Татарстан хакимияте татар һәм урыс телле проектларга каралган грант күләмен 10 процентка киметә

Иллюстратив фото

Тугыз грантка барлыгы 450 мең сум каралган. Бу узган елга караганда 50 мең сумга яисә 10 процентка азрак.

2023 елда Татарстанда дәүләт телләре — татар һәм урыс телләре өчен грант суммасын 10 процентка киметәләр. Бу хакта республика хөкүмәте әзерләгән карар өлгесендә әйтелә.

Бу максаттан Татарстан бюджетыннан 450 мең сум бүлеп бирү каралган. Бу, узган елга караганда 50 мең сумга, ягъни 10 процентка азрак. Грант акчалары бәйге рәвешендә уйнатылып биреләчәк. Бәйге өч номинациядә узачак:

  • "Интернетта иң яхшы медиаресурс проекты"
  • "Интернетта туган телгә ярдәм итүче иң яхшы чара проекты"
  • "Социаль челтәрдә туган телне популярлаштыручы/саклаучы иң яхшы проект"

әр номинациядә беренче урын алучыга 70 мең сум, икенче — 50 мең, өченче урын өчен 30 мең сум бирү каралган.

Бәйге 14 августта тәмамланыр дип көтелә. Анда физик затлар катнашачак.

  • Быелдан Татарстанда дәүләт телләре програмы яңартылды. 2023-2030 еллар эчендә барлыгы 1 млрд сум акча бүлеп бирергә җыеналар. 2023 елда исә — 127 млн сум.
  • Моңа кадәр медиада Татарстанның дәүләт телләре турындагы програмына каралган финансларны кыскартырга җыенулары хакында хәбәр таралды. Галимнәрнең каршылык күрсәтүе генә агымдагы елга исәпләнгән акчаларны саклап калырга мөмкинлек биргән диелде.
  • 2022 елда Татарстан хөкүмәте дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына каралган финансларны 20 процентка кыскарткан иде.
  • 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән чагыштырып караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Гыйнвар-март айларында республикада барлыгы 271 млрд сум салым тупланган. Аның төп өлеше — 66 проценты, яки 179 млрд сумы Мәскәүгә киткән. Республиканың кереме кимүе нефть эмбаргосы кертелүенә һәм Мәскәүнең бюджетара сәясәтенә бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!