Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара татар теле олимпиадасында Татарстан, Башкортстан һәм Казакъстан укучылары җиңде


Олимпиадада катнашучы илләр саны елдан-ел кими. Быел бары БДБ илләреннән генә укучылар үз көчен сынады.

Бүген татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узды.

Олимпиаданың гран-приена Казакъстанның Актүбә шәһәреннән Азат Әхмәтҗанов, Башкортстанның Әлшәй районы Торынташ авылыннан Ләйсән Галимова һәм Татарстанның Казандагы "Адымнар" мәктәбеннән Ихтыяр Кыямов лаек булган.

Моннан тыш, олимпиаданың призерлары дип 46 кеше аталган. Русия төбәкләреннән исә 31 укучыны махсус бүләкләгәннәр.

Бүләкләү чарасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов олимпиада катнашучылар географиясе киңәйде дип белдерде. Аның сүзләренчә, олимпиаданың барлык өлешендә барлыгы 12 мең укучы үз көчен сынап караган.

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада 22-25 апрельдә Казанда узды. Анда барлыгы 500 кеше катнашкан. Татарстаннан 8-11 сыйныфта белем алучы 220 кеше, Русия төбәкләреннән — 220, чит илләрдән — Казакъстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстаннан — 11 мәктәп укучысы һәм студент катнашкан. Шулай ук Татарстан һәм Русия югары уку йортларыннан 49 студент үз көчен сынаган.

Шул ук вакытта элек олимпиадада чит илләрдә яшәүчеләр күбрәк катнаша иде. Узган елларда Япония, Төркия, Австралия, Финляндия, Канада, Германия, Эстония, Франция, АКШтан укучылар да катнашты. Халыкара татар теле олимпиадасы 2012 елдан бирле үткәрелә.

• Бу уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.

• Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәкремгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

• Шул ук елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

• Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

• 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.

• Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

• Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

• 2021 елда узган Русия халык санын алуда татарлар саны 600 мең кешегә кимегән. Татарлар Татарстаннан кала барлык төбәкләрдә азайган. Шуның белән беррәттән Русиядә татар телен белүчеләр саны 20 елда 2 миллионга кимегән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG