Кырымтатар байрагы көне: тарихы һәм бүгенгесе

1917 елның ноябре. Беренче Кырымтатар корылтае делегатлары Бакчасарайда. 
 

1991 елның июне. Акмәчеттә Икенче Корылтайда катнашучылар. Ике җыен арасында 70 елдан артык вакыт узган. 20нче гасыр башында расланган байрак депортациядән соң Кырымга кайткан кырымтатарлар кулында. 

 

1991 елның 11 сентябре. Тамгалы байрак Украина Югары Радасы бинасы өстендә җилферди. Кырым активистлары депутатлардан кырымтатар халкы дәүләтчелеген торгызуны һәм Мәҗлесне вәкаләтле орган булоарак тануны сорый. Соңрак пикетлар "Киев-92" чарасына әйләнде. 
 

1994 елның июне. Кырымтатар халкы Мәҗлесе җитәкчелеренең берсе Мостафа Җәмилев үзенең эш бүлмәсендә.
 

2006 елның мае. 18 май – кырымтатар халкы депортациясе көнендә Украина һәм кырымтатар байраклары.

2011 елның май. Русия аннексиясенә кадәр ел саен Акмәчет үзәгендә 18 май – матәм көне митингы уздырылып килде.

2014 елның мае. Кырым анексиясенең беренче елында 18 май алдыннан Акмәчеттә Русия ОМОНы үзәк мәйданны уратып алды, ә шәһәр үзәгендә БТРлар тора иде. Нәтиҗәдә кырымтатарлар Акмәчет шәһәре янындагы Ак-Мәчет авылында җыелды һәм матәм догасы кылды.
 

2015 елның декабре. Кырымтатар байрагы Акмәчеттә туйда.

 

2016 елның мае. Украинадан «Евровидение»дә кырымтатар җырчысы Җамала чыгыш ясады. Кырымтататар халкы фаҗигасе турында «1944» җыры белән ул җиңү яулады. Ләкин «Евровидение» җитәкчелеге бәйге тамашачыларына кырымтатар байрагын кертүне тыйды. Ул дәүләт байрагы түгел диелде. Шулай итем тамгалы байрак «ДНР» байрагы белән бер рәткә куеллды дияргә мөмкин.

2016 елның мае. Кырымтатар байрагы Канаданың Онтарио виаләте парламенты янында күтәрелә. Укрианадан килгән кырымтатар делегациясе 1994 елгы депортация корбаннарын искә алып митинг уздырды.

2016 елның сентябре. Кырымтатар байрагы Кефе шәһәреннән ерак түгел Бай Буга авылында Корбан бәйрәме алдыннан шәхси йортка эленгән.
 

2017 елның мае. Алтынсу-зәңгәр төсле байраклар белән 18 май алдыннан Чатыр Тауга менү

2018 елның мае. Чатыр Тау.

2018 елның мае. Кырымтатар байрагы Төркиянең Истанбул шәһәрендә. 1990 елларда Төркиядәге кырымтатар диаспорасы милли байрак белән бәйле традиөияләр һәм белемнәрен тапшырды.

2018 елның июне. Милли активист Рефат Чубаров кырымтатар байрагы көнендә Крещатик буйлап 40 метрлы байрак тотып бара.

2019 елның июне. Киевта Кырымтатар байрагы көне. 3х4,5 метрлы әлеге байрак дөньяның 28 илендә булды, аңа кырымтатар һәм украин диаспоралары вәкилләре, сәясәтчеләр һәм активистлар кул куйган.

2019 елның гыйнваре. Кырымлы Ильвер Ахметовның Судактагы йорт музее.
 

219 елның декабре. Кырымтатар байрагы милли хәрәкәт ветераны Айша Сейтмуратова өстәлендә. Ул 7 яшендә депортацияләнә. Ә Кырымга кайтырга тырышканда аны Лефортово төрмәсенә утыртылара һәм ул өч ел колониядә була.

2015 елның 15 октябре. Кырымтатар байрагы Казанда Хәтер көнендә. 

2019 елның июне, Казан шәһәрендә мәгрифәтче Шиһабетдин Мәраҗни һәйкәле янында кырымтатарлар үз милли байраклары белән.

2016 елның 18 мае. Татар активистлары кырымтатар депортациясе көнендә кырымтатар һәм Татарстан байраклары тарата.