ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Анталиядә Русияне БМОдан чыгаруны таләп итте

Фәрит Зәкиев Анталиядә митингта

Активистлар дөнья илләрен Русия белән хезмәттәшлек итмәскә чакыра.

9 июньдә Төркиянең Анталия шәһәрендә узган украиннар хәрәкәте митингында татар активистлары да катнашты. Урам җыены Кахов ГЭСының дамбасы җимерелү уңаенны оештырылды. Чарада 200 кеше катнашты.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе (ТИҮ) Фәрит Зәкиев украин һәм инглиз телләрендә "Русияне БМОдан (Берләшкән милләтләр оешмасы) чыгарырга" дигән шигарь язылган плакат тотып торды.

"Митингның максаты — дөньяга Русиянең халыкара җинаятьче, агрессор икәнен күрсәтү. Шуңа да карамастан, ул бүгенгә кадәр Берләшкән милләтләр оешмасының әгъзасы. Без митингта Русияне БМОдан чыгаруны таләп итәбез. Шулай ук бу җинаятьче илнең нефть һәм газын алучы Европа илләре дә бар әле. Без дөнья илләрен сатып алуны туктатырга тиеш, чөнки алар украин халкының геноцидына ярдәм итүче шундый ук җинаятьче", диде ул.

Зәкиев БМОны Русия белән бер ил дә хезмәттәшлек итмәскә тиеш дигән карар кабул итәргә чакыра.

"Һитлерга йомшак караганда Икенче дөнья сугышы булды. Бүген дә Русиягә йомшак карыйлар", диде ул.

  • 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгән. Тирә якны су баса. Украин хәрбиләре дамбаны шартлатуда Русияне гаепли. Русия ягы Украинага гаеп ата.
  • 26 апрельдә БМОның Баш ассамблеясе Русияне агрессор дип атаган резолюция кабул итте. Документны 122 ил хуплады. Алар арасында моңа кадәр тыелып килгән Кытай, Русия дус дип саный торган башка кайбер илләр дә бар, әйтик Казакъстан һәм Әрмәнстан, шулай ук Һиндстан һәм Бразилия дә.
  • Документта Русия моңа кадәр Грузиягә, ә аннан соң Украинага каршы агрессиясен күрсәткәч, Европа каршында "моңарчы күрелмәгән куркынычлар" торуы әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!