүдәге күзәтү камералары системы кулланыла. Мәскәү мэры күрсәтмәсе белән, Мәскәүдәге оешмалар безгә хәрби хезмәткә чакырылучылар турында мәгълүматлар җиткерә. Мәгариф оешмалары исә хәрби хезмәткә чакырылучының кайда белем алуын ачыкларга булыша", дип белдергән ул. Шул рәвешле, кешегә хәрби комиссариатка килергә кирәклеге турында хәбәр салу авыр булмаячак, дигән Локтев.
Белгечләр Русия кешеләрне видеокамералар белән күзәтү ягыннан Кытай юлы белән бара дип саный. Видеокамералар Кытайда Синҗан автоном бүлгесендә яшәгән мөселман уйгырларга каршы кулланылса, Русиядә, мисал өчен, алар халкы диндарлыгы белән билгеле Мордовиянең Азюрка авылында урнаштырылды. Хокук яклаучы Ирек Биккинин әйтүенчә, хәзер әлеге татар авылында 70 видеокамера бар. Тәртип саклау органнары мондый авылларда яшәүчеләрне игътибар белән күзәтә.
Йөзләрне тану, биометрик паспортлар һәм башка төрле дигитал алымнар Русиянең төрле төбәкләренә кертелде.
Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камералары арттырылачагы хәбәр ителгән иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин "Без торак йортларда, социаль корылмаларда, паркларда видеокамералар куюны дәвам итәбез. Шулар аша ачыкланучы җинаятьләр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Без аны камилләштерергә һәм камераларны арттырырга уйлыйбыз", - диде.
Быел Уфада да күзәтү камералары аша йөзләрне тану биометрик системы кертергә ниятлиләр. Моны "ясалма интеллект ярдәмендә эзләүгә бирелгәннәрне табарга, яки җинаять кылган кешеләрнең кайда күчеп йөрүен тиз ачыкларга мөмкин булачак. Эчке эшләр министрлыгы белән багланышлар системы бар, алар аша тәртип саклаучыларга бу мәгълүматлар килеп торачак", дип аңлаттылар.
- 1 апрельдән Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.
- Узган атнада Уфада 150ләп ир-егетнең җитди сәбәпләре булмаса да, чакырылыш комиссияләренә килмәве хәбәр ителгән иде. Шуларның 25е административ җаваплылыкка тартылган.
- "Язгы чакырылыш өчен хәрбиләр саны узган ел белән чагыштырганда 10 процентка арттырылды. Үзәк хәрби бүлге штабы республикага 5,5 меңнән артык кешене чакыру бурычы йөкләде. Аларның меңнән артыгы – Уфадан", дигән иде Башкортстан хәрби комиссариатының ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Сергей Нетунаев.
- Апрельдә Русиядә хәрби бурычлыларның бердәм реестрына төзәтмәләр кертү турындагы канун өлгесе хупланды, ул электрон повесткалар җибәрүне канунилаштыра һәм хәрби комиссариатларга килмәүчеләргә күптөрле тыюлар кертә. Аерым алганда, чит илгә чыгу, күчемсез милеккә бәйле килешүләр төзү, кредит алу, эшмәкәрлек тыелачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз