Русиядә яшь галимнәр саны соңгы ун елда 25 процентка кимегән

Русия президенты Владимир Путин һәм "Ватан каршындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнгән Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий

2010 елда Русиядә 30 яшьтән кечерәк 71 мең галим булган. 2021 елда исә бу яшьтәге 53 мең галим генә калган.

Русиядә 30 яшьтән яшьрәк галимнәрнең саны соңгы ун елда 25 процентка кимегән. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий җиткерде, дип яза The Moscow Times басмасы. 2021 елда галимнәр саны иң түбәне булган – 340 мең кеше.

2010 елда Русиядә 30 яшьтән кечерәк 71 мең галим булган, шуларның 4350 се фәнни дәрәҗәгә ия кешеләр. 2021 елда исә бу яшьтәге 53 мең галим генә, алар арасында фәнни дәрәҗәсе булган – 1750 кеше бар. Бу хакта Садовничий Русия ректорлар берлегенең киңәйтелгән утырышында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта федерал югары уку йортларының һуманитар белгечлек аспирантларына 3700 сум стипендия түләнә, табигый фәннәр белгечлеге алучыларга – 9000 сум.

"Билгеле, аспирант сайлау алдында кала: аспирантурада укырга һәм эшләргәме, әллә үзләренең тикшеренүләре нигезендә акча эшләү ысулын (ә алар нык чикле) эзләргәме", дип аңлаткан Садовничий.

2021 елгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Русиядә галимнәр саны нык кимеп 340 мең кешегә калган. Бу Югары икътисад мәктәбе белешмәләреннән күренә. Русиядә фәнни кадрлар 2014 елдан башлап кими. Соңгы җиде елда фәнни хезмәткәрләрнең саны 1,5 процентка (76 мең кешегә) кимегән.

  • Совет берлеге таркалган вакытта Русиядә 992 мең тикшеренүче булган, ә фәнни кадрлар саны ягыннан ил дөньяда беренче урында торган.
  • Төрле исәпләүләргә ярашлы, Украинада сугыш барган вакытта Русиядән 400 мең- 1 миллион кеше киткән булырга мөмкин. Сәясәт белгече Иван Преображенский искәртүенчә, алар арасында IT-белгечләр, эшкуарлар һәм галимнәр дә күп.
  • "Проект" басмасы сугыш башланганнан соң Русиядән киткән 28 билгеле галимнең һәм укытучының исемнәрен ачыклаган иде. Алар арасында исемнәре дөньяда билгеле булган, күпсанлы премияләр җиңүчеләре дә бар.
  • Илдән киткән галимнәрнең гомуми саны тагын да күбрәк. Scholars at Risk оешмасы гына да Русиядән 200 кешене алып чыккан, ә 62 фән эшлеклесенә Александр фон Гумбольдт исемендәге алман фонды китәргә булышкан.
  • Ә Русиядән чит илгә чыгарга теләгән галимнәрнең Telegram-чатларында хәзерге вакытта алты меңнән артык кеше бар, дип искәртә "Проект".
  • Русия фәннәр академиясе профессоры Сергей Попов "Тулы бер фәнни тармаклар туктап калды, тикшеренүләр алып барылмый. Без берничә елга артка алып ташландык", дип белдерде.
  • Русиядә фәнне финанслау да кими. 2022 елда хөкүмәт фәнни уйлап табулар өчен бюджетны соңгы 6 елда рекордлы дәрәҗәдә – 57 миллард 700 миллион сумга киметте һәм 569 миллардка калдырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!