Төркия һәм Русиядә сайлау: уртак һәм аермалы яклары нинди?

14 май көнне Төркиядә сайлау, Истанбул

Төркия һәм Русиядә сайлау нинди яклары белән аерыла? Күзәтүчеләр ике илдә нинди роль уйный? Төркиядә хакимият нигә киңкүләм хәрәмләшүләргә бара алмый? Белгечләр белән сөйләшеп, ике илдә сайлауларның уртак һәм аермалы якларын барладык.

28 май Төркиядә президент сайлауның икенче туры уза. 14 майда узган беренче турда җиңүче билгеләнә алмады. Хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган 49,2% тавыш җыйса, берләшкән оппозиция вәкиле Кәмал Кылычдароглу 45,1% тавыш казанды. Җиңү өчен 50%тан күбрәк тавыш алу кирәк.

Бу президент сайлау дөньяда зур кызыксыну уятты: Русиядә дә Төркиядән күзләрен аермыйлар, Көнбатыш та игътибар белән күзәтә. The Economist басмасы бу 2023 елның иң мөһим сайлавы дип белдерә. Бу сайлау – демократия белән автократиянең бәрелеше дип санаучы белгечләр дә бар.

БУ ТЕМАГА: Төркия президентына оппозицион намзәт Русияне фетнәдә гаепләде һәм “Төркия дәүләтеннән кулларыгызны алыгыз” диде

Төркиядә сайлау уникаль шартларда уза: соңгы елларда ил автократия юлыннан барса да (сәясәт белгечләре һәм оппозиция Эрдоганны автократ дип атый ул, полиция, хәрбиләр, мәхкәмә системын үз контролендә тота дип санала, илдә күп кенә бәйсез медиа чаралары ябылган), сайлау чагыштырмача ирекле һәм демократик уза. 14 майда үткән сайлауга карата оппозициянең дә, күзәтүчеләрнең дә зур дәгъвалары булмады (сайлау нәтиҗәсен игълан итүгә бәйле дәгъва турында алдарак сөйләрбез). Шулай да Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) сайлау алдыннан намзәтләрнең тигез мөмкинлекләре булмады, Эрдоганның агитация өчен күп өстенлекләре булуын белдерде.

Төркиядә сайлау процессы ничек оештырыла? Русия белән уртак һәм аермалы яклары нинди? Азатлык 5 мөһим мисал китерә.

1. Сайлау алды агитациясе

Классик сайлау алды ысуллары Төркиядә дә, Русиядә дә бик охшаш: кеше җыелган урыннарда чатырлар һәм теге яки бу намзәт өчен тавыш бирергә өндәүчеләр, кәгазь битләрендә сәяси реклам, урамнар буйлап урнаштырылган зур баннерлар һәм башкалар. Телевидение, Youtube-та сәяси видеореклам күрсәтү дә ике илгә дә хас нәрсәләр.

Шулай да Төркиядә сәяси агитация шуның белән чикләнми. Зур мәйданнарда корылган чатырлар шигар игълан итүдән генә түгел, тулы бәйрәм рухын корудан гыйбарәт: монда туктаусыз җырлыйлар, бииләр, узып барган халыкның бер өлеше кушылып, үзләре хуплаган намзәт чатыры янында кечкенә генә митинг да оештыра. Моннан тыш урамнар буйлап махсус динамиклы машина-фургоннар да җибәрелә, динамиктан намзәтләрнең вәгъдәләре, шигарләре яңгыратыла.

Эрдоган плакаты астында Истанбул мәйданнарының берсендә бушлай икмәк тарату

Этик сораулар тудырган ысуллар да бар: әйтик, Истанбул мәйданнарында Эрдоган һәм аның фирка вәкиле рәсемнәре төшкән фургоннан халыкка бушлай икмәк тарату очраклары теркәлде. 14 май сайлау бүлгесенә килгән Эрдоган балаларга акча таратты. Бу сайлаучыларны "сатып алу" диелмәсә дә, оппозициядә мондый ысуллар күп сораулар тудырды. Русиядә исә мондый ысулларга артык гаҗәпләнүчеләр булмастыр, дөрес, әлегә Путинның сайлау бүлгесендә балаларга акча таратулары күзәтелмәде.

Соңгы елларда Төркиядә бәйсез һәм оппозицион медиа чараларының күпчелеге ябылды, Русиядәге вазгыятькә охшаш. Шулай да, Halk TV кебек берничә тәнкыйди карашлы телеканал эшләп килә, алар тәнкыйтьне бик чамалап бирсә дә, әлегә эшен дәвам итә. Журналист Яшәр Ниязбаев Азатлыкка сөйләгәнчә, Төркиядә төп медиа ресурсларын хакимият контроль итә, шуңа халыкка оппозициянең күп кенә тезислары барып та җитми. Оппозициянең уңышка ирешүе социаль челтәрләр, интернет кебек мөмкинлекләрдән файдалана алуыннан тора, дип сөйләгән иде ул.

Халыкара күзәтүчеләр дә 14 май көнне узган сайлау нәтиҗәсендә, медиада тигезсезлекне аерып узды, дәүләт медиа чараларында төрле якларга тигез мөмкинлекләр бирелмәде диде. Сайлау алды агитациядә хакимияттәге фирка үз өстенлеген кулланды, оппозиция белән шартлар тигез булмады, дип белдерде Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүчеләре. Бу мәсьәләдә сайлауның Русия белән уртаклыгы зур.

Урамда президентлыкка ике төп намзәт рекламы

Сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, хакимият ягына авышу күренешләре бар, ләкин алар Русиядәге дәрәҗәдә түгел. Мисал өчен, Истанбулның кайбер район башлыклары оппозиция карашлы булганда, алар, киресенчә, оппозиция намзәтләренә күбрәк урын бирә, ди ул.

— Төркиядә дәүләт медиа чаралары бик көчле, алар, әлбәттә, Эрдоган һәм хакимиятне алга сөрә. Шул ук вакытта, Төркиядә һаман гәзит укучылар күп, гәзитләрне бөтен җирдә саталар, аларны күп укыйлар. Матбугат арасында исә тәнкыйди карашлы гәзитләр дә бар. Бу Русиядәге цензура түгел.

Оппозиция төрле ысулларны куллана, алар арасында Twitter, башка социаль челтәрләр бар. Әйтик, 14 майда намзәтләрнең берсе булган Синан Оган шулай әйтте дә – яшьрәк аудитория булган ТikTok, Twitter-ларда актив эшләүләрен аңлатты, — дип сөйләде Айсин.

2. Сайлауда катнашу

Сайлаучыларның активлыгы ягыннан Төркия шактый алда бара, биредә сайлауда һәрвакыт күп кеше катнаша. 14 май көнне узган сайлауда илдә 88,92% кеше тавыш биргән. Чагыштыру өчен, Русиядә 2018 елгы президент сайлауда 67,54% кеше катнашкан (бу - рәсми саннар, бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сайлауга барырга мәҗбүр итүләр турында күпсанлы хәбәрләр дә булды).

Истанбул сайлау бүлгеләренең берсендә 14 майда күзәтүче булып эшләгән Гүлтән Чакан сүзләренчә, Төркия халкы сайлау вакытында һәрвакыт зур активлык күрсәтә. Бу сайлау аеруча игътибар җәлеп итте, чөнки соңгы елларда бөтен ил халкы тормышына тәэсир иткән вакыйгалар күп булды: коронавирус пандемиясе, аннан соң булган финанс кризис, җир тетрәү. Бу хәлләр халыкны сәяси активлык күрсәтергә өнди, дип аңлатты күзәтүче Азатлыкка.

14 май көнне сайлау бүлгесенә тавыш бирүгә чират, Әнкара

Руслан Айсин да Төркиядә сәясиләшү процесcларының көчле булуын әйтә. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, илдә халык сәясәттә һәм иҗтимагый тормышта актив.

— Төркиядә халык сайлауның гадел узуына, аның тавышы әһәмиятле булуына ышана. Илдә оппозиция көчле, сәяси бәхәс бик югары дәрәҗәдә бара. Төркиядә халык сәясәт турында күп җирдә фикер алыша, бу темага сөйли. Бу - чын демократик процесс, — ди ул.

Русиядә бу хәлнең нәкъ киресе, дип саный Айсин. Оппозицион фикерләр белдерү кискен рәвештә тыела, кешеләр бик сүлпән, хакимияткә ышанмый. Сайлау гадел узуына да халык ышанмый, вазгыятьне ничек тз булса үзгәртеп булмый дип уйлый. Моның нәтиҗәсендә, сайлауда катнашу да бик сүлпән, ди ул.

3. Күзәтүчеләр институты

Төркиянең Русиядәге сайлаулардан аермалы булган мөһим мәсьәләсе: күзәтүчеләр институтының көчле булуы. Русиядә соңгы елларда сайлауда күзәтүчелек күз буяуга әйләнсә, Төркиядә төрле сәяси карашлы кешеләр сайлауның ничек узуын зур игътибар белән күзәтә, хәрәмләшүләргә юл куймаска тырыша.

— Иртәнге алтыда без, күзәтүчеләр, инде сайлау бүлгеләрендә әзер торабыз. Сәгать сигездә сайлау сандыклары ачыла, аларның каршында басып торабыз, тавыш бирүне игътибар белән күзәтәбез. Күзәтүчеләрнең җаваплылыгы зур, берәр җитешсезлек булса, шунда ук аларны хәбәр итәбез. Сәгать 5кә кадәр сандыклар яныннан китмибез, — дип аңлатты күзәтүченең вазифасын Гүлтән Чакан (ул үзе сайлауда Яшел сул фиркасеннән күзәтүче булып эшли).

"Күзәтүчеләрнең җаваплылыгы зур, берәр җитешсезлек булса, шунда ук аларны хәбәр итәбез". Иллюстратив фото

Бу эш тәртибе Русиядәге күзәтүчеләр эшеннән артык аерылмаса да, Төркиядә күзәтүчеләргә карата ихтирам, аларның абруе зур. Русиядә сайлауларда оппозицион күзәтүчеләрне бүлгедән полиция ярдәмендә чыгару гадәте тыныч кабул ителсә, Төркиядә моны күз алдына китерү кыен.

Һәр сайлау бүлегесе комиссиясенә 6 кеше керә: дәүләт хезмәткәре, бер бәйсез күзәтүче, узган сайлауда бу бүлгедә иң күп тавыш җыйган 4 фирка вәкиле. Башка фиркаләр дә бу бүлгегә үз күзәтүчеләрен җибәрә ала. Ресурслары чикләнгән булган кечерәк фиркаләр, гадәттә, үз күзәтүчеләрен шанслары югары дип санаган районнарга юллый.

Төркиядә сайлауның мөһим бер үзенчәлеге: тавышларны санау вакытында сайлау бүлгесенә теләгән Төркия ватандашы килеп, күзәтә ала. "Мондый килгән кешеләрне куып чыгару хакы юк, алар тавыш санауның гадел баруын күзәтеп тора. Әлбәттә, алар санау урынына якын килеп, процесска тәэсир итә алмый, ләкин читтән күзәтеп тора, бу — тавыш бирүчеләрнең хокукы", дип сөйләде безгә Гүлтән ханым.

4. Тавышларны санау

Сайлауның, мөгаен, иң мөһим өлешенә, тавышларны санауга килгәндә, монда да күзәтүчеләр зур роль уйный.

Тавышларны санау

— Сандыклар берешәр ачыла, һәр тавыш аерым санала. Фирка күзәтүчеләре үзләре дә хисап алып бара. Бер генә дә ялгышлык, шикле мәсьәлә чыкса, тавышлар яңадан санала башлый, бу күп вакыт алса да, бик мөһим нәрсә. Әйтик, 14 май көнне минем эшем төнге икенче яртыда бетте, ләкин сайлау бүлгесендә ахырга кадәр булуыбыз, мөһерле беркетмә алуга кадәр калуыбыз кирәк, — дип сөйли күзәтүче Гүлтән Чакан.

Төркиядә сайлау вакытында хәрәмләшү мөмкинлеге түбән булуын Яшәр Ниязбаев да раслый. "Тавышларны санау вакытында барлык фирка вәкилләре дә параллель рәвештә үз тавыш санауны алып бара, аны шунда ук үзәккә җибәрә. Шуннан соң оппозиция сайлауның үз нәтиҗәсен чыгара", ди ул.

14 май узган сайлауда Эрдоган да, аның төп көндәше Кылычдароглу да, үз тарафлы күзәтүчеләргә кат-кат мөрәҗәгать итеп, сайлау бүлгеләрендә ахыргача калырга, мөһерле беркетмәләр алганга кадәр аннан китмәскә өндәде. Шул рәвешле, бу күзәтүчеләр сайлауның гаделлеген тәэмин итә. Мөһерле беркетмәләр исә төп документ булып санала, бу сайлау бүлгесендә күпме намзәт өчен күпме тавыш бирүен дәлилли, киләчәктә ил күләмендә саннар белән "уйнарга" юл ачмый.

Тавышларны санау

Моннан аермалы буларак, Русиядә бәйсез күзәтүчеләр институты бетерелде диярлек, дип белдерә сәясәт белгече Руслан Айсин. Ул үзе 2008, 2011 елларда Казанда сайлау күзәтүчесе булып эшләгән.

— Ул чакта Казанда бер сайлау бүлгесендә хәрәмләшүне теркәдек, тавыш күтәрдек. Нәтиҗә буларак, ул бүлгедә "Бердәм Русия" фиркасе җиңелгән иде, ләкин хәзер бу хәлләрне күз алдына китерү мөмкин түгел. Канун нигезендә, хәзер сайлауда бәйсез күзәтүчеләр дә, медиа чаралары да катнаша алмый, — ди ул.

Төркиядә исә кечкенә хәрәмләшү булса, шунда ук низаг чыга. Төрекләр, гомумән, үзләре сайлауда хәрәмләшү була алуына ышанмый, бу мөмкин түгел дип сөйли, ди Айсин. Шуңа хакимият тә бу ысулларны киң куллана алмый, Төркиядә чыннан да демократик процесслар бар, ул Русия белән чагыштырырлык түгел, дип саный ул.

5. Экзит-поллар, җиңүчене игълан итү

Русиядә сайлау бүлгеләрендә "кем өчен тавыш бирдегез" дигән сораштырулар үткәрелеп, сайлау тәмамлануга ук экзит-поллар игълан ителсә, Төркиядә мондый сораштырулар узмый. Тавышларны санау эшендә фирка вәкилләре белән беррәттән медиа вәкилләре дә катнаша, алар рөхсәт булуга ук сайлау нәтиҗәләрен тапшыра башлый. Фиркаләр дә үз таныш журналистлары аша бу саннарны яңгырата.

14 май узган сайлауда медианың саннарны игълан итүгә бәйле шау-шу булып алды. Төркиядә нәтиҗәләрне игълан иткән төп ике хәбәр агентлыгы бар: "Анадолу" белән "Anka". Беренчесе хакимияткә якын дип санала һәм күп кенә медиа чарасы, беренче чиратта, аның саннарын бирә башлады. "Анадолу" исә саннарны Эрдоган өчен бик югары күрсәткечтән — 60%тан күрсәтә башлады. "Anka" белән оппозицион фиркаләр аңа күпкә кечерәк саннарны атаган.

Тавыш нәтиҗәләрен күзәтү. Рәсемдә - ANKA агентлыгы саннары

Оппозиция "Анадолу" агентлыгын Эрдоган саннарын махсус күпертеп күрсәтүдә гаепләде. Янәсе, аның өчен зур саннарны күреп, оппозиция күзәтүчеләренең кәефләре төшәчәк, алар тавыш санауны ахыргача көтмичә, сайлау бүлгеләреннән китә ала, дигән борчылу яңгырады. Тавышларны санау барышында Эрдоганның 60%-ы 49%га кадәр төште.

Бу шау-шу аркасында башта "Анадолу" саннарын күрсәткән Halk TV фиркаләр биргән саннарны тапшыра башлады, бу саннарның аермасы зур иде. Ләкин күпчелек төрек медиа чаралары да, чит ил медиалары да (шул исәптән, урыс бәйсез медиа чыганаклары да) "Анадолу" саннарына нигезләнеп, Эрдоганның инде җиңеп баруын язган.

Русиядә кебек үк, Төркиядә дә ахыргы һәм төгәл саннарны Югары сайлау шурасы игълан итә. Бу оешма исә саннарны шундук тапшырмый, күпмедер вакыттан соң гына игълан итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!