Бер елда Русиядә “ят агентлар” саны 188 кешегә арткан

Иллюстратив фото

"Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар” исемлегенә декабрь аенда гына да 861  кешене  керткәннәр.

2022 елда Русия юстиция министрлыгы 188 кеше һәм оешманы "ят агент" дип тапкан. "Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" исемлегенә декабрь аенда гына да 861 кешене керткәннәр. Бу хакта министрлык хисабында әйтелә.

"Ят агентлар" дип узган ел белән чагыштырганда 42,6 процентка күбрәк кеше һәм оешманы таныганнар. Юстиция министрлыгы аларның саны артуын Русия хакимиятләре турында тискәре язмалар саны артуы һәм Украинадагы "вакыйгалар" белән аңлата, дип яза хисапка игътибар иткән "ОВД-Инфо".

2022 елның 1 декабреннән "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерәләр. "Ят агентлар белән бәйләнештәге затлар" өчен аерым исемлек төзелде, бу – ят агент медиа чараларында һәм сәүдәгә корылмаган оешмаларда эшләүчеләр, аларның җитәкчеләре, аларны оештыручылар. Шул исәптән, элеккегеләре дә.

Үзенең хисабында юстиция министрлыгы "бәйләнештәгеләрнең" исемнәрен күрсәтми, әмма аларның күпчелеге "сайлауларга әзерләнү һәм уздыру чорындагы эшчәнлек" белән бәйле дип искәртелә.

  • Русия хакимиятләре "чит ил йогынтысында" булган теләсә кемне ят агент дип игълан итәргә мөмкин, канунда моның билгеләмәсе бик ачык бирелмәгән.
  • Хәзерге вакытта реестрда 400ләп "ят агент" бар: бу – физик затлар да, медиалар да, сәүдәгә корылмаган оешмалар һәм хәрәкәтләр дә. "Ят агент" статусы булганнар һәр чирек саен шәхси хисапларындагы акчалар турында хисап тотарга һәм халыкка чыгарылган бөтен хәбәрләрен тамгаларга тиеш. Хисап биргәндә хаталар китсә яки тамгалау булмаса, хәтта иректән мәхрүм итүләре бар.
  • 2022 ел ахырыннан "ят агент"ларга дәүләт оешмаларында белем бирергә, халык каршында чаралар оештырырга, контракт нигезендә гаскәрдә хезмәт итәргә һәм сайлау комиссияләре әгъзалары булырга ярамый.
  • 2022 елда Русия мәхкәмәләре "ят агент"ларга 228,6 миллион сум штраф салган. 2021 елда исә аның күләме 3,8 миллион сум булган, димәк былтыр 60 тапкырга арткан дигән сүз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!