Быелгы Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада тыныч кына, артык игътибарсыз узды. Татар дөньсында шау-гөр тудырырга тиешле чара хакында медиа да зурлап язмады. "Байтик" лагеренда 4 көн барган чарага җыелган 500 бала турында сөйләү, татар теле, әдәбияты, тарихы фәннәрендә үзара көч сынашып җиңүче шәхесләрне таныту эше башкарылмады.
Югыйсә 2012 елда беренче тапкыр кыюсыз гына КФУда башланган бу чара берничә ел эчендә киң колач җәя алды, үз исемен булдырды. Дөньяның төрле почмакларыннан татар телен белүчеләр (бу очракта татар булу шарты да юк, иң мөһиме - татарча белү, өйрәнү) олимпиадада катнашу теләге белән яна башлады. Алар арасында Канада, АКШ, Япония, Европа һәм БДБ илләре булды. Ул чын мәгънәсендә халыкара статусына ирешә алды, ә бүген бу дәрәҗә югала бара. Бер генә мисал. Вакытында Татар теле олимпиадасына 17 илдән катнашучылар килсә, быел халыкара статусны өч дәүләт коткарып калды - Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан. Дүртенчесе дә буласы булган, әмма ахыр чиктә Азәрбайҗаннан килергә тиешле кешеләр баш тарткан. Быелгы географиянең киңлеге шуның белән тәмам.
Дөнья үзгәрде һәм бу олимпиадага да кагылды. АКШ, Канада, Япония, Европа илләре килми. Сәбәбе - Русиянең Украинада башлаган сугышы. Күпләр Татарстанга килергә курка, чөнки имин түгел. Моннан тыш бер ел эчендә Русиядә "дустанә булмаган дәүләтләр" төшенчәсе кулланышка керде. Бу да үз ролен уйный ала. Татарстанны энәсеннән җебенә кадәр күзәтеп, тырнак астыннан кер эзләүчеләр республика "дустанә булмаган дәүләтләр"дән кешеләрне кабул итә, ә бу Русиянең сәясәтенә туры килми дигән нәтиҗә дә чыгара ала. Шуңа да андый-мондый хәл була калмасын дигән уй белән быел БДБ илләре, Русия төбәкләре һәм Татарстаннан булган катнашучыларга мәйдан бирелүе мөмкин.
БУ ТЕМАГА: Халыкара татар теле олимпиадасында Татарстан, Башкортстан һәм Казакъстан укучылары җиңдеТатар теле олимпиадасы үз йолдызларын кабызды, яңа шәхесләрне ачты. Канада, АКШ, Япониядән гран-при бүләгенә ия булучылар татар теленә ирония белән караучыларга да телне өйрәнүгә киртәләр юк икәнен исбатлады. Татар теле кулланышта булуын, яшьләр аны теләп өйрәнүен дәлилләде. 2017 елда Мәскәү татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгарса да, аны кирәксез телгә чыгарырга тырышса да, Татарстан балалары бу олимпиадада катнашып, акчалы бүләккә ия булырга мөмкинлеген күреп, телнең кирәклеген күрде. Бу чара аша эш сәгатьләре кыскарып мыскылланган татар теле мөгаллимнәре үз хезмәтләре бәяләнгәнен тоя алды. Татар теле нинди генә шартларга куелмасын, нинди генә хәл тумасын Казан татар телен яраткан, аны өйрәнергә теләгән һәр баланы колач җәеп каршы алачагын күрсәтте.
Олимпиаданың дәрәҗәсен аның приз фонды да күтәрде. Мисал өчен, Гран-при яулаган һәр өч кешегә, ә алар төрле категориягә бүленә - Татарстан мәктәпләрендә белем алучылар, Русия төбәкләре һәм татар мохите булмаган чит илләрдән килүчеләр, акчалата приз, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Быел аның күләме 30 мең сумны тәшкил итте. Тагын өчешәр беренче урыннарны яулаучыларга 25шәр мең сум тапшырыла. Калган призерлар да бүләксез калмый. Моннан тыш Татарстан катнашучыларны кабул итү - аларның юл, яшәү, ашау-эчү чыгымнарын каплауны үз өстенә алды. 10 млн сумлык бюджет моңа җитте (узган ел чараның бюджеты 11 млн сум булган). Чит илләрдә, Русия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен татар теле, әдәбияты, тарихын белү, бу өлкәдә белем эстәү сәяхәт кылырга юл ачу перспективасын, танылу юлын ачты. Моннан тыш чарада Татарстан президенты кулыннан мәртәбәле бүләк алу, аңардан котлау сүзләрен ишетү дә татар телен өйрәнүчеләрдә дәрт кабыза иде, чөнки бу - мәртәбә.
Берничә ел рәттән Рөстәм Миңнеханов килде, балаларны котлады. Ә соңгы елларда ул бу чараны читләп уза, үз урынына йә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, йә аның вице-спикеры, Татар теле һәм туган телләрне үстерү комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтовны юллый. Ул килмәгәч, аның һәр адымым язып, теркәп барган журналистлар да килми, яктыртмый булып чыга. Татар теле олимпиадасында җиңүчеләр Казанның уртасында, мәртәбәле сәхнәләрдә, мәсәлән, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында котланды, аннары Казан читендә урнашкан Универсиада авылына күчерелде, быел исә гомумән шәһәрдән читтә урнашкан аланда оештырылды, бүләкләү тантанасы "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә булды. Әмма шулай булуга карамастан Татар теле олимпиадасы барыбер эчтәлекле, бай программлы, милли уза.
БУ ТЕМАГА: Халыкара олимпиадада катнашучылар Азатлыкка телне саклау турында фикерләрен белдердеБерничә ел Татар теле олимпиадасында җиңүчеләр японннар булды һәм бу феноменаль бер күренеш иде. Иде дип язабыз, чөнки Япониядән килүчеләр соңгы елларда юк. Хаклык булсын өчен шуны да әйтергә кирәк: 2020 елда пандемия аркасында олимпиада гомумән узмый калды, ә 2021 елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда пандемия шартлары киметелсә дә, чит илләрдән очышлар җайга салынмаганга күрә алар килә алмады, әмма чит илләр өчен олимпиадада онлайн катнашу мөмкинлеге булдырылды. Хәзер исә башка вазгыять, сугыш аркасында юллар ябылды.
Татарча өйрәнүче Япония кешеләренең күренешенә әйләнеп кайтсак, Юто Хишияма, Мидзуки Сакурама-Накамура, Чихиро Тагучи кебек егет-кызлар төрле елларда төп бүләкләргә ия булды. Чит илдә генә түгел, шул ук Татарстанда да татарча ике кәлимә сүз өйрәнә алмаган, яки теләмәгән кешеләрне татар телендә иркен фикерләгән, хәтта язган японнар егып салды. Һәм тагын бер мөһим әйбер: алар җиңдек тә шуның белән эш бетте дип фикер йөртмәде, медиада ялтырап алу белән генә чикләнмәделәр. Һәркайсы Япониягә кайткач татар теле белән бәйле проектлар булдырды, японнарга татар телен өйрәтү курслары оештырды, китаплар язды. Ягъни Япониядә үзенә күрә татар телен өйрәнүчеләр үзәге барлыкка килә башлады. Моны алар үз тырышлыклары белән башкарды. Моны Татарстан да сорамады, Япония ягыннан да кыстаучы булмады, үзләре дә ярдәм дә, акча да теләнмәде. Алар моны татар теленә мәхәббәте аркасында эшләде. Сәбәбен дә бик гади итеп аңлаталар: татар теле - үзенчәлекле тел, татарлар - өйрәнү өчен кызыклы милләт. Ә Халыкара олимпиада ул үз көчеңне сынау да, телне өйрәнүдә стимул да, яңа офыкларны ачу кыйммәте дип сөйлиләр.
Мидзуки Сакурама-Накамура 2017 елда Татар теле олимпиадасында катнашып, җиңү яулавы аркасында татар дөньясы мине үз колачына алды, үзенең кадерле кешесе буларак кабул итте дип рәхмәт белән искә алды Азатлыкка һәм Татар теле олимпиадасы нәрсәсе белән әһәмиятле булганын аңалатты.
— Бу чара татар дөньясының никадәр зур, бай, катлаулы икәнен күрсәтте. Татарлар — уникаль халык һәм шул үзәнчелек аларның телендә чагыла, ә тел — ул мәдәният. Ул башка бер җирдә дә юк. Татарларны аңлар, тояр өчен телләрен белергә кирәк. Татарлар хакында башкаларга башка телдә сөйләве дә авыр, ягъни тулы итеп тасвирлау җиңел түгел.
Япониядә татар телен өйрәнеп, аннары Казандагы олимпиадада катнашкач кына, татарлар өчен чын мәгънәсендә тел һәм мәдәниятнең никадәр саклануы мөһим булуын аңладым, — дип аңлата Мидзуки. — Минем өчен олимпиадада катнашуның мөһимлеге төрле җирләрдән килгән татар кешеләре белән очрашу, танышуга да бәйле. Татарстан, Русия эчендә, читтә дә татар дусларым белән аралашам. Һәр җирдә татар өчен телне өйрәнүнең шарты төрле, әмма татарлар кайда яшәсә дә, нинди кыенлыклар кичерсә дә, телне белергә кирәк дип яши. Килеп чыгамы, юкмы - икенче мәсьәлә.
Мине кайвакыт Япония җәмгыятендә чит кеше буларак кабул итәләр. Ә татарлар мине үзенеке ди, татар-япон кешесе итеп танылдым алар арасында. Бу тәҗрибә үземә дә кызык, уникаль күренеш һәм ерактагы бер милләт мине үз итүе кадерле. Татар телен өйрәнүем дәвам итә.
Олимпиадада Гран-при бүләге үземә ышаныч бирде. Минем хакта Япония медиасы да язды. Алар өчен бу күрелмәгән хәл, кем ул татарлар, нинди ул татар теле, бу япон кешесә нәрсәгә кирәк — әллә нинди сораулар бирелде һәм бирелә. Рәхәтләнеп җавап бирәм, бу японнарга татарлар, Татарстан, татар теле турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Алар арасында минем кебек татар телен өйрәнүчеләр барлыкка килә алса, мин шат кына.
БУ ТЕМАГА: Япон телендә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрдеМидзуки татар теле олимпиадасының чикләре кими барганына борчыла, киресенчә, киң колач җәеп үсеш алырга тиеш булган чараның кысрыклана баруы тискәре күренеш дип сөйләде. Аныңча, Русиянең сугыш сәясәте аркасында татарларның бер өлеше бу чарада катнаша алмавы аянычлы хәл, бу татар дөньясын аеру, ди ул.
— Русия өчен "дус булмаган дәүләт"ләрдә яшәүче татарларның Татарстанга бара алмавы, Русиядә яшәүче татарлар белән араларның өзелүе — зур булган татар дөньясын аеру, бүлгәләү. Күп кеше Татарстанга кайта алмый. Бер ел кайтмый, икенче ел килеп чыкмый, аннары аралашу туктарга да мөмкин. Болай булуын теләмим, — ди Мидзуки. — Татар теле олимпиадасы күп кешенең үзаңына уңай тәэсир итте дип саныйм. Бу ярышта катнашып, татар булуы белән горурланып, киләчәктә татарны танытам, Татарстанга ярдәм итәм дип хыял, максат белән яши башлаучылар шактый булды. Бик илһамландыра ул олимпиада! Хәзер исә ерак чит ил кешеләре читләштерелә булып чыга.
Узган елларда мин олимпиада турында, анда катнашучылар турында күп укый идем, аларның социаль челтәрләрендә язмаларны барлый идем. Быел күренми. Медиа да аз яктыртты дигән хис калды. Әллә катнашучылар саны да аз булганга бәйле булдымы бу, белмим… Татарча медианы укыйм, әмма алар да күбрәк сугыш турында яза. Аны аклап язуларны аеруча күңелем кабул итми. Татарстаннан Украинага баручы солдатлар, сугышта үлгән татарлар турында, аларның гаиләләре турындагы язмаларны уку кыен.
Бу фикерләр белән АКШта туып-үскән һәм 2021 елда онлайн катнашып, төп бүләккә ия булучыларның берсе Нури Чапаноглы дә килешә. Ул да татар теленнән Халыкара олимпиада татар телен өйрәнүгә этәргеч бирде дип билгели, моннан тыш җиңү фикерләремне җиткерергә мөнбәр булды, миңа карап башкалар да "Кара әле, Америкада яшәүчеләр татарча сөйләшә, ә мин нәрсәдән ким!?" дип уйлый башлый дип сөйләде.
— Без АКШтан килә алмыйбыз, хәзер визалар алу да сират күперен үтү кебек һәм бу кызганыч күренеш. Миңа, мәсәлән, Казанга барып кешеләр белән аралашу, татар телендә фикерләшергә кызык булыр иде, телне ничек сакларга, ничек үстерергә, нинди юллар бар, без, һәркайсыбыз нишли ала — шундый дискуссияләр кызык, — дип сөйли Нури. — АКШта тусам, үссәм дә телем татарча ачылды, биш яшьтә инглизчә сөйләшә башладым, аннары төрекчә өйрәндем. Өйдә татарча сөйләшү безнең гаиләдә табигый хәл, шуңа мин телне беләм һәм аның белән мактану да урынсыз. Олимпиадада минем өчен иң мөһиме — ул татарның тарихын тулырак өйрәнү. Күпне укырга туры килде һәм шундый кызык мәгълүматларга тап булдым! Минем өчен XX гасыр башы, Беренче дөнья сугышы вакыты, инкыйлабтан соң татарларның яшәеше һәм 1990 елда татарларның иреклек яулавы, республика бәйсез булырга тиеш дигән референдумның узуы һәм күпчелекнең аны яклап чыгу тарихын белү тәэсир итте. Кызганыч, бу хакта аз сөйләшенде олимпиада вакытында да. Хәзер бармы ул хакта сораулар, дискуссияләр — белмим. Шуңа олимпиадада минем өчен татар тарихы белән бәйле өлеше үтә дә әһәмиятле булды һәм истә калды. Моңа басым ясалырга тиеш.
БУ ТЕМАГА: "Казанга кайттым, ә анда татарча сөйләшүче юк"Нури шулай да дөньяларның яхшы якка үзгәрүенә ышана һәм Татар теле олимпиадасына төрле җирләрдән, шул исәптән АКШтан кешеләр килә алыр дип саный. Олимпиада аңа кадәр үзенең дәрәҗәсен саклап калсын иде, дигән фикердә ул.
Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче, "Alima Academy" онлайн татар мәктәбен оештыручысы Алимә Сәләхетдинова читтә туып-үскән татар балаларын 12 яшькә кадәр татар мохитендә тырышсаң, яшәтеп була, әмма аннары алар читләшә, балаларның аралашу теле инглиз, алман, французга әйләнә дип сөйли. Шуңа да яшүсмерләрнең "Нигә миңа татар теле?" дигән соравы яңгыраса, әти-әниләр җавапны җиңел табалар иде - Татар теленнән Халыкара олимпиадага, Казанга барасың дип әйтелә иде дип сөйләде.
— Мин үз балаларымның әнисе буларак та, мәктәбемдә белем алган балалар аркылы да шуны әйтә алам: читтәге татарлар өчен Казан һәм андагы татар теле буенча ярыш - искиткеч шәп мотивация. Мәсәлән, вакытында Канададан Камилә Хамадиярова татар теле олимпиадасында җиңү яулады, аннары АКШтан, аннары Япониядән кешеләр Гран-при яуладылар. Безнең балалалар, мәсәлән, аларга карый да "Мин дә телим! Минем дә җиңәсем килә!" дип хыяллана башлый. Җиңү белән акча да бирелә бит. Яшүсмерләр өчен бу да мотивация. Әле Татарстан катнашучыларга юл, тору, ашау-эчү чыгымнарны да каплый. Татар телен белсәң, өйрәнсәң, сайланып алынсаң, син сәфәргә чыга аласың дигән сүз, татар белемең белән акча эшләп була дигән фикер барлыкка килә, — дип сөйли ул. — Һәр елны һәр баланы кадерле кунак итеп каршы алдылар, милли эчтәлекле програм булды, өч ел рәттән катнаштык, өчесендә дә шулай иде. Шуңа да балалар бик теләп телне дә, тарихны да өйрәнде, әзерләнде. Икенчедән, бу олимпиада дөнья буйлап сибелгән татарларның челтәрен булдырды, балалар үзара аралашты, дуслашты, татарлар бер-берсен таный. Татар телле балаларны күреп минем туган телдә сөйләшүчеләр күп дигән нәтиҗә ясый. Минем балалар Казанга олимпиадага барды, призер булдылар, әмма әле дә шундагы истәлекләр белән яшиләр. Олимпиадага барам, катнашам дип әзерләнгәндә аларга бик күп мөһим мәгълүмат сеңеп кала.
Татарстаннан Гран-при бүләгенә быел Казанның "Адымнар" мәктәбенең 11нче сыйныфны тәмамлаучы Ихтыяр Кыямов ия булды. Бу Татар теленнән Халыкара олимпиадада аның беренче катнашуы һәм аның фикеренчә, Татарстаннан катнашучылар өчен биремнәр, аеруча татар әдәбиятыннан катлаулы булган. Соңгы елларда татар теле дәресләрендә таләпләр киметелүе турында сүзләр ешайшаса, укыту програмнары җиңеләйтелсә дә олимпиадада бу чагылмады дип сөйли ул. Киресенчә, телне белүчеләр көчле, талантлы кызлар-егетләр күп иде дип сөйләде Азатлыкка.
— Мин үземне киләчәктә татар теле, әдәбияты, журналистика өлкәсендә күрәм, шул юнәлештә укырга телим. КФУга керү ниятем бар. Бу олимпиада миңа югары уку йортына кергәндә ниндидер өстәмә баллар бирми, әмма мин беренче чиратта үземнең көчемне сынарга теләдем, белемемне тикшердем. Һәм шулкадәр зур адреналин алдым! Мин фикердәшләрем белән очраштым, таныштым. Без шулкадәр күп икәнен күрдем, көчебезне тойдым. Миңа татар мохитендә кайнау кызык булды. Моннан тыш татар теленең практик кулланышын, укытучы, остазымның тырышлыгының нәтиҗәсен күрдем, - дип олимпиаданың өстенлекләрен сөйли ул.
Ихтыяр татар олимпиадасында катнашучыларның һәркайсысы милләт өчен нидер башкарырга теләгенен сөйләде һәм аларның теләге, сәләте, дәрте Татарстанның, татар дөньясы үсешенә файдалы итеп кулланылсын иде, дигән теләктә.
Казакъстаннан Гран-при яулаган 20 яшьлек Азат Әхмәтҗанов Актөбә шәһәреннән. Биредә 1999 елдан бирле Гайнан Кормашев исемендәге татар якшәмбе мәктәбе эшли. Аена татар теле дүрт тапкыр укытыла. Соңгы 15 елда монда белемне Сания Насыйбуллина бирә. Азатлыкка ул әлеге вакытта татар телен укучылар саны 20 кеше белән исәпләнә дип сөйләде, ә элек андыйлар 40тан да арта иде дип сөйләде. Сания ханым Казакъстан татарларының Татар теле олимпиадасында җиңүе башкаларга да телне өйрәнергә этәргеч булачак дип ышана.
— Укучыларым болай да Казанга киләсе елда кем бара, кемне сайлаячаклар дип сорыйлар, өйрәник, ныклап әзерләник диләр. Бу олимпиада катнашу ул безнең өчен бер дәрәҗә, - дип сөйли ул. - Казакъстанда яшәүчеләргә татар телен үзләштерү җиңелрәк, чөнки казакъ белән татар телләре охшаш. Без гел Америка, Япония, Европада яшәүчеләр ничек туган телләрен саклап кала алган дип шаккатабыз. Укучыларым гына түгел, үзем дә шулай. Аларны күрәбез дә тырышырга кирәк дип максат куябыз. Кызганыч, күпләр килә алмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!