Сим-карталар һәм банк карталары өчен чипларны Русиянең үзендә җитештереп өлгерә алмыйлар 

Иллюстратив фото

Украинага һөҗүм иткәч кертелгән чикләүләр сәбәпле Мәскәү Европа берлегеннән чиплар сатып ала алмый. Туган кытлыкны үзендә чыгарылганнары белән дә хәл итәлмәгән.

Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илдәге банк картларын җитештерүчеләргә чиплар тапшыруны бер елга кичектерү әмәлен карый. Чип җитештерүче "Микрон" заводы аларны вакытында тапшырып өлгерә алмый, шуңа күрә хәзер аңа сатып алучылардан дәгъвалар килә башлаган. Бу хакта "Коммерсантъ" яза. Басма хәбәрендә әйтелгәнчә, мәсәлән банк карталары җитештерүче бер оешма "Микрон"нан чипларны вакытында тапшырмавы өчен 312 миллион сум таләп итә.

Заводның чипларны тоткарлавына җитештерү материалларын кайтартуда өзеклекләр һәм заказларның күп булуы китергән диелә.

Моңарчы Русиядә карт өчен чипларның күп өлешен Европа берлегеннән кайтарталар иде. Әмма Украинага каршы сугыш башлаганы өчен, Европа берлеге илләре Русиягә чикләүләр кертте.

Шул сәбәпле җитештерүчеләр Кытайда ясалган чипларга күчте.

"Коммерсантъ" чыганагы әйтүенчә, кытлык булганга күрә, Кытайдагы чип җитештерүче оешмалар да 2023 елның беренче чирегендә үз тауарларына бәяне өч тапкырга арттырган. Хәзер бер чип 0,9 долларга (якынча 72 сум) төшә диелә. Әмма шуңа карамастан, кытай чиплары Русиянең үзендә җитештерелгәннәреннән ике тапкырга арзанрак булырга мөмкин дип искәртелә.

  • Былтыр июль аенда вице-премьер вазифасына расланган Денис Мантуров Русиянең базар икътисадына нигезләнүче сәнәгать сәясәтеннән технологик суверенитетны тәэмин итү сәясәтенә күчүен игълан итте. Белгечләр исә моның уңышсызлыкка дучар булачагын һәм коррупция чәчәк атачагын фаразлады.
  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!