Башкорт мулласы Нәбиулла Яһүдинны Олы террор корбаны дип атап булмый. Совет дәүләтенең репрессия машинасы тегермәненә ул 1931 елда ук килеп эләгә. Күп балалы мулланы "раскулачивать" итәләр, атын, сыерын һәм кош-кортын алып, бөтен гаиләсен Себергә махсус җирлеккә озаталар. Рус телен рәтләп белмәгән Нәбиулла качып кына калмый, туган Башкортстанына да кайта. Ә 1936 елда - Олы террорга бер ел кала - ялган документлар белән яңа тормыш башлаган Яһүдинның тагын бер улы туа. Ләкин аңа мулла вазифасы белән берничә дистә елга хушлашырга туры килә. Өметен өзмәгән Яһүдин бу вазифага 1965 елда гына кайта.
Башкортстанда Сталин репрессияләре чоры мөселман руханиларын һәм дин тотучыларны күпләп эзәрлекләү белән аерылып тора. 1929 елдан 1941 елга кадәр Башкорт АССРда мәчетләр күпләп ябыла: 1927 елда аларның саны 2,5 меңгә җитсә, 1934 елга мәчетләр саны 924кә кадәр кими, ә 1941 елда аларның саны 12 генә кала. 1929-1930 еллардагы кампания барышында күп кенә мөселман руханилары кулаклар кулына тапшырыла. Алар арасында Нәбиулла Яһүдин да була. Аның тарихын аның нәсел дәвамчылары сөйләде.
Нәбиулла Яһүдин турындагы мәгълүмат инде юкка чыгарылган "Мемориал" оешмасының сәяси репрессияләр корбаннары мәгълүмат базасында, "Ачык исемлек" һәм "Үлемсез барак" проектлары базаларында саклана. Ләкин, аның турында бик аз билгеле. Ә Нәбиулланың качу тарихы бу вакытка кадәр әле сөйләнмәгән иде. Яһүдинның искиткеч тарихы турында безгә аның нәсел дәвамчылары авызыннан ишетергә насыйп булды.
"КУЛАК"
Нәбиулланың әтисе Сәхиулла Яһүдин Башкортстанның Куганакбаш авылында яшәгән. Аның зур гаиләсе булган. Башта беренче хатыныннан дүрт бала туа, ул хатыны озакка сузылган авырудан соң вафат була. Балаларын үстерү өчен Сәхиулла икенче тапкыр өйләнә — икенче хатыныннан алты бала туа. Сәхиулла үзе җир тоткан һәм сәүдә белән шөгыльләнгән — Кытайдан чәй ташыган һәм аны бөтен Башкортостан буйлап саткан.
Совет хакимияте килү белән, кулакларны сөрү башлангач, Сәхиулла үзенең мал-мөлкәте өчен куркып иминрәк урынга китәргә була. Ул икенче хатыныннан балаларын алып, Үзбәкстанга күченә. Өлкән балалары өчен Сәхиулла борчылмый — ике улы һәм кызы колхозга керә, ә 1896 елда туган Нәбиулла мулла була.
Нәбиулла үзенең дине аркасында колхозга керүдән баш тарта. Аның үз кечкенә хуҗалыгы була — сыер, ат, каз һәм тавыклар. Ул вакытта гаиләдә инде дүрт бала була. Ләкин дүрт тамагы булуга карамастан, хакимият аны да "раскулачивать" итә. Мулла совет чорына күрә бай саналган. 1931 елда Нәбиулланы гаиләсе белән Ленинград өлкәсенә махсус җирлеккә (спецпоселение) сөрәләр.
МАХСУС ҖИРЛЕКТӘН КАЧУ
Махсус җирлекләргә, гадәттә, билгеле бер критерийларга — сыйнфый, конфессиональ, сәяси яки этник яктан туры килгән кешеләрне җибәргәннәр. Нәбиулла Яһүдин, милләте белән татар, дине белән мөселман, колхозга керүдән баш тарткан кеше буларак, бу билгеләргә тулысынча туры килә — совет хакимияте игътибарыннан читтә кала алмый. Ул Яһүдиннар гаиләсеннән торф сазлыгына эшкә сөрелгән бердәнбер кеше була. Аның бөтен хуҗалыгын хакимиятләр конфискацияли һәм колхозга тапшыра.
Төньяктагы торф сазлыкларында хезмәт шартлары һәм климат кырыс була, Нәбиулла тиздән авырып китә. Аның бер улы үлә. Ул икенең берсен сайларга тиеш була -— йә читтә үләргә яисә качарга тырышырга. Нәбиулла качарга карар итә. Башта хатынына поездда Башкортстанга кайтырга куша, ә үзе туган ягына җәяү чыгып китә. Архангельски өлкәсенең кышкы урманнары аша төннәрен бара, көн яктысында аны күрергә мөмкиннәр дип курка. Көндез юлда очраган печән кибәннәре эченә кереп йоклый.
Нәбиулла качканнан соң, аның хатыныннан сорау алалар. Ул иренең бик нык авыргае булуын әйтә, аның белән бәлки берәр хәл булгандыр ди. Хакимият качкын турында тиз арада оныта — хатыны ике улы һәм өлкән кызы белән Башкортстанга баручы поездга утыра ала.
Поездда шартлар авыр була — ризык һәм су җитми, юлда кешеләр салкыннан бик тиз авырый. Нәбиулланың ун һәм җиде яшьлек ике улы юлда авырып үлә. Аларның кайда җирләнгәне һәм гомумән җирләнгәннәре турында төгәл мәгълүмат әлегә кадәр юк. Бәлки, аларны юлда гына калдырганнардыр. Нәбиулланың хатыны исән калган кызы белән Башкортстанга кайта һәм иренең кайтуын көтеп әти-әнисендә яши.
Нәбиулла юлда аякларын туңдыра һәм йөри алмый башлый. Архангельски өлкәсендәге бер авылда аны өлкән яшьтәге игелекле бер хатын сыендыра. Ул вакытта Нәбиулла урыс телен бераз өйрәнгән була һәм үзенең кайдан качуын һәм кая баруын аңлата ала. Хатын аны сабыр гына аягына бастыра — мунча ягып, аякларын угалый. Аның йортында Нәбиулла ике ай чамасы үткәрә. Сәламәтләнгәч, ул янә юлга чыга.
СОВХОЗ ҺӘМ ЯҢА БИОГРАФИЯ
Нәбиулланың Башкортстанга кайчан кайтып җиткәне төгәл билгеле түгел. Ләкин ул кайтып җитә, гаиләсе белән кушыла. 1936 елда аның Шәрифулла исемле улы туа.
Качкын муллага ничектер яңа исем белән яңа тормыш башларга кирәк була. Бу эштә аңа әле дә колхозда эшләгән апасы ярдәм итә. Ул Нәбиулланың Башкортстанның Әлшәй районындагы башка бер авылдан булуы турында документ ясата. Шулай, Яһүдинны совхозга эшкә алалар, ул эш урыныннан өч чакрым ераклыкта бер авылда яши. Бик караңгы авыл була ул — нибары биш йорт. Нәбиулла анда землянка казый һәм гаиләсе белән шунда 40нчы елларга кадәр яши.
1940 елда Яһүдиннар Башкортстанның Комсомольски авылына күченә. Анда тагын ике баласы туа. Икенче дөнья сугышы вакытында Нәбиулла совхозда су ташучы булып эшли. Ләкин ул янә мулла булу турында хыяллана. Нибары 1965 елда гына аны Стәрлебаш авылына указлы мулла итеп билгелиләр, ул гаиләсе белән шунда күченә.
АТАСЫ ӨЧЕН УЛЫННАН ҮЧ АЛУ
Нәбиулла туксанга кадәр яши. Гаилә истәлекләренә караганда, ул үзенең катлаулы язмышыннан беркайчан да зарланмаган һәм үлгәнчегә кадәр аек акылында булган. Авылдашлары аны акыллы һәм динле кеше дип белгән, гел киңәш сорап килә торган булганнар.
Нәбиулла үлгәннән соң, күп еллар узгач, аның олы кызы гаделлекне торгызуны сорап Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә. Архивларда ул совет хакимиятенең Нәбиулланың әтисе — Сәхиулла Яһүдинга карата дәгъвалары булуын, аның "бай алпавыт" дип саналуын ачыклый. Әмма Сәхиулла качып китә алганга күрә, дәүләт аның улыннан үч ала. Нәбиулланы аклау өчен кызы документлар җыя. 2000нче елларда әтисенең милкен конфискацияләгән өчен кызына компенсация түлиләр.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!