Татарстан чит илгә китүче русияләрне җәзага тарту турында канун өлгесен яңадан караячак

Татарстан парламенты утырышы (архив фотосы)

Русия парламенты каршындагы канун чыгаручылар шурасы бу мәсьәләне актуаль дип саный, ләкин аерым урыннарын яңадан өйрәнергә куша. Шуннан соң ул Дәүләт думасына юлланырга мөмкин.

Татарстан куәт оешмаларына чит илдә яшәүче русияләргә карата беркетмә төзү хокукы бирүче канун өлгесен яңадан караячак. Бу хакта Русия парламенты каршындагы канун чыгаручылар шурасы ясаган бәяләмәдә әйтелә.

Моңа кадәр Татарстан дәүләт шурасы чит илләрдә яшәүче русияләрне "экстремизм, сүз ирегеннән явызларча файдалану һәм Русия гаскәрен дискредитацияләү" нигезендә җәзага тартырга тәкъдим иткән иде. Шулай ук Татарстан депутатлары әлеге маддәләр нигезендә җаваплылыкка тарту вакыты чикләрен дә ике елга кадәр озайтырга тәкъдим итте.

Татарстан депутатлары читтә яшәүче русияләрне "интернетта һәм медиада иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим ялган мәгълүмат тарату", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символларын мәсхәрәләү", "нәфрәт яки дошманлык уяту", "Русиянең бөтенлеген бозарга чакыру", "Русия гаскәрен дискредитацияләү", "Русиягә һәм аның ватандашларына каршы чикләүләр кертергә чакыру" кебек маддәләр нигезендә җаваплылыкка тартырга тәкъдим иткән иде.

Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә генә җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.

Русия Федерация җыены каршындагы канун чыгаручылар шурасы Татарстан депутатлары тәкъдимен мөһим дип белдергән. Шул ук вакытта канун өлгесен яңадан карап эшләп бетерергә кушканнар.

Канун чыгаручылар шурасы Татарстан күрсәткән административ хокук бозулар Русиянең "эчке сәяси вазгыятен тотрыксызландыруы" белән килешүен әйә.

"Бу уңайдан әлеге хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен хокукый механизмнар булдыру мөһим булып кала. Канун өлгесе өстәмә фикер алышуны таләп итә", диелә бәяләмәдә.

Моннан тыш, Русиядән читтә нәфрәт уяту, гаскәрне "дискредитацияләү", санкцияләр кертергә чакырулар өчен кешене административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин дип язылган. Канун чыгаручылар шурасында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе мисалын китерә.

Шулай ук бәяләмәдә канун бозучылар эшен караячак җирле оешманы билгеләргә кирәклеге әйтелә. Җаваплылыкка тарту вакытын ике тапкырга озайту өчен "җитди нигез таләп ителә" дип тә өстәгәннәр.

Өстәмә төзәтмәләр кертелгәннән соң Татарстан депутатларының канун өлгесе Русия Дәүләт думасына юллана алачак диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
  • Күптән түгел Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!