"Сугышка кире китәсе килмәде". Ялга кайткан "Алга" батальоны ихтыярие үзенә кул салган

Альфред Галимов сугыштан җибәргән фото

23 майда Актаныш районы Әгъбәс авылында сугышта булып кайткан Альфред Галимовны җирләделәр. Ялга гына кайткан ир "сез анда ниләр майтарылуын белмисез, кире китәсем килми" дип сөйләнгән һәм фронтка китәр көне якынайгач бәдрәфтә асылынган. Туганнары моны сугышка бармас өчен эшләде дип шикләнә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Республика хакимиятләре беренче көннәрдән үк "ихтыярилар"ны зур акча, түләүләр белән кызыктырды. Сугыш башында, һәр көн диярлек мәетләр әле кайтмаган чакта, ирләр әнә шул акчаларга кызыкты да.

Узган ел Татарстанның 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булган. Моны да исәпкә алганда, республикада яшәүчеләрнең "җиңел генә баеп кайтуга" өметләнеп, "ихтыяри" батальоннарга керүләре гаҗәп түгел.

"Ихтыярилар"ның күпчелеге турында туганнары да "акча эшләргә китте", "бурычлары күп иде", "мондый хезмәт хакын тагын кайда аласың" кебек сүзләр сөйли. Әйтик, Азатлык Актаныштан сугышка киткән 52 яшьлек Равил Камалиев турында язган иде. Аны туганнары кредитка алынган машинасының бурычларын түләү өчен китте, дип аңлатты.

БУ ТЕМАГА: Сугышка киткән актанышлар язмышы: үлем, яралану һәм үч алу теләге

Чаллыда яшәгән 34 яшьлек Альфред Галимов та – Татарстаннан Украинадагы сугышка акча эшләр өчен китүчеләрнең берсе. "Алга" батальоны белән контрактын дүрт айга гына төзегән булса да, ирне ярты елсыз өенә җибәрмәгәннәр. Ялга кайткач, "китәсем килми" дип зарланган. Әмма бер тапкыр контракт төзегәнсең икән, моннан котылу мөмкин түгел диярлек. Йә "хезмәт иткән урынны калдырып китү" дип, төрмәгә утырталар, йә кабат сугышка барасың.

Альфред исә өченче юлны сайлаган: бүген-иртәгә Украинага кузгалырга тиешле ир бәдрәфтә ишек тоткасына асылынып үлгән.

"СУГЫШКА КИТҮЕНӘ ҮКЕНГӘНДЕР – ЯЛГА КАЙТКАЧ КИТӘСЕ КИЛМӘДЕ"

Альфред Галимов – биш балалы гаиләдә үскән. Ул бер генә малай, калганнары – кызлар. Азатлык аның бертуган апасы – Актаныш районы Әгъбәс авылында яшәүче Алия белән (исеме үзгәртелде) сөйләште.

Алар бик яшьли әнисез дә әтисез дә калганнар. Дөм ятим калган чакларында Альфредка – 18, Алиягә – 20, иң кечкенә сеңелләренә исә өч яшь булган. Әниләре үлгән елны - 2007 елның көзендә Альфред гаскәрдә хезмәт итәргә киткән. "Аңа бик авыр булды, без кайсыбыз кая таралышып беткән идек ул чакта – сеңелләребезнең берсен әнинең абыйсы тәрбиягә алды, тагын ике сеңлебезне – үги әтиебез карады, мин үз башыма калдым. Әмма бер елдан соң Әгъбәстә кияүгә чыктым, шуңа гаскәрдән хезмәт итеп кайткач, энем гел миңа кайтып йөри торган булды. Үзе Чаллы шәһәрендә яшәде ул, машина белән төрле шәһәрләргә йөк ташып йөрде", ди Алия.

Альфред Галимов 2022 елның 8 июлендә, сугышка киткән көне

34 яшенә килсә дә, Альфред өйләнмәгән булган, баласы да юк. Апасы әйтүенчә, ул Чаллыда өйләнешми генә бер хатын-кыз белән яшәгән. Украинадагы сугышка да шуннан киткән, асылынып үлүе дә шул хатынның фатирында булган.

— Альфред сугышка былтыр 8 июльдә, "Алга" батальоны белән китте. Акча эшлим дип китте инде, ничә сум аласың дип сораганым булмады, әмма айлык хезмәт хакының 100 мең сумнан артык булуын беләм. Монда бик күп акча вәгъдә иткәннәр иде. Бу тиз генә барып акча эшләп кайтам дип уйлаган иде. Дүрт айга дип киткән иде, сугышка баргач, контрактларын озайттылар, алты ай ясадылар. Ул Украинага барам дигәч шок булды. Әйтеп карадым: "барма, җүнле җир дип беләсеңме әллә", дидем. Минем сүзне тыңламады, дип сөйли Алия.

Альфред элемтәче булып хезмәт иткән, БТРда йөргән. Туганнарына сугыштан фотоларны даими юллап торган. Әйтик аңа "Батырлык өчен"дигән сәгать тапшырган булганнар. Беренче эш итеп туганнарына төшереп җибәргән. Атышлардан соң ярым тере, ярым үле хәлдәге Русия хәрбиләрен алып чыккан чакта да төшереп җибәргәне булган. Сугышның ни икәнен Алия шәхсән үзе әнә шул энесе юллаган, сөйләгән әйберләр аша белә.

Альфред белән WhatsApp аша аралашып торганнар. Бу әсбап үзенә күрә аның исән-булу булмавын тикшерү чарасына да әйләнгән: "Әһә, бүген ватсапка кергән, бүген исән икән, Аллага шөкер, дия идем. "Алга" батальоныннан ничә кеше генә исән калды бит, күп үлделәр. 600 кешедән 100ләбе генә исән калган ди бугай. Шуңа энем өчен борчылып тордым", ди Алия.

БУ ТЕМАГА: "Алга" батальоны сугышчысы: "Акча түләмиләр, азык-төлекне туганнар җибәргән акчага сатып алабыз"

Энесе кайчак зарланырга теләгәндәй "сезгә мондагы хәлләрне күрергә язмасын. Сугышның ни икәнен белмисез, үзең үтермәсәң сине үтерәләр – сугыш шундый әйбер" дия торган булган.

— Мин дә: "Син бит мобилизациягә эләгеп китмәдең, үз теләгең белән киттең, беркем мәҗбүри җибәрмәде, безне тыңламадың" дия идем. Дөресе шул булгач, эндәшмәде. Үкенгәндер дип уйлыйм, аның бит ялга кайткач бер дә кире китәсе килмәде, дип аңлата Алия.

Ул энесенең сугышта ачлы-туклы йөрүе турында да сөйли. Татарстаннан тонналап һуманитар ярдәм җыйдылар, хәтта мәктәп балаларыннан да китерттеләр, әмма алар безнекеләргә барып җитмәгән, ди.

Альфред Галимов сугыштан җибәргән фото

— Тегендә-монда хәрбиләр өчен һуманитар ярдәм, акча җыябыз дигән сүзләр булса да, бер әйбер дә бирмәдем. Энем үзе үк "җибәрмәгез, килми безгә", дия иде. Алар бит сугышта үз хезмәт хакларына ашап йөрде. Украинаның берәр шәһәренә керәләр дә, акча алмаштырырга кеше эзли башлыйлар. Хезмәт хаклары килә торган карталарыннан тегеләргә рубль күчерәләр, ә боларга шуның өчен кәгазь һривна бирәләр. Шул акчага кибеттән барып ризык алалар иде. Бөтен кеше дә сиңа акча алыштырырга атлыгып тормый бит, кемгә туры киләсең: кайвакыт беркемне дә таба алмыйлар иде. Андый чакта ач йөриләр. Көннәр буе ач йөргән чагы да булды аның. Һуманитар ярдәмне исә, фуралар безгә килеп җиткәнче, эчендәгесен урлап, бушатып диярлек бетерәләр дип сөйли иде. Хәтта кайбер урыннарда әнә шул һуманитар ярдәмне сатарга да куйган булганнар бит, дип сөйли Алия.

Сүз уңаеннан, Татарстан хәрбиләре моңарчы да берничә мәртәбә һуманитар ярдәмнең килеп җитмәвенә зарланган иде. Әйтик Түбән Камадан мобилизацияләнгән ирләр район башлыгы Рамил Муллинга "Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк", дип сөйләгән иде.

Шунысы мөһим: хәрбиләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Әмма халыктан сугышка киткәннәр өчен һуманитар ярдәм җыюдан һаман да туктамыйлар: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

"СУГЫШТАН ҮЗГӘРЕП КАЙТТЫ: ТИЗ КЫЗЫП КИТӘ, ҮЗ ЭЧЕНӘ БИКЛӘНГӘН ИДЕ"

Быел 7 гыйнварда Альфред Галимовны ялга кайтарганнар. Сугышта аяк-куллары җитди яраланмаса да, янында бомба шартлаган вакытта шуның яктылыгына караганнан соң, уң күзе сукырайган диярлек. Күзе күрмәгәч, Татарстанда һоспитальдә дә дәваланган, әмма алга китеш булмаган. Шуңа да карамастан, аны кабат сугышка җибәрергә булганнар.

— Казан белән ике араны озак таптады. Медицина тикшеренүләре үтте. Күзе юньләп күрмәсә дә, моны исәпкә алмадылар, бар да тәртиптә, сугышырга "яраклы". Мин аның китәсе килмәвен күреп тордым. Шуңа күрә "алмасыннар өчен авыртмаган җирең булса да килештергән булып, берәр җиреңне авырта дип кылан" дим. Ул әйтте: "бер малайның йөргән вакытта бөтенләй аягы ычкынып китә, анда карап тормыйлар, чирлеме, чирсезме барыбер алып китәләр, чире бар кеше кебек кыланып утырсаң да, калып булмый", диде. Әнә шулай дәваланып, кабат хәрби әзерлек узып йөреп, сугышка китәргә әзерләнеп йөрде, дип сөйли Алия.

БУ ТЕМАГА: "Нахакка төрмәгә утырттылар, аннары сугышка җибәрделәр". "Вагнер" белән сугышка киткән Азнакай егете һәлак булган

Альфред Галимов Украинага каршы сугышкан өчен түләнгән хезмәт хакына 600 мең сумлык чит ил машинасы сатып алган. Дусларын сыйлаган, акчаларын иркен тоткан. Яңа машина алганнан соң, 16 февральдә апасы Алияне туган көне белән котларга кайтып килгәннәр.

— Сугыш аның психикасына нык бәргән. Тиз кызып китүчәнгә әйләнгән иде. Артык сүз әйтмим, ялгыш сүз ычкындыра күрмим дип, телемне тыеп кына тордым. Сугышта кеше икенче төрлегә әйләнә икән: яныңда кеше үтерсеннәр, үзең үтерәсең, янәшәңдә иптәшләрең шартлап ятсын... Әле иң мөһиме — үзе исән кайтты, әмма сугыштан исән кайтып та, асылынып үлүе безгә нык зур тетрәнү булды. Мин аның үз эченә бикләнүен сизгән идем, тик мондый хәл булыр дип башыма да килмәде, дип сөйли Алия.

Психологлар инануынча, хәтта кеше сугышка кадәр беркемне үтермәсә дә, фронттан кайткач, аның психикасы элеккечә була алмый. Һәр солдатның психикасы җәрәхәт алачак. Аерым очракларда бу посттравматик тайпылышка әверелергә мөмкин.

"ҮЛӘР АЛДЫННАН БУРЫЧКА АКЧА СОРАДЫ"

21 май, якшәмбе киче. Альфред Галимов Казандагы хәрби күнегүләрдән соң Чаллыдагы фатирына ялга кайткан булган. Дүшәмбе иртән кабат Казанга китәсе. Сәгать кичке җиде тулганда апасы Алиядән 200 мең сум сорап язган. Нәрсә өчен, кемгә бирәчәк – монысын белмиләр. Берәр зур әйбер сатып алыр өчен сорагандыр дип уйламый Альфредның якыннары. Ни дисәң дә, бүген-иртәгә кабат фронтка китәсе кеше.

Альфред Галимов сугыштан җибәргән фото

— Миңа язган СМСын күрмәдем. Кичке сигез тулып киткәч кенә күрдем, "каян булсын миндә 200 мең сум", дим. Ул хәбәремне укымады инде ул. Шул миннән акча сорап язгандыр да, асылынып үлгәндер дип кенә фаразлыйм. Чөнки WhatsApp-ка башка кермәде. Әллә сугышка бармый калыр өчен, берәрсенә бирергә дип акча җыйдымы икән, дигән шикләр дә булды. Акча бирсәң, китмәссең дигәннәрдер, бәлки. Белмибез бит, үләр алдыннан язу калдырмаган. Аның гәүдәсен икенче көнне көндез генә таптылар. Ишекне каерып ачып кергәннәр, энем эчтән бикләнгән булган. Бәдрәфтә, ишек тоткасына утырып асылынган ул. Экспертизага алып китүләренә кадәр шулай асылынып торды, тияргә кушмадылар. 23 май көнне авылга, Әгъбәскә алып кайтып җирләдек, дип аңлата мәрхүмнең апасы.

"Алга" батальоны белән Украинага каршы сугышта катнашкан Альфред Галимовның үлеменә Казан хәрби комиссариатында башта ышанмаганнар. Туганнары үлү турындагы таныклыгын җибәреп кенә дәлилли алган.

— Имештер аны качырабыз, алдашабыз дип уйладылар кебек. Кайда үлде, ничек үлде, нигә, кебек сораулар, полициягә мөрәҗәгать иттегезме, эш ачтылармы кебек төпченүләр күп булды. Үлем турында таныклыгын җибәргәннән соң, "рәхмәт" дип кенә яздылар, башка хәбәргә чыгучы булмады, дип сөйли Алия.

Альфредны күмәргә күп кеше җыелган: Әгъбәс халкы гына түгел, бергә сугышта булган иптәшләре дә, башка шәһәрләрдә яшәүче дуслары да килгән. Аның "батыр, кыю сугышчы, яхшы дус" булуын сөйләгәннәр. Алия энесенең кабат сугышка китмәве бер яктан хәерлерәктер дә ди. "Каберенең кайда булуы билгеле. Янына барып килә алам. Ә сугышта үлсә, бәлки гәүдәсен дә кайтармаслар иде. "Хәбәрсез югалучы" булыр иде, ди ул.

Татарстанга һәр көн диярлек Украинадагы сугыштан мәетләр кайтып тора. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 493 кеше һәлак булган, шулардан кимендә 20 кеше сугышка "Алга" батальоны белән киткән булган.

БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм Башкортстан

Мәетләр кайтып торса да, мобилизацияләнгәннәр һәм "ихтыяри" батальоннар белән киткәннәр андагы шартларга даими зарланып килсә дә, хәтта Альфред кебек сугышка бармас өчен үзенә кул салучы булса да, Татарстанда акчага кызыгып сугышка китәргә теләүчеләр әле дә табылып тора.

Мәсәлән, Алия үзләренең шикәр чире белән авыручы, дүрт баласы булган бер туганнарының хәзерге вакытта Казанда хәрби күнегүләр үтүен, башка бер "ихтыяри" батальон белән сугышка китәчәге турында сөйли.

"Шикәр чире белән дә алалар икән сугышка, карап та тормыйлар икән", ди ул.

Русия саклану министрлыгы фикеренчә, шикәр чире сугышта катнашырга комачауламый. Быел май ахырында министрлык вәкиле шикәр чире һәм йөрәк-кан тамыры авырулары хәрби хезмәткә яраксыз дип табарга мөмкинлек бирүче авырулар исемлегенә кертелмәячәк, дигән иде. Александр Серговенцев аңлатуынча, әгәр шикәр чирен бу исемлеккә кертсәләр, һипертония авыруын да, ишемияне дә кертәсе булачак. "Аннан соң бер хәрби дә калмаячак: бөтен кешенең дә хроник авырулары бар", диде Серговенцев.

Алия фикеренчә, Украинага каршы сугыш әле тиз генә бетмәячәк. Әмма ул аны "кирәкмәгән, бернинди файдасы булмаган" сугыш дип атый. "Бернигә кирәк түгел сугыш иде бу минем уйлавымча. Русиягә нык ачуым килә. Русия, Русия диләр... Русиянең бер әйберсе дә юк аның. Сүздә генә...", ди ул.

  • Русия төбәкләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган 40тан артык батальон төзеде. Шул исәптән Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешты.
  • Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәнче ил үзенең гаскәрен нәкъ шушындый ихтыяри батальоннар ярдәмендә тулыландырып торды. Башта Татарстан ихтыярилары республика бюджетыннан 260 мең сум ала иде. Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
  • Шул ук вакытта "Алга" батальоны солдатларының дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итүе, Казандагы мәхкәмә моны кире кагуы хәбәр ителде.
  • "Алга" батальоны сугышчылары фронттагы хәлләргә, техника, ризык һәм җылы кием булмауга зарланып хат язган иде. Шулай ук алар вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен дә әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!