Кырымның Мәскәү тарафлы хакимияте белән тыгыз элемтәдә торган Кырым һәм Акъяр мөселманнары мөфтияте соңгы елларда мөселманнарның барлык мәсьәләләре хәл ителеп килгәне, хакимиятнең ярдәм иткәне турында сөйләп килә.
Хәлләр чыннан да шулаймы дип Азатлык хәбәрчесе Кырымның көнбатышында, үзәктән 140-160 чакрымда урнашкан Акмәчит (Черноморски) районына барып, андагы кырымтатар мөселман оешмаларының җирле җитәкчеләре сөйләгәнен тыңлады. Монда шактый мәсьәләләрнең хәл ителмәгәне, вазгыятьнең телевизордан сөйләгәнчә "ал да гөл" булмаганы ачыкланды.
Авылларда мәчет төзелешенә җир аеру, аны рәсмиләштерү, ут, су кертү артыннан йөрүләр елларча дәвам итә, бу эшләр өчен зур акчалар түләргә кирәк, зират, мәчетләргә юллар үткәрүдә кыенлыклар күп дип сөйләде бу районның авылларындагы дини оешма рәисләре.
"Христиан динендә булганнарның зиратларына юллар салына, ләкин шул ук урында урнашкан мөселман зиратына юлны сузмыйлар, бер авылның кырымтатарлар яшәгән һәм мәчет торган урам башында кич утларны кабызмыйлар, ә шул ук урамның башка диндәгеләр яшәгән икенче очында ни өчендер утлар кабызыла", дип сөйләде әңгәмәдәшләр.
Мөселман дини оешмалары вәкилләре мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында һәм башка шундый мисалларны китерделәр.
БУ ТЕМАГА: Кырым аннексиясенә 9 ел. "Кырымтатар халкына каршы җинаять дәвам итә"Донузлав (Красноярское) авылында гыйбадәтханәгә утны тоташтыруны ике елга сузганнар, шундый ук хәл Чагалтай (Далёкое) авылында да булды, ди андагы дини оешма рәисе Әдәм Кельҗи:
"Без гыйбадәтханәгә утны үткәрү өчен ике ел йөрдек. Ниһаять, утны тоташтырдылар, ләкин яңа елдан соң кыш уртасында утны кистеләр. Авыл шурасы, мөфтият без документларны бирдек диләр, ә утны тоташтырмыйлар. Без өч ай дәвамында җыелышларыбызны салкын көннәрдә җылысы булмаган бинада үткәрергә мәҗбүр булдык. Без акчасын да түләдек, ләкин инде ике атна узды ут һаман юк. Сәбәбен сорыйбыз – җавап юк. Аерым кешегә бәлки мәсьәләне хәл итәргә җиңелрәктер, ләкин безгә дини оешма буларак мәсьәләне хәл итү авыр, тупас итеп әйткәндә безне танымыйлар. Кабинеттан кабинетка йөрибез. Безгә "хәл итәрбез диләр, теге белешмәне, аннан соң икенче белешмәне китерегез, дип йөртәләр, ә мәсьәлә һаман хәл ителми. Шушы хәл еллар буе дәвам итә."
Керлеут (Водопойное) авылының дини оешмасы җитәкчесе Әкрәм Рәшитов христиан зиратына юлны ясаган эшчеләр мөселман зиратына юлны ясамыйча киттеләр, ә безгә хакимият белән эшләгез диләр, ничек итеп алар белән эшләргә, алар вазгыятьне белә, ләкин үзләренчә эшлиләр ди.
"Юлны тигезли торган, ком, таш ташый торган машиналар эшли, юлны тигезлиләр, христиан зиратына хәтле юлны ясадылар. Мөселман зиратына 150-200 метр калганда эшне туктатып, китеп бардылар. Хәтта щебенка да сипмәделәр, яңгыр, кар яуса зиратка алып барган юлдан балчыктан барып булмый. Мин авыл шурасы рәисенә шалтыраттым, нигә шулай эшләдегез, дим. Ул, без беләбез, без аны эшләрбез, ди. Ничек эшләрсез, техника китте бит инде, аларны китерү өчен өстәмә акча кирәк булачак дим, дәшмиләр. Безгә хакимият белән эшләгез диләр, ничек итеп алар белән эшләргә? Ничә тапкыр гаризалар яздык, бер нәрсә юк, ул гаризалар да юк инде" ди Рәшитов.
БУ ТЕМАГА: Кырым мөселманнары: тугыз ел дәвам иткән михнәтЯрылгач (Межводное) авылы мәктәбендә кырымтатар теле укытыла башлаган беренче сыйныф 1991 елда ачылган булган. Ул вакытта 1-4нче сыйныфларда барлык дәресләр кырымтатар телендә алып барылган. Кырым Русия контроленә күчкәннән соң, кырымтатар телен факультатив рәвәштә укыта башладылар, ансы да әти-әниләр гаризалар язса гына, ди Межводное авылының дини оешмасы рәисе Йосыф Әмирасанов:
"Кырымтатар теле факультатив рәвештә сигезенче дәрес итеп укытыла. Сигезенче дәрес сәгәть 15тә тәмамлана. Димәк, беренче сыйныфта укучы кечкенә бала бу дәресне 12дән сәгать өчкә-дүрткә кадәр көтәргә тиеш. Мәктәпкә кайчан килеп карамасаң, йә укытучылары юк, йә җитешми, ә дөресен әйткәндә, җитәкчелекнең теләге юк. Башта гариза язган әти-әниләр гаризаларны кире алалар, чөнки укучыларны ташучы мәктәп автобусы да сәгать 12дә һәм 13тә килә һәм кечкенә балаларны әти-әниләр каршы алырга тиеш. Балалар бит төрле авыллардан килә мәктәпкә. Факультативка 1-9нчы сыйныф балаларын туплап укыталар, бу нинди укыту? Бу мәсьәлә кайчан, нинди дәрәҗәдә хәл ителер, белмибез.
Авылның мөселман зиратына кемдер торбадан суны тоташтырган, водоканал акча җәзасын минем исемгә җибәрә. Мин аны зират үткәрде, зират минеке түгел, анда хәммәбезнең кешеләре ята дим, юк, мине җәзалыйлар. Ярый әле, җәза зур булмаса, ничектер табам җаен, түлим. Аларны бу борчымый, водоканал аерым дәүләт сыман. Мәчет өчен тарифны киметегез, мин һәркем кебек түлим дисәм, юк, риза булмыйлар. Ә ниндидер комиссия килә икән, аларны монда матур, яшел агачлар, чәчәкләр үсә дип мәчет янына китерәләр, видеога, фотога төшереп китәләр".
БУ ТЕМАГА: "Балаларның иң зур хыялы – нахакка утыртылган әтиләренең кайтуы"Табулды Ас (Медведево) авылының дини оешмасы рәисе Марлен Җалилов, җирле хакимият 1360 метр юлны тигезләргә ышандырган иде, эшләмәделәр, үзебез эшләдек, ләкин аны щебенка белән түши алмыйбыз, чөнки югары урында урнашкан зират юлында шактый авыш урын бар, дип сөйләде.
"Мин авылның урамнарын ут белән тәэмин итүнең эшче проектын күргән идем, ярты авылның урамнарын ут белән тәэмин иттеләр, икенче яртысы туктап калды. Ни өчендер нәкъ кырымтатарлар укмашып яшәгән һәм мәчет торган урам ут белән тәэмин ителми калды, кич ул якны караңгы баса, бернәрсә күренми. Мин 30 ел Кырымда яшим һәм утыз ел мәчет караңгыда кала. Мәчеткә газ тоташтыру мәсьәләсе дә ачык кала. Бер ел элек газ идарәсе хезмәткәрләре килеп тоташтыру мөмкинлеген карап киттеләр. Мин аңлаганыма күрә, газны тоташтыру мөмкинлеге бар, ләкин инде бер елдан артык вакыт узды, газ хезмәтләре әле дә күренми."
Бу һәм башка мәсьәләләр турында аерым сөйләгән Акмечит районы баш имамы Лиман Ибраһимов, без кырымтатарлар монда яшибез икән, кемнәрдер безнең белән очраша, игътибар иткәндәй була, мәсьәләләрне хәл итәбез дип вәгъдә бирәләр, ләкин хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар. Аларга моны эшләү кыенмы, йә аларга янындагы кешеләр комачаулыймы, йә аларга басым ясыйлармы, белеп булмый, ди:
"Безнең кырымтатар мәсьәләсе гел читтә кала. Хәл итмибез димиләр, ләкин хәл дә итмиләр, бу зур мәсьәлә. Без сәясәтче түгел, бары тик дини мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез, аның өчен бу хакта сөйлибез. Әгәр без күтәргән мәсьәләләр без теләгәнчә хәл ителсә, күрер идек, моны сөйләр идек. Бер мисал. Мәчет алдында үскән агач төзелешкә комачаулаганы өчен аны кисәргә рөхсәт сорап хат яздык. Экология хезмәте аны кисәргә ярамый дип хәбәр итте. Бу төзелеш эшен туктатып торды. Бу агачны башка урынга күчереп утыртырга мөмкин булганын экология хезмәте хәбәр итмәде. Моны белгән булсак, күптән ул агачны икенче урынга күчерер идек. Бу мәсьәлә бер елга сузылды. Менә шулай безнең эшләр гел сузыла бара."
БУ ТЕМАГА: "Кырымда кырымтатарлар саны махсус киметелә, урыслар саны арттырыла"Акмәчит районындагы мөселман дини оешмалары җиткчеләренең сөйләгәннәре Кырым мөфтиятенең ярымутрауда мөселманнарының дини мәсьәләләре хәл ителеп килә, хакимият моңа ярдәм итә дигән сүзләренә шик тудыра.
Бу әле "дөрес юлдан" барган дип саналган, рәсми мөфтияткә караган дини оешмалар, ә "дөрес булмаган" мөселманнарның, мәсәлән, "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган, экстремизмда гаепләнеп озак елларга ирекләреннән мәхрүм ителгәннәрнең хәле тагын да аянычрак.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!