70 елда беренче таҗ мөрәсиме. Британ монархиясе турында төп сорауларга җаваплар

6 май көнне Британиянең яңа патшасы Чарлз III һәм аның хатыны патшабикә-консорт Камиллага таҗ кидерү рәсми тантанасы уза. Азатлык бу чара турында төп сорауларга җаваплар әзерләде.

Узган елның сентябрендә Британия белән 70 ел идарә иткән Елизавета II вафат булды. 10 сентябрь көнне яңа патша булып рәсми рәвештә аның улы Чарлз III игълан ителде. Шулай да символик әһәмияткә ия булган таҗ кидерү тантанасы 9 ай узуга гына үткәрелә: бу тантана озак һәм тырыш әзерлек таләп итә.

Британ патшаларының коронация тантанасы – бик борынгы гадәт. Бүген кабул ителгән рәвештә (бераз үзгәрешләр белән) ул инде мең елга якын уза. Вестминстер аббатлыгында узган беренче таҗ кидерү тантанасы 1066 елда үтә.

Бу чараның әһәмияте нидә? Милли телләр анда урын алырмы? Гомумән, илдә монархиягә кемнәр каршы чыга? Азатлык британ монархиясе һәм таҗ кидерү тантанасы турында төп сорауларга җавап бирә.

Коронациянең мәгънәсе нәрсәдә?

Баштан ук патшага таҗ кидерүнең ике мәгънәсе булган – тәхет варисын раслау һәм Алланың "яклавын" алу. Еш кына тәхеткә патшаның беренче варислары утырмаган, шуңа "таҗны кем беренче кигән – тәхет шуныкы" дигән кагыйдә гамәлдә булган. Коронация чиркәүнең тәэсирен арттырган һәм варислык турында бәхәсләргә урын калдырмаган, дип саный тарихчы Рой Стронг.

Патшабикә Елизавета II таҗ мөрәсимендә, 1953 елның 2 июне

Бүгенге көндә монархлар алмашынуы катгый кагыйдәләр нигезендә бара. Элекке патша үлгәч үк, яңа патша булып аның варисы игълан ителә. Ләкин коронация тантанасы элеккечә әһәмиятле һәм символик чара булып кала. Таҗлау мөрәсимендә патша идарәгә хәер-фатыйха ала, Европа монархияләре арасында бу гадәт бары тик Британиядә генә калган.

Теология белгече, Казан университетының диннәрне өйрәнү кафедрасы ассистенты Айдар Шәйхин искәртүенчә, Британ монархы – Англикан чиркәвенең җирдәге башлыгы да әле ул.

Чарлз уйлавынча, ул Британ җирләрендә барлык диннәрне яклаучы булырга тиеш

— Аның патшалык хакимиятенең нигезе Аллада дип уйланыла. 6 майда без шушы дини идеяләргә нигезләнгән йоланы күрәчәкбез. Коронациянең иң тантаналы һәм серле өлешендә ул дәүләтне генә түгел, протестант динен дә сакларга һәм якларга вәгъдә бирә. Чарлзның шәхси карашлары белән бу ант бик үк туры килеп бетми: аның үзенең уйлавынча, ул Британ җирләрендә барлык диннәрне яклаучы булырга тиеш. Әмма Англикан чиркәве бу мәсьәләдә катгый тора, — ди ул.

Чарлз III үзен барлык британ ватандашлары патшасы итеп күрә, шуңа аның тантанасында барлык дин вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да булачак, дип көтелә.

Тантананы бөтен кеше карый аламы?

XXI гасырда узачак беренче таҗ мөрәсиме замана таләпләренә җавап бирә: аның дөньяның теләсә кайсы почмагыннан карап һәм тыңлап булачак. BBC тапшыруны телевидение, радио, интернет, хәтта iPlayer белән Sounds кебек подкаст платформаларында да оештыра. Чараны миллионлаган кеше карар дип көтелә.

Лондонда коронациягә әзерлек

Ләкин таҗ кидерү тантанасының бер өлешен санаулы кешеләр генә күрә алачак. Сүз зәйтүн мае сөртү гадәте турында бара.

— Христиан монархияләрендә патшаны чын мәгънәсендә патша итүче йола ул – май сөртү. Чарлз өчен зәйтүн мае Иерусалимда ук әзерләнде, ул 1399 елдан бирле кулланыла торган савытка (Изге ампулага) салынды. Исән, сау-сәламәт кешеләргә бу йола башкарылмый диярлек. Тәхеткә менгәндә исә ул патшаны Мәсих дәрәҗәсенә якынайта торган йола дип кабул ителә, — дип аңлата Айдар Шәйхин.

Трансляциядә бу йола күрсәтелмәячәк.

Тантанада кемнәр катнаша, кемнәр чакырылган?

Чарлз III таҗ мөрәсиме аның әнисе коронациясеннән тыйнаграк һәм кечерәк узсын дигән теләк белдерде. Британ патшалыгы орден иясе Константин Эггерт моны прагматизм белән аңлата: Британиядә монархиягә каршы тавышлар көчәйгән һәм кризис вакытында экономияне күрсәтү мөһим һәм монархиягә каршы булучыларның ачуын чыгармау кирәк.

Чарлз III һәм аның җәмәгате Камилла

Вестминстер аббатлыгына якынча 2 мең кеше чакырылган. Беренче чиратта, чарада патша гаиләсе булачак. Илнең сәясәтчеләре арасында, әлбәттә, премьер-министр Риши Сунак, министрлар кабинеты әгъзалары, Лордлар пулаты вәкилләре булачак. Лиз Трасс белән Тони Блэр кебек Британиянең элекке премьер-министрлары, Шотландиянең беренче министры Хумза Юсаф да киләчәк дип көтелә.

Чарада дөнья сәясәтчеләре дә катнашачак. Британиянең төп беректәшләре арасында Франция президенты Эммануэль Макрон килүен раслады, ә менә АКШ президенты Джо Байден Лондонга бара алмавын әйтте, аның урынына тантанага беренче леди Джилл Байден юл тота.

Чарага вәкилләре чакырылмаган илләр арасында Русия дә бар

Чарага вәкилләре чакырылмаган илләр арасында Русия, Беларус, Мьянма, Әфганстан, Сүрия, Венесуэла һәм Иран бар. Ә менә Төньяк Корея белән Никарагуага чарада "дипломатик дәрәҗәдә" булырга тәкъдим ителгән.

Шаһзадә Һарри белән аның хатыны Меган, 2020 ел

Тик британ матбугатында иң еш шаһзәдә Һарри һәм аның хатыны Меган турында язалар. Һарри тантанада катнашачагын белдерде, әмма Меган бу вакытта Калифорниядә калачак диелде. Рәсми сылтау итеп аның улы, шаһзадә Арчиның туган көне әйтелде.

Чарада Британиянең башка милли телләренә урын бирелгәнме?

Таҗ мөрәсименең төрлелеге Британиянең азчылык телләренә дә кагыла. Моңарчы Уэлс шаһзадәсе дәрәҗәсен йөрткән Чарлз III тарихка 7нче гасырда уэлс телен өйрәнгән беренче тәхет варисы булып кергән.

Коронация вакытында уэлс телендә дога укылачак

Коронация вакытында уэлс телендә дога укылачак. Архиепископ вәгазеннән соң башкарылачак һимн Британиянең төп 3 азчылык телендә дә яңгыраячак: уэлс, шотланд һәм ирланд телләрендә. Шулай итеп, илнең төп милләтләре дә читтә калдырылмый.

Моңарчы Чарлз III-нең уэлс телендә чыгыш ясаганы да булды. Уэльсның беренче министры Марк Дрейкфордның кайгы уртаклашу белдерүенә җавап биргәндә Британ патшасы Чарльз бер минут чамасы уэльс телендә сөйләгән. Чарльз уэльс телен 1969 елда Аберистуитта өйрәнгән, аның укытучысы уэльс милләтчесе Теди Миллвард булган.

Коронациядән тыш тагын нинди бәйрәм чаралары уза?

Таҗ мөрәсиме – Вестминстер аббатлыгында узачак тантана гына түгел, ул үзенә берничә көн дәвам итәчәк чараларны да колачлый. Дүшәмбе көне, 8 май Британиядә бәйрәм, ял көне дип игълан ителгән.

Чаралар шимбә иртүк тантаналы йөрештән башлана. Букинһем сараеннан башлап Вестминстер аббатлыгына кадәр барачак йөрешне теләгән кешеләр күзәтә алачак, бөтен маршрут буйлап махсус күзәтү мәйданчыклары әзерләнгән. Патша Чарлз һәм патшабикә-консорт Камилла бу юл буенча үзләренең бриллиант юбилее дәүләт каретасында юл тотачак.

Лондонда коронациягә әзерлек урамнарда да, сувенир кибетләрендә дә күренә

Лондон вакыты белән иртәнге 11дә (Казанча – көндезге 1дә) алар Вестминстер аббатлыгына киләчәк һәм тантана башланачак. Таҗ мөрәсименнән соң патша белән патшабикә килгән маршрут буенча кире Букинһем сараена кайтачак. Шунда XX гасыр башыннан кертелгән гадәткә күрә, Чарлз, гаиләсе әгъзалары белән бергә, балконга чыгачак һәм җыелган халыкны сәламләячәк. Җыелган халык шулай ук алты минутлык һава парадын карый алачак.

7 май көнне исә Виндзор сараенда дөнья йолдызлары катнашында зур бәйрәм концерты узачак. Анда таҗ мөрәсиме хоры да чыгыш ясаячак, Британиянең хәйрия оешмаларына да сүз биреләчәк. Ил буйлап төп тарихи биналар һәм һәйкәлләрдә бәйрәм утлары кабызылачак.

8 май көненә исә ил буйлап "Зур ярдәм" волонтерлар чарасы планлаштырылган. Бу чара ватандашларны "үзләрен волонтер буларак сынап карарга һәм иҗтимагый эшләрдә катнашырга өндәячәк" диелә.

Британ монархиясенең киләчәге нинди?

Чара алдыннан җәмгыятьтә британ монархиясенең киләчәге турында бәхәсләр дә ешайды. 70 ел эчендә монархиянең Британия тормышында урыны үзгәрде, ди Айдар Шәйхин.

Инглиз монархлары, патша гаиләсе дөньяда популяр

— Бүген бу институтның халәте, статусы, әһәмияте турында җитди бәхәсләр бара. Чынбарлык шундый: инглиз монархлары, патша гаиләсе дөньяда популяр. Ә Британиядә исә елдан ел "республиканнар" саны акрынлап-акрынлап арта бара, — дип аңлата ул.

Чарлз III-нең яшьләр арасында популярлыгы югары түгел. Әйтик, The Times оештырган сораштыруга күрә, ил халыкның 60%-ы монархия саклануын тели. 65 яшьтән олырак булучылар арасында монархияне 78% кеше якласа, 18-24 яшь кешеләре арасында бу сан 32% кына тәшкил итә.

Коронация көнендә монархиягә каршы булучылар протест чарасын да оештырырга җыена. Алар сары күлмәкләр киеп, Лондонда Карл I һәйкәле каршына җыелып, "минем патша түгел" шигырен яңгыратырга җыена. Монархия бюджеттан күп акча ала, XXI гасыр демократиясендә патшага урын юк, дип саный бу фикер тарафдарлары.

Шәйхин фикеренчә, мондый "кәефләр" дин мәсьәләсенә дә бәйле:

— Монархиянең канунилыгы дингә һәм Аллага ышануга нигезләнә. Әгәр Британ халкының күбесе киләчәктә англиканлыктан китсә, атеизмга яисә, мәсәлән, исламга күчсә, Британ патшалары хакимиятенең легитимлыгы сорау астында калачак, — ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!