"ЭпиВакКорона" вакцинасын ясаган "Вектор" фәнни үзәгенең башлыгын эшеннән җибәрделәр

Ринат Мәкъсүтов

Аны эштән алуларының сәбәбе дип “мәнфәгатьләр низагы” һәм “ышанычны югалту” күрсәтелгән.

"Вектор" вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге башлыгы Ринат Мәкъсүтовны коррупциягә каршы көрәш канунын бозуы һәм мәнфәгатьләр низагы сәбәпле эшеннән җибәргәннәр. Бу хакта Роспотребнадзорга таянып РБК җиткерә.

"Коммерсантъ" чыганаклары мәгълүматынча, Мәкъсүтовны вазифасыннан азат итү турындагы фәрманны кичә, 16 майда Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова имзалаган. Документта аны эштән алуларының сәбәбе дип "мәнфәгатьләр низагы" һәм "ышанычны югалту" күрсәтелгән.

Ринат Мәкъсүтов – биология фәннәре докторы, 70тән артык фәнни эш авторы һәм автордашы. Ул "Вектор"га 2003 елда килде, 13 елдан соң аның җитәкчесе итеп билгеләнде.

  • Новосибирскиның "Вектор" фәнни үзәгенә 1974 елда нигез салынган, ул Русиянең иң зур вирусология һәм биотехнология комплексларыннан берсе. Аерым алганда дөньяда чәчәк авыруы (оспа) вирусы саклана торган ике генә урын бар, шуларның берсе - "Вектор".
  • Бу үзәк Эбола бизгәгенә каршы вакциона һәм ВИЧны тикшерү өчен тест-системнар эшләп чыгарган иде.
  • 2020 елда "Вектор" коронавируска каршы "ЭпиВакКорона" вакцинасы ясады. Ул Русиядә коронавирустан теркәлгән икенче вакцина булды. "ЭпиВакКорона"ны нәтиҗәлелеге расланмаган дип, галимнәр дә, авырулар да тәнкыйтьләде.
  • Аерым алганда, тәҗрибәләрдә катнашучылар бу вакцинаны ясаткан кешеләрнең өчтән берендә коронавируска каршы тәнчекләр табылмады дип ышандырды. Шул ук вакытта Русиянең төрле төбәкләрендә авырулар "Спутник V" ясатырга ризалашса да, аларга "ЭпиВакКорона" кадаулары билгеле булган иде.
  • Былтыр гыйнварда Русия сәламәтлек саклау министрлыгы "ЭпиВакКорона"ны төбәкләргә сатып алуны туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!