Татарстанда корбан сарыгы бәясе 13 процентка кыйбатланган

Республика рәсмие чит төбәкләрдән арзанга сатылучы бәрәннәрне Татарстанга кертмәскә чакырды.

28 июньдә узачак Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланачак. Бу, узган елга караганда, якынча 13 процентка кыйбатланган. Бу хакта 6 июньдә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан мөфтияте карамагында эшләүче "Зәкәт" фонды 20 килограмлы бер бәрәнне 13 мең сумга, 25 килолысын – 13 500 сумга чалып бирәчәк. Сыерның җидедән бер өлеше, бу якынча 35 килограм, 14 500 сумга төшәчәк.

Узган ел Татарстан мөфтияте бер бәрәннең уртача бәясен 11 500 сум дип бәяләде. Өч ел элек исә, аның бәясе 8 мең сумнан башланган.

Татарстан рәсмиләре Корбан бәйрәме вакытында җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итә. Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Русиядә хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле, республикага күп кенә төбәкләрдән, шул исәптән Дагыстан, Әстерханнан хайваннар кертү тыелган. Элегрәк бу төбәкләрдән арзан бәягә бәрәннәр күпләп китерелә иде. Бүген чәчәк, тилчә, бруцеллез авырулары 30дан артык төбәктә таралган диелде.

— Русиядә йогышлы чирләр таралу ягыннан вазгыять катлаулы. Соңгы елларда Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән бәрәннәр саны арта. Республикада 300 мең сарык бар. Эчке кулланыш өчен алар җитәрлек. Без бәрәннәрне Татарстанда сатып алырга чакырабыз, — диде ул.

Быел Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач укылачак. Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге 3тә башланыр дип көтелә.

Корбан чалу барлыгы 55 урында, шул исәптән Казанда 17 урында оештырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!