"Бу деколонизациягә юл ача". Европа иминлек оешмасы Русияне империя дип атаган резолюция кабул итте

OSCE – Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (урысча – ОБСЕ)

Европаның абруйлы оешмасы Русияне милләтләр хокукларын кысуда гаепли. Азатлык сөйләшкән белгечләр бу гамәлнең соң булуына кызганып карый. Шулай да кабул ителгән резолюция зур әһәмияткә ия һәм ул Русия халыклары проблемнарын хәл итүдә уңай роль уйнаячак, дип саный алар.

Узган атна Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) җәйге сессиясе ахырында Ванкувер декларациясе һәм башка мөһим документлар кабул ителде. Аларның берсе аеруча игътибарга лаеклы – анда Русия дәүләтенең империячел һәм колониаль булуы әйтелә, Русия хакимияте илдәге халыклар хокукларын кысуда гаепләнә.

Бу фикерләр "OSCE принципларына иярү өлкәсендә Русия федерациясенең Украинага каршы агрессиясе нәтиҗәләрен аңлату" дип аталган резолюциянең 14нче маддәсендә урын алган. Документ Русиянең башка күрше илләренә каршы гамәлләрен һәм үз җирендә этник азчылыкларга карата булган сәясәтне хөкем итә.

"OSCE парламент ассамблеясе Русия федерациясе дәүләтенең империячел һәм коллониаль эш итүен ассызыклый. Бу аның Украинага каршы сәбәпсез һәм канунсыз сугышында, шулай ук Беларусны "йомшак" аннексияләү, Грузия җирләрен басып алу, Молдовада сепаратизмны хуплауда чагыла.

Шулай ук бу Русия федерациясе эчендә дә асаба һәм азчылык милләтләрне бүген дә дәвам иткән көчләп, максатчан буйсындыруда чагыла. Аларга тигез хокуклар һәм үзбилгеләнү хокукы бирелми, аларның җирләре һәм халыклары даими рәвештә чамадан тыш куллану һәм эксплуатациягә дучар, бу Һелсинки килешүләрен һәм БМО уставын боза", диелә резолюциядә.


Без төрле белгечләр белән бу документның әһәмияте турында сөйләштек һәм ул Русиядәге милләтләргә нинди яктан файдалы була ала дип сораштык.

"Оешма милли азчылыклар хокуклары мәсьәләсен мөһим дип саный"

OSCE ассамблеясе сүзчесе Нэта Пэрри фикеренчә, бу декларация Русияне ниндидер адымнар ясарга мәҗбүр итә алмаса да, аның сәяси әһәмияте зур, ул оешма әгъзалары булган илләр тарафыннан имзаланган күпсанлы фундаменталь килешүләргә нигезләнә.

— OSCE гомум иминлек өчен милли азчылыклар хокуклары мәсьәләсен һәрвакыт мөһим дип саный. Милли азчылыклар эшләре югары комиссары эшчәнлеге аша OSCE барлык әгъза-оешмаларда миноритар җәмгыятьләр хәлен күзәтә, — дип белдерде Пэрри "Idel.Реалии"га.

Сүзче резолюциянең бу өлешенә Русия реакциясен әлегә күрмәвен әйтте. Русия делегациясе тарафыннан рәсми җавап та әлегә юк, ди ул.

Шуны искәртү мөһим, Русия вәкилләре әлеге резолюция кабул ителгән утырышта катнаша алмады, бу Канадага керү өчен кирәк булган визалар алу проблемнарына бәйле. Русия депутатлары Украинадагы сугышны хуплаганы өчен Канаданың санкцияләр исемлегенә кергән.

"5-6 ел элек кабул ителгән булса, мондый белдерүнең нәтиҗәсе булыр иде"

2019 елда Казанга OSCE оешмасының вәкилләре һәм аның ул вакыттагы милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер килгән иде, ул чакта ул җәмәгать эшлеклеләреннән Павел Шмаков белән очрашты. Озак еллар мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак укытуны яклап килгән "СОлНЦе" мәктәбе мөдире ул чакта Заньерга милли мәгариф проблемнары турында сөйләде, Татарстанда телләр укытуда дискриминация мәсьәләсен аңлаткан иде.

Павел Шмаков

Шмаков фикеренчә, OSCE резолюциясен кабул итүгә хәзерге сәяси вазгыять тәэсир итте. Ул бу документның соң кабул итүен кызганыч ди.

— 2017-2019 елларда төрле халыкара оешмалардан күп вәкилләр дә килде, чит ил медиа чаралары да татар теле һәм бездәге мәгариф проблемнары турында күп язды. Алар бездәге вазгыять белән бик күп кызыксынды, ләкин ул чакта бернинди белдерүләр булмады, — дип әйтте ул Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: "Татар теле дәресен ихтыяри статуска күчерүнең дискриминация булуын аңлаттым"

Мөдир фикеренчә, ул чакта халыкара оешмалар Русия хакимияте белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмәде. Ул чакта бу оешмаларның Русиягә тәэсире була алыр иде.

5-6 ел элек без мәктәпләрдә татар теле өчен көрәшне үз көчебез белән генә алып бара алдык

— 5-6 ел элек без мәктәпләрдә татар теле өчен көрәшне үз көчебез белән генә алып бара алдык. Үзебезнең көчебез генә җитмәде булып чыкты. Хәзер исә поляризация көчле, кемнең уң якта, кемнең сул якта булуы яхшы күренә. Шуңа чит илләрдә булучылар хакыйкатьне сөйләргә курыкмый, — дип саный Шмаков.

Аның фикеренчә, OSCE оешмасының резолюциясе хәзер Русиягә берничек тә тәэсир итә алмый.

Хәзер барысы да курка

— Ул чакта кабул ителсә, мондый белдерүләрнең нәтиҗәсе булыр иде. Хәтерлисездер, ул чакта митинглар да узды, җәмәгатьчелек тә актив чыгышлар ясый иде, кешеләр милли мәсьәләләр турында ачыктан сөйләшергә әзер иде. Хәзер исә барысы да курка, — ди ул.

Ул елларда милли мәгариф проблемнарына игътибар зур булды, Шмаковның үзеннән испан, француз, япон һәм башка медиалар интервьюлар алды. Ләкин чит ил сәясәтчеләре, халыкара оешмалар вазгыятьне киеренке итәргә теләмәде, ди ул.

"Русия деколонизациясе халыкара хокукка нигезләнергә тиеш"

Үзләрен "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаган бер төркем татар активистлары OSCE оешмасының бу резолюциясен хуплап кабул итте һәм 2022 елны "Русия деколонизациясен де-факто игълан итү елы" дип атады. Алар сүзләренчә, хәзерге Русиянең колониаль булуы беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә таныла.

Бу Русия империясен сүтү өчен механизмнар булдыру мөмкинлеген бирә

— Бу Русия империясен кансыз рәвештә сүтү һәм яңа бәйсез дәүләтләр төзү өчен хокукый механизмнар булдыру мөмкинлеген бирә. Без Русия деколонизациясе халыкара хокукка нигезләнергә тиешлеген һәрвакыт истә тотарга тиеш, — диелә оешма белдерүендә.

БУ ТЕМАГА: Һелен Фоллер: "Татарстан демократик дәүләт була ала"

Халыкара хокукка килгәндә, беренче чиратта, Кеше хокуклары декларациясе һәм халыкларның БМО низамнамәсендә теркәлгән үзбилгеләнү хокукы күздә тотыла. "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" оешмасы фикеренчә, Русиядән чыккан бәйсез дәүләтләр OSCE оешмасының әгъзалары булачак.

— Русия деколонизациясе зур халыкара процесска әйләнәчәк. Без, асаба халыклар вәкилләре, әлеге халыкара сәясәтнең объекты түгел, субъекты булып торабыз, һәм үзебезне төрле халыкара мәйданнарда, форумнарда вәкиллек итә алабыз, — дип белдерә үз мөрәҗәгатендә оешма.

"Резолюция проблемга тагын да күбрәк игътибар җәлеп итәчәк"

Милли активистлар һәм белгечләр OSCE һәм башка халыкара оешмалар белән күптәннән тыгыз бәйләнештә эшли, Русия халыклары проблемнары турында чыгышлар ясый, дип сөйләде Азатлыкка журналист һәм сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова. Ул активистларның тырышлыгы мондый документ кабул итүенә тәэсир итте дип саный.

Ләйлә Латыйпова

— OSCE-ның мондый резолюцияне кабул итүенә гаҗәпләнмим, моңарчы мин дә, башка белгечләр дә бу оешма белән тыгыз эшләп, үзебезнең экспертизаларыбызны тәкъдим иттек. Узган елның сентябрендә без Мария Вьюшкова белән OSCE-ның Варшаудагы конференциясендә дә чыгыш ясадык, анда Русия деколонизациясе турында да сөйләдек, анда күп сәясәтчеләр дә, дипломатлар да, Көнбатыш белгечләре дә булды, — ди ул.

Халыкара оешмаларда эш тәртибе озак бара, инде ел дәвамында бу проблемнарны күтәрү нәтиҗә буларак бу резолюциядә чагылды, диде ул.

Ниһаять, без Русиянең либераль оппозициясе генә "басып алган" мәгълүмати кырга бәреп чыга алдык

— Бу резолюцияне деколонизация мәсьәләсе белән шөгыльләнүче һәм милли хокукларны яклаучыларның җиңүе дип кабул итәм. Ниһаять, без Русиянең либераль оппозициясе генә "басып алган" мәгълүмати кырга бәреп чыга алдык, — ди Латыйпова.

OSCE резолюциясен белгеч бик мөһим документ дип саный, аның файдасы әле киләчәктә үзен күрсәтәчәк, ди ул. Киләчәктә Русияне милли азчылыкларга карата алып барган этноцидны гаепләү өчен бу яхшы дәлил булып тора. Бу этноцид Украинадагы сугышка милли азчылыклар вәкилләрен күпләп җибәрүдә дә, милли мәдәниятләрне һәм телләрне елларча юк итү тырышлыкларында да чагыла, ди сәясәт белгече.

— Бу проблемның галимнәр тикшеренүләре һәм журналистик материалларда гына түгел, күпсанлы дәүләтләр таныган халыкара оешмалар документларында да күтәрелүе мөһим. Бу резолюция проблемга тагын да күбрәк игътибар җәлеп итәчәк, Русия милләтләре һәм аларның авыр хәле турында тагын да күбрәк язачаклар, — диде Азатлыкка Латыйпова.

БУ ТЕМАГА: "Русиянең либераль оппозициясе дә империя чире белән чирле"

Журналист мондый белдерүләр иртәрәк чыкса, файдалырак булыр иде дигән фикер белән ризалаша, ләкин факт буларак чыгуы хәерле ди. Украинага кайбер Көнбатыш илләреннән ярдәм дә соңрак килгән кебек, Русия милләтләре проблемнарын да күрү һәм күтәрү бераз соңара, ди ул.

Русия халыклары өчен сугыш проблемнарга игътибарны җәлеп итү ягыннан файда китерә ала

— Элек халыкара оешмалар Русиянең ачуын чыгармаска тырышкан, Кремльне котыртмыйча, диалогка бару юнәлешендә эшләүгә омтылган. Шуңа алар ачыктан-ачык бу проблемнарны күтәрмәгән. Украинадагы сугыш — зур фаҗига, ләкин Русия халыклары өчен бу аларның проблемнарына да игътибарны җәлеп итү ягыннан файда китерә ала, — дип сөйләде белгеч.

Русиядә яшәүче халыклар вәкилләренә, активистлар, галимнәр һәм журналистларга милли проблемнарны даими яктыртырга, бу хакта халыкара мәйданчыкларда сөйләргә кирәк. Киләчәктә бу Русия хакимиятен милли азчылыкларга тискәре мөнәсәбәте өчен җаваплылыкка тарту өчен ярдәм итә алачак, дип саный Ләйлә Латыйпова.

"Евроатлантика дөньясында Русиянең империячел ил булуы турында фикер формалашты"

Хокук белгече, ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзасы Даавр Дорҗин сүзләренчә, мондый документлар "йомшак хокук"ка карый. Алар юридик яктан бернигә дә мәҗбүр итә алмый, ләкин резолюция өчен тавыш биргән илләрнең күмәк фикерен белдерә, ди ул.

OSCE оешмасына 57 ил керә, аны "евроатлантик җәмгыять" дип тә атыйлар. Белгеч фикеренчә, әлеге резолюция нәтиҗәсендә, евроатлантик дөньяның Русия турында колониаль һәм империячел ил буларак фикере формалашты.

— Алга таба безне күп кызыклы нәрсә көтә дип уйлыйм. Халыкара хокукта деколонизация мәсьәләсе милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы белән тыгыз бәйләнештә яши. Госманлы яки Британ кебек империяләрнең җимерелүе халыкара җәмәгатьчелек таныган күпсанлы дәүләтләр барлыкка китерүен беләбез, — ди Дорҗин.

БУ ТЕМАГА: "Халыклар мәгариф реформасы турында үз сүзен әйтергә тиеш, шул исәптән татарлар да"

Аның фикеренчә, OSCE кабул иткән резолюция милли һәм төбәк хәрәкәтләре өчен евроатлантик җәмгыять тарафыннан көчле рухи һәм сәяси терәк булачак. Моңарчы Русия "деколонизаторлары" дәүләтнең көчле басымына дучар булган. Җәмгыятьтә дә бу карашлар тискәре кабул ителгән, дип саный ул.

Сәяси-икътисади эксплуатацияне "гаделрәк бюджет сәясәте" белән алыштырып булмый, бу барыбер эксплуатация

— Резолюциядә әйтелгәнчә, Мәскәү асаба халыклар яшәүче төбәкләрне сәяси-икътисади яктан куллана. Либераллар моны куллану түгел, хуҗаның хезмәтчеләренә карата "кануни хокук" ди. Гадәттә, алардан "гаделрәк бюджет сәясәте" турында ишетеп була, бу барыбер эксплуатация булып кала. Мондый сөйләшүләрдә резолюциягә сылтау колониаль мантыйкның җитешсез булуын дәлилләргә ярдәм итәчәк, — дип сөйләде "Idel.Реалии"га Дорҗин.

Русия деколонизациясе халыкара һәм төбәк сәясәтендә "мейнстрим"га (төп юнәлеш) әйләнә бара, һәм моны күрү – күңелле күренеш, дип саный хокук белгече.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (OSCE) — 3 кыйтгада 57 илне берләштергән оешма. Аның вәкилләре OSCE парламент ассамблеясе чарасына ел саен җыела.

Русия Украинага каршы сугыш башлаудан соң OSCE парламент ассамблеясе утырышларында катнашмый башлады. Русия әлегә оешмадан чыкмады, ләкин 2023 елның апрелендә оешмага түләүләр башкаруны туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!