Кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелеп, Лефортово изоляторына китерелгән

Ление Умерова

5 майда мәкхкәмә утырыш булачак, Умеровага чикләү чарасы билгеләнәчәк. Ул Киевтан Кырымга авыру әтисе янына барганда тоткарланды.

Украина ватандашы, кырымтатар Ление Умерова шымчылыкта шикләнелә. Хәзерге вакыттка ул Мәскәүдә Лефортово тикшерү изоляторында. 5 майда мәхкәмә утырышы булачак, аңа чикләү чарасы билгеләнәчәк. Бу хакта Лениеның абыйсы Азиз Умеровка сылтанып "Грати" басмасы яза.

Абыйсы сүзләренчә, Умерованы Владикавказдан Лефортовога китергәннәр.

25 яшьлек Умерованы былтыр декабрьдә Грузия-Русия чиген үтеп чыгуыннан соң тоткарладылар. Янәсе ул тәртип зонасы кагыйдәләрен бозган. Кыз Киевтан яман шеш белән авыручы әтисе янына бара иде.

16 мартка кадәр Лениене Владикавказ янындагы Чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә тотканнар. Шәһәр яны район мәхкәмәсе аны "дәүләт чиге тәртибен бозу"да (Административ хокук бозулар кодексының 18 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапкан һәм ике мең сум штраф салган. 16 мартта төнлә Ление Умерова вакытлы тоту үзәгеннән чыгарылган.

Шулай да кыз үзе сөйләвенчә, капка янында аны дүрт ир-ат утырган машина көтеп торган. Ление Умерова үзен тотып алуларын, башына пакет кидереп, Владикавказның таныш булмаган районына китерүләрен, шунда калдырып китүләрен сөйли.

Кызны шунда ук полиция патруле тоткарлаган. Ни сәбәпле тоткарлауларын сорагач, аңа "полиция хезмәткәрләренә буйсынмау" турында беркетмә төзегәннәр. Ленин районы мәхкәмәсе кырымтатар кызына 15 тәүлек административ сак биргән.

БУ ТЕМАГА: Хокук яклаучылар: Русия әтисе янына Киевтан Кырымга барырга чыккан кырымтатар кызын берничә ай сак астында тота

Вакытлыча тоту изоляторында утырган чагында кызга тагын бер шундый ук беркетмә төзелгән: янәсе ул телефонын полициягә бирмәгән. 27 мартта шул ук мәхкәмә аны кабат 15 тәүлеккә сак астына җибәргән. Лениены Беслан шәһәрендәге вакытлы тоту изоляторына күчергәннәр. 9 апрельдә аңа полициягә буйсынмау турында тагын бер беркетмә төзегәннәр. 11 апрельдә Владикавказның Совет районы мәхкәмәсе кызга янә 15 тәүлек административ сак биргән.

"Административ сак билгеләгән булып, кызны җибәрмичә тотып торалар. Бу тупас рәвештә хокук бозу, анда сәяси эзәрлекләү һәм ялган административ эшләр ачу билгеләре дә бар. Сак астында тотып, кызга җинаять эше ачарга әзерләнүләре бар, дип сагаям", ди "Кырым хокук яклау төркеме" идарә рәисе Ольга Скрипник.

Ление Умерованың абыйсы Азиз Умеров исә, "ул бер генә җинаять кылды" – Кырымда туган кеше булса да, Русия паспорты алмады, дип искәртә.

Русия куәт оешмалары вәкилләре Ление Умерованы тоткарлаулары турында рәсми хәбәр итмәде.

  • Моңарчы Украинаның Херсон өлкәсе кырымтатары Аппаз Куртамет белән дә шушыңа охшаш хәл булган иде. Былтыр августта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртаметны урлауларын хәбәр иттте. Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына киткән. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән диелде. Соңрак егетне Русия куәт оешмалары вәкилләре кулга алды.
  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
  • Кырым аннексиясеннән соңгы елларда иң күп золымны кырымтаталар күрде һәм һаман да күрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!