2014 елда Кырымда башланган вакыйгалар бар дөньядагы вазгыятькә йогынты ясады. Шушы тугыз елда ярымутрауны Киев контроленә кайтару өчен күп төрле вариантлар тәкъдим ителде, ләкин барысы да Кремльнең "Кырым мәсьәләсе ябык" диюенә килеп төртелде.
Кырымның кабат Украинага кайтуын аеруча кырымтатарлар зарыгып көтә, чөнки соңгы елларда иң күп золымны нәкъ алар күрде һәм һаман да күрә.
Кырымтатарларны мәхкәмәләрдә яклаучы адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, 2014 елдан бирле аларның адвокатлар төркеменә 130дан артык мөселман яклау сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мөселманнарның кайберләре төрмәләргә утыртылган, кайберләре мәхкәмә көтә.
Курбединов сүзләренчә, 90%тан артыгын "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтендә катаншуда гаепләп хөкем итәләр, террорчы дигән ярлык тагалар.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
"Безнең аксакаллар сөйләгәнне (сөрген еллары – ред.) халкыбыз кабат үз җилкәсендә кичерә. Өйләрдә кирза итек тавышларын ишетәбез, ата-аналар, балаларның күз яше ага, кабат репрессияләр, зинданнар... Ягъни 2014 елдан башлап халкыбыз янә бер сынау уза.
Шуңа да карамастан, бу елларда без сынмадык, киресенчә, авырлыклар кырымтатар мөселманнарын берләштерде генә. Әлеге авырлыклар сәбәпле тормышның бу дәвере халкыбыз тарихына да кереп калачак.
Соңгы елларда репрессияләр туктамый, киресенчә, көчәя генә бара. Золым кылучы Русия, җавапсызлыкны тоеп, кануннарга төкереп биреп, инде бар чикләрне узып китә.
Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторындагы Җемил Гафаровның үлеме шул мисалларның берсе", ди Эмиль әфәнде.
Аның сөйләвенчә, куәт оешмалары мөселманнарны мәхкәмәгә тартыр өчен күптән булган сөйләшүләрне казып чыгара. Мисал өчен, Җанкөй мөселманнары эшен ачуга нигез итеп 7-8 ел элек булган вакыйгалар алынган.
"2015 елдагы Җанкөй мәчетендә яздырып алынган сүзләр кулланылды. Ул мөселманнарның алтысын узган ел, алтысын быел тоткарладылар. Димәк, махсус хезмәтләр ул язуларны 7-8 ел саклап тоткан һәм үзләренә кирәк булганда тартып чыгарган. Ә анда нибары мөселманнарның гадәти сөйләшүләре. "Алар Хизб ут-Тәхрир" сүзен махсус кулланмыйлар, чөнки шулай яшеренәләр", дип мәхкәмәдә сөйләп, барыбер шул маддәгә төртеп кертәләр. Китаплар ташлап китәләр. Соңгы тапкыр хәтта байраклар да ташлап киткәннәр иде.
Җинаять эше нигезе итеп күбрәк шул мәчеттә яздырып алган аудиолар китерелә. Мәчеттә яздырыр өчен махсус җиһаз куялар. Шул яздырган җиһазларны ФСБга, лингвистларга бирәләр. Алар инде "Хизб ут-Тәхрир"нең яшертен җыены дигән нәтиҗә чыгара. Имеш, мондый-мондый сүзләрдән беленде, диләр.
Террорчылык – аларның яраткан гаепләве. Мәчетләрдә кухняда сәясәт, тарих, ислам, халкыбыз турында сөйләшкән сүзләр өчен башка да сыймаслык зур мөддәтләр бирәләр. 17-19 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләрне дә, авыру кешеләрне дә утырталар.
Шул ук вакыттта рәсми мөфтият, мөселманнарны яклау урынына, күбрәк дәүләт мәнфәгатьләре өчен эшли. Хәтта үзенә ошамаган мөселманнарны куәт оешмаларына әләкли. Мөфтият – дәүләт агенты. Махсус хезмәтләрнең бер бүлегенә әйләнде.
Соңгы елларда Номан Челебиҗихан батальоны һәм Украинадагы башка батальоннарга кергән кырымтатарларны гаепләүләр артты. Русия хәрбиләре Херсон өлкәсенә басып кергәч шул батальонга караган кырымтатарларны тоткарлады", ди Курбединов.
Русия кырымтатар мөселманнарының бер төркемен зинданнарга утыртса, икенче бер өлешен сугышка җибәрә. Мобилизация повесткалары кырымтатарларга аеруча күп килгән.
"Безгә мөрәҗәгать иткәннәргә Украина ватандашы буларак халыкара кануннарга нигезләнеп бик күп киңәшләр бирдек, шуңа алар мобилизациядән котылып кала алды", ди Эмиль әфәнде.
Татарстан-Башкортстанда мондый тәҗрибә, кызганыч, кулланылмый, мобилизациягә эләкмәү өчен киңәш бирүче адвокатлар юк. Кырымтатарлар исә барысын да сөйләшеп, киңәшләшеп хәл итә. Бу – аларның бер өстенлеге.
"Сәяси тоткыннарның туганнары, дуслары берләшеп, бер-берсенә ярдәм итә. Гади кешеләр активистларга әйләнә. Төрмәләргә кирәкле әйберләрне җибәрү өчен волонтерлар оеша. Гади генә егетләр, халык журналистларына әверелеп, тентүләргә килеп, күргәннәрен документлаштыра.
Күптән түгел үз кардәшләрен якларга мәхкәмәгә килгән утызлап кырымтатар тоткарланды. Барысын да 10-15 тәүлеккә утырттылар. Бу башкаларны да өркетү максатыннан эшләнде. Әлеге кырымтатарлар эзәрлекләнәчәкләрен белә торып та курыкмыйча килде.
Актив эшчәнлек алып баручы кырымтатарларга штрафлар салына. Штраф түләү өчен акчаны бөтен Кырым белән җыялар. Адвокатлар, хокук яклаучылар да тупланып эшли. Бу бердәмлек бар өлкәдә дә күренә", ди Курбединов.
Хәтта мөселманнарны тикшерү изоляторларында артык газапламау да шушы бердәмлек сәбәпле булуы ихтимал, ди ул.
"Җәзалауларсыз да Русиядә сак астында тотылу инде үзе газап. Гаепсез кеше нахакка шундый шартларда утыруына гарьләнә. Медицина ярдәме күрсәтелми, даруларга ихтыяҗ булса да, алар бирелми. Авырый калсаң, бөтен өмет бер Аллаһка. Кул астында нәрсә бар, шулар белән йөреп чыгасың. Тикшерү изоляторларында шундый хәл.
Алда әйткән Җемил Гафаров соңгы сулышына кадәр сораса да, тиешле медицина ярдәме ала алмады. Адвокат та барды. СИЗОга медицина анализларын алу өчен инде акчалар түләнүе турында документлар да тәкъдим ителде, әмма тыңламадылар. Шулай үлеп китте. Бу - рәхимсезлек, кешелексезлек" ди Курбединов.
Аның әйтүенчә, мөселманнар өчен иң авыр шартлар – тикшерү изоляторы һәм төрмә.
"Террорчылык маддәсе нигезендә гаепләнгәнгә, мөселманнар кырыс шартлы колониягә дә эләгә алмыйлар, хөкем карары чыккач, башта биш ел кырыс шартлы төрмәдә утырырга мәҗбүрләр. Мондый төрмәләр Русиядә сигез: Владимир централы, Красноярски краенда, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә бар. Кырымтатарлар да башта шунда утыра.
Колониядә баракларда яшәү күпкә җиңелрәк. Ә болай син көне-төне камерада утырасың булып чыга. Ирекне чикләүнең иң авыры ул – кырыс шартлы колония түгел, ә тикшерү изоляторы һәм төрмә.
Тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә ризалашмасалар, штраф изоляторына утырталар. Күрәсең, мөселманнар белән бергә төрмә җитәкчелегенә махсус хезмәтләрдән (ФСБдан) ниндидер кәгазьләр дә киләдер һәм аеруча актив мөселманнарны бараклардан изоляцияләргә тырышалар һәм ШИЗОга ябалар. Башкортстанда шундый хәлләр булды. Сәяси тоткыннар баракларда Кырымдагы хәлләр, репрессияләр турында сөйләр дип шүрлиләрдер, мөгаен.
Әмма, иртәме-соңмы эзәрлекләүләр режимнарның тулы һәлакәте белән тәмамлана. Шулай булачак. Гаделсез гаепләнгәннәр акланачак", ди адвокат Эмиль Курбединов.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум