Татарстанның чит илләрдә һәм төбәкләрдәге вәкиллекләре дәүләт оешмасы статусын югалткан

Татарстан байрагы

Бу федераль үзәк басымы астында эшләнгән.

Татарстанның чит илләрдә һәм төбәкләрдә урнашкан вәкиллекләре дәүләт оешмасы статусыннан мәхрүм калган. Бу хакта Татарстан президентының фәрманында әйтелә.

"Татарстанның башкарма хакимияте органнарының системы һәм структуралары" хакындагы фәрманда республикада хөкүмәт, 18 министрлык, биш дәүләт комитеты һәм төрле атама (агентлык, идарә, инспекция) белән йөртелүче тугыз оешма телгә алына. Моңа кадәр хөкүмәт структурасында аерым дәүләт оешмасы булып саналган Татарстанның Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге 12 вәкиллеге исемлектән юкка чыккан.

Бу федераль үзәк таләбе белән үзгәртелгән, дип сөйләгән Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова "Коммерсантъ"ка биргән аңлатмасында. Ул Крашенинников һәм Клишас әзерләгән Русия җәмәгать хакимияте кануны нигезендә республика үз кануннарын тәңгәлләштерүен әйткән. Шул ук вакытта вәкиллекләр башка статуста — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлеге буларак эшләячәген белдергән.

Моңа кадәр Татарстанның Казакъстан, Франция, Төркия, Төрекмәнстанда вәкаләтле вәкиллекләре, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Чехиядә вәкиллекләре эшләп килде. Республиканың Мәскәүдә урнашкан Русиядәге вәкаләтле вәкиллеге бар иде. Аның белән Татарстан вице-премьеры Равил Әхмәтшин идарә итте. Моннан тыш, Башкортстан, Свердлау өлкәсе, Петербур һәм Ленинград өлкәсе, Русия аннексияләгән Кырымда Татарстан үз вәкиллекләрен оештырган иде.

Бүген Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагында 21 вәкиллек бар дип исәпләнә, шул исәптән аларның 13е чит илдә урнашкан. Бу — Кытай, Япония, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Германия, Финляндия, Швейцария.

2023 елга Татарстан бу вәкиллекләрне тотар өчен 302 млн сум акча бүлеп биргән.

Элек Татарстан хөкүмәте карамагындагы дәүләт оешмалары "дәүләт хакимияте" дип аталса, хәзер "башкарма хакимият" буларак йөртелә.

Узган ел Татарстан сәүдә-сәнәгать министры Олег Коробченко, санкцияләргә карамастан, Татарстан Европа илләре белән хезмәттәшлек итүне туктатмый дип белдерде. Ул республиканың Чехия, Франция, Германия, Финляндия, Швейцария һәм Япониядә вәкиллекләре эшләп килүен әйтте.

"(Европа белән) мөнәсәбәтләр яхшыргач, эшне торгызырбыз әле дип әйтергә була… 2-3 елдан соң мөнәсәбәтләрне кабат корырга туры киләчәк", дигән иде ул.

Шул ук вакытта Коробченко вәкиллекләрнең эшен "медиа каршында ябык тема" дип әйтте. Ул бары "Үзәк Европадагы вәкилебез безгә кирәкле һәм башка илләрдән табып булмый торган импортны җибәрү белән шөгыльләнә" дип өстәде.

Узган ел ахырында Татарстан Германиядәге сәүдә вәкиле вәкаләтләрен тагын өч елга озайтты.

• 2021 ел ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган канун кабул ителде. Ул Татарстан президенты атамасын бетерүне, төбәкләрнең вәкаләтләрен кыскартуны күз уңында тотты. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.

• Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты. Шулай да, канун кабул ителде.

• 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзләре тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.

• Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.

• Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!