Апрель азагында Казан университеты студенты Азат Якупов "Альфа-Банк" бәйгесендә катнашып, Русиянең 30 алдынгы студенты исемлегенә керде һәм үз фәнни проекты өчен грант җиңә алды. Аның проекты – иске татар телен өйрәнүгә багышланган онлайн-курс һәм дәреслек.
Әлеге эш белән Азат узган елның җәеннән бирле шөгыльләнә. Lisan.tatar дип аталган курсларга 5-10 кеше язылыр дип өмет иткәндә, гаризалар саны йөздән артты, ди ул. Иске татар телен белү татарларга үз тарихын ныграк өйрәнергә, күп кенә гаиләдә сакланган ата-бабалар язуларын, хатларын укырга мөмкинлек бирә. Моны ул халык тарихын ачуда, татарның бүгенге халәтен һәм киләчәген билгеләүдә мөһим адым дип саный.
Иске татар теле дәресләре нидән гыйбарәт? Курсларда кемнәр һәм нинди максаттан укый? Бу эшнең гамәли файдасы нәрсәдә? Болар хакта иске татар теле дәресләрен оештыручы Азат Якупов белән сөйләштек.
— Азат, сездә иске татар телен укыту теләге кайчан һәм ничек барлыкка килде? Бу эшкә ничек тотындыгыз?
— Бу фикер миндә якынча бер ел элек барлыкка килде. Идея минем фәнни эшемә бәйле. Өченче курста мин Фатыйх Кәриминең "Истанбул мәктүпләре" әсәренә багышланган курс эшен язган идем. Ул иске имлада язылган булган. Бу башта хатлар рәвешендә язылган, 1913 елда китап рәвешендә чыккан әсәр.
Курс эшен язганда мин үзем дә әкренләп иске татар телен өйрәндем, бүгенге телгә тиз тәрҗемә итәргә күнектем.
Бу эшемне тәмамлаганнан соң уйландым: бүгенге көндә татарлар моннан нибары 100 ел элек язылган әсәрләрне нигә әзерлексез укый алмый? Әлифба алышынмаган булса, иске татар телендә язылган әсәрләрне уку проблемы булмаса, минем дә курс эшен язу эше тизрәк барыр иде. Гомумән, бу безнең мирасны өйрәнергә, аны популярлаштырырга уңай юл ачар иде.
Безнең халыкның тарихи мирасын укый, өйрәнә алган кешеләрнең күп булуын телим
Иске имланы уку күнекмәсе бик файдалы булганын аңладым, һәм бу күнекмәне, белемне башкалар белән дә уртаклашасы килде. Иске татар телен өйрәткән, эчтәлеге ягыннан бай һәм камил, визуаль яктан матур булган мәгърифәти продукт әзерләргә кирәк дип эшкә тотындым. Безнең халыкның тарихи мирасы бик зур, аны укый, өйрәнә алган кешеләрнең күп булуын телим.
— Бу дәресләрегез кайчан һәм ничек башланды? Алар ни рәвешле уза?
— Җәй буе мин дәресләрне яздыруга әзерләндем, сайт төзи башладым. Бу эштә яңа дәреслек кирәклеге дә аңлашылды.
Шикләр дә булды, бу эш кирәкме соң дип кат-кат шөбһәләндем. Бу үле тел, аны өйрәнергә, бу тармакны үстерергә беркемгә дә кирәкми дигән фикерләр дә булып алды. Мондый тискәре фикерләр эшне берникадәр сузды да. Шулай да, эшләп карамыйча, моның кирәклеген аңлап булмый дип уйладым, һәм җиң сызганып эшкә керештем.
5-10 кеше язылыр дип уйлаган булсам, ике көндә исә курска 50дән артык кеше язылды
Шулай итеп, 2022 елның октябрендә без курска язылуны ачтык һәм бу теманың әһәмияте мине шул вакытта шаккатырды: 5-10 кеше язылыр дип уйлаган булсам, ике көндә курска 50дән артык кеше язылды! Теркәлү дәвам итте, бүгенге көндә 100дән артык кеше укырга теләген белдерде. Миңа шәхси хатларда да язып, курс белән кызыксынучылар шактый.
Ноябрьдә без 2 төркем җыйдык һәм онлайн дәресләрне башладык. Дәресләр башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен аерым оештырылды. Башлангыч дәрәҗәдә укучылар гарәп әлифбасын, гомумән, белми. Дәвам итүчеләр исә гарәпчә, әйтик, Коръәнне укый ала, ләкин иске татар имласы белән таныш түгел.
— Курс эчтәлеге нидән гыйбарәт? Укучыларыгызны нәрсәгә өйрәтәсез?
— Курсның төп максаты: кешеләрне иске имлада укырга һәм язарга өйрәтү. Әлбәттә, уку беренче урында тора, чөнки бу татар халкының мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Дәресләр 3 төп өлештән тора:
1. Тел гыйлеме – иске татар телендә булган грамматик формаларны өйрәнү.
2. Лөгать даирәсе, ягъни сүз байлыгы – иске татар телендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр белән эшләү, тәрҗемә итү, аларны бер караштан аңлауга өйрәнү.
3. Өченче өлешне мин "кичмешләр" дип атадым. Анда без тарихыбызның сәхифәләре буенча гизәбез, иске чыганакларны өйрәнәбез, иске китаплардан кыска өзекләр, кулъязмалар, метрик кенәгәләр һәм башкаларны укыйбыз.
Шул рәвешле, бу курс иске имлада язылган дәреслекләр, китаплар белән эшләргә, аларны өйрәнергә теләүчеләргә нигез белем һәм күнекмәләр бирүгә юнәлгән.
— Курста кемнәр укый, укучыларыгыз кем? Алар иске татар телен нинди максаттан өйрәнә?
— Өйрәнүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар: яшьләр дә, өлкәннәр дә. Уртача яшь 31 дип санап чыктык. Араларында студентлар күп: тел белеме, ислам, теология юнәлешендә укучылар. Шулай ук башка, һуманитар булмаган юнәлештә укучы студентлар да булды. Пенсия яшендәге өлкән кешеләр дә өйрәнә.
Кайчандыр ата-бабалары язган хатларны, документларны укырга теләүчеләр шактый
Бу кешеләрнең максатлары төрле. Иң популяр мотивация дип мин гаилә ядкәрләрен өйрәнергә теләүчеләрне аерыр идем: кайчандыр ата-бабалары язган хатларны, документларны укырга теләүчеләр шактый.
Тарих белән кызыксынучылар да шактый, татар тарихын өйрәнгәндә иске чыганаклар белән эшли белергә кирәк. Өченче мотивация төркеме дип мин ислам белән кызыксынучыларны атар идем. Иске татар телендә гаять күп дини хезмәтләр, рисәләләр язылган. Аларны өйрәнү өчен иске имланы белү кирәк. Мәсәлән, укучылар арасында госманлы телен өйрәнүче галимнәр дә булды.
Швеция, Финляндия, Төркия, Индонезиядән өйрәнүчеләр дә бар
Укучыларның географиясе дә бик төрле: Татарстан, Башкортстан, Әстерхан өлкәсе һәм башка Русия төбәкләреннән дә бар. Чит илләрдән дә укучылар аз түгел, мисал өчен дәресләрдә Швеция, Финляндия, Төркия, Индонезиядән өйрәнүчеләр дә булды.
Шунысы кызык: укучыларның барысы да бүгенге татар әдәби телен камил белүчеләр түгел. Арасында татар телен олыгайгач кына, икенчел тел буларак өйрәнүчеләр бар.
— Иске татар теленә багышланган дәреслек тә әзерләгәнсез. Аны ничек төзедегез? Иске татар язуына багышланган башка китап, дәреслекләрдән аермасы нәрсәдә?
— Курсны алып барганда, әлбәттә, дәреслек тә кирәк, анда үрнәк текстлар, биремнәр дә булуы мөһим. Шуңа бу курс өчен дәреслек тә ясарга булдык. Ул 10 дәрестән тора, һәр дәрес, моңарчы әйткәнемчә, өч өлештән тора: грамматик формалар, сүзлек байлыгы һәм тарихи өлеш.
Һәр бүлек аерым темаларга багышланган: метрика кенәгәләре, кабер ташлары, басма китаплар, кулъязмалар. Киң күзаллау бирә алган материалларны тупларга тырыштык.
Интерактив модульләр дә бар, бу замана таләбе
Дәреслектә төрле интерактив модульләргә сылтамалар да бар. Хәрефләрне, сүзләрне, яңа гыйбарәләрне өйрәнгәндә укучылар шул сылтамалардан күчеп, уку процессын җиңеләйтә ала. Бу - замана таләбе, һәм ул бу темага караган башка хезмәтләрдән зур аермасы, өстенлекле ягы дип әйтер идем.
Иске татар теленә багышланган башка дәреслекләр дә бар, әлбәттә, ләкин, ни кызганыч, алар күбрәк язуны өйрәтә. Бу темада иң танылган дәреслек – Җәмил Зәйнуллин хезмәте. Тик ул күбрәк үзөйрәткеч рәвешендә төзелгән һәм, ни кызганыч, онлайн курслар өчен яраклы түгел.
Без күбрәк чыганаклар белән эшләүгә басым ясадык. Гарәп һәм фарсы телләрнең төп грамматик элементлары да китерелә, кагыйдәләр дә, иске татар сүзләрен ничек аңларга кирәклеге дә әйтелә. Конкрет чыганакларны алып, аларның нигезендә күнегүләр, биремнәр ясадык – бу гамәли яктан бик файдалы дип саныйм.
Гомумән, дәреслекнең визуаль яктан сыйфатлы һәм матур, заманча булуына да игътибар итәсем килә, бу – замана таләбе. Интерактив биремнәр, онлайн эшләү мөмкинлеге – болар барысы да эшне җиңеләйтә һәм уку процессының сыйфатын арттыра.
— Альфа-банк гранты турында да сөйләп китегезче. Аңа гаризаны ничек тапшырырга булдыгыз, җиңүгә ышандыгызмы? Җиңгән акчаны ничек тотарга җыенасыз?
— Альфа грант турында миңа университетта бер укытучым сөйләде, проектың белән шунда катнашып кара дип киңәш итте. Мин фәнни эшемне тасвирлап, проектымны тәкъдим иткән гаризаны җибәрдем. Җиңүгә бик үк ышанып бетмәдем, русиякүләм бәйгедә иске татар теленә багышланган проект җиңә алыр дип шикләнгән идем.
Кешеләрнең бүгенге көндә гаилә ядкәрләрен укый алмавы – фаҗига
Шуңа күрә мин проектымда иске татар теленең әһәмияте, бу эшнең кирәклегенә зур урын бирдем. Гаиләләрдә иске чыганаклар, ядкәрләр саклануын аңлаттым, кешеләрнең бүгенге көндә аларны укый алмавы фаҗига икәнен яздым. Моннан тыш, "Альфа" "Әлиф" була ала, дип тә шаярттым.
Без проектта җиңгәч, бик шатландым. Җиңгән акчаны курсларны дәвам иттерүгә, дәреслекне камилләштереп, аны бастыруга әзерләүгә, сайт эшен тәэмин итүгә юнәлтергә җыенам.
Моннан тыш бер хыялым – медиа юнәлешен дә үстерү. Иске имланы популярлаштыруга юнәлгән медиа платформа булдыру кирәкле эш дип уйлыйм. Анда мәкаләләр, кызыклы постлар форматында безнең мирасны ачу итеп күрәм мин аны. Фәнни дөнья белән фәннән ерак торган кешеләр арасында бер күпер булсын дип телим.
— Алга таба да бу дәресләрегез дәвам итәчәкме?
— Әлбәттә, дәресләребезгә кызыксыну зур булгач, бу эшне дәвам итәргә җыенабыз. Хәзер без икенче агымны җыябыз, шуның белән беррәттән без тәрҗемәчеләр сервисын башлап җибәрдек.
Иске татар теле белән бергә тәҗвид курсларын да ачып җибәрергә телим. Киләчәктә Лисан.татар проектын мәгърифәти, киң темалы проект итеп күрәм.
— Бүгенге көндә иске татар телен өйрәнү, аны популярлаштыру, сезнеңчә, нинди әһәмияткә ия? Моның гамәли файдасы нинди?
— Бу эш үтә зур әһәмияткә ия дип саныйм. Бу татар халкына үз тарихын өйрәнергә, аның белән кызыксынырга мөмкин бирә. Сүз бары тик әдәби әсәрләр турында гына түгел, гаилә тарихлары турында да бара. Күп кенә гаиләдә иске имлада язылган иске документлар, хатлар, кулъязмалар саклана, анда гаилә тарихлары урын ала. Кабер ташлары да бар, бу да тарихның аерым бер тармагы.
Халкыбызга үз мирасы белән турыдан туры эшләү мөмкинлеген бирсәк, үзебезнең бүгенге халәтебезне яңача күзаллый алачакбыз
Кызганыч, бүгенге көндә мөселман халыклары, алар арасында татарлар да, үз тарихын, нигездә, академик телдә язылган һәм ориенталистик төсмерләре булган дәреслекләр аша өйрәнергә мәҗбүр. Ә халкыбызга үз мирасы белән турыдан-туры эшләү мөмкинлеген бирсәк, без шул ориенталистик карашлардан үзебезне азат итәбез, үзебезнең бүгенге халәтебезне дә яңача тасвирлый, күзаллый алачакбыз, дип уйлыйм.
Моның гамәли файдасы зур – интеллектуаль эзләнүләр аша үзебезнең киләчәгебезне билгеләү. Үзебезнең тарихыбыз белән колониаль чикләрдән азат ителгән, деколонизация процессын узган тарих фәне белән без киләчәк максатларны да дөрес итеп куя алырбыз, иң мөһиме – үз-үзебезгә, бүгенге халәтебезгә читтән карамыйча, колонизатор күзлегеннән карамыйча, үзебезнең ата-бабаларыбызның мирасы аша карый алачакбыз. Бу бик мөһим дип саныйм.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!