Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең либераль оппозициясе дә империя чире белән чирле"


Ләйлә Латыйпова
Ләйлә Латыйпова

Русия төбәкләренең асаба милләтләр вәкилләре "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыгарды. Активистлар алга таба да бергәләп хәрәкәт итәргә планлаштыра. Азатлык бу хат авторларның берсе — журналист, сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова белән сөйләште.

Русиянең асаба, милли һәм деколониаль активист хатын-кызлары "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыгарды. Аны татар, ойрат, бурят, чечен, тува, юкагир милләтеннән булган актвистлар имзалаган. Алар милли республикаларга һәм андагы асаба халыкларга булган мөнәсәбәтне хупламавын белдерә.

Хат Русиянең украинадагы сугышын хөкем итә һәм Русия хакимиятенең империячел булуын искәртә. "Империяне киңәйтү һәм "урыс дөньясын" ныгыту — Кремльнең украин халкы геноцидын кылуы, канкоеш оештыруының төп сәбәбе шушы", диелә хатта.

"Бу колониаль, империалистик табигатькә ия сугыш барышында" Русиянең колония-җирләрендә яшәүче, этник һәм раса кимсетелүләренә дучар булган асаба халык вәкилләренең тавышы ныграк ишетелә башлады, дип яза активистлар. Алар Русия хөкүмәтенең һәм Мәскәү либераль оппозициясенең асаба халыкларга бер үк төрле каравын, аларны яки ишетмәмешкә салышуын, яки үз сәясәтләрендә файдалануын искәртә.

Хат авторлары Русиядәге милли республикаларның һәм асаба халыкларның киләчәге турындагы теләсә нинди сөйләшүләр бары тик бу республикалар һәм халыкларның вәкилләре катнашында гына узарга тиеш ди. "Халыкларның үзләреннән башка гына кабул ителгән карарларның дискриминациягә, золымнарга һәм колониаль көч куллануга китергәнен тарихтан хәтерлибез. Без моны демократик булмаган һәм нык ялгыш хәл дип саныйбыз", диелә хатта

Бу хатның авторларның берсе — журналист, сәясәт белгече Ләйлә Латыйпова. Ул бу мөрәҗәгать күпләрнең күптән сызлап йөргән сөяле һәм анда язылган һәр сүз ихлас дип аңлатты Азатлыкка.

— Әйтегезче, бу хат ничек туды? Бу кешеләрнең берләшеп, мөрәҗәгать язуына нәрсә этәргеч булды?

Украинадагы сугыш башлангач Русиянең колониаль сәясәте турында активрак сөйли башладылар

— Асаба халыкларының хәле, Русиядә аларның колониаль халәте турында язучы, әледән-әле бу теманы күтәрә торган шәхесләр бер-берсе белән күптән танышып бетте, без үзара тыгыз аралашабыз. Һәр кеше үз халкы, үз республикасы, төбәге турында яза, сөйли. Безнең проблемнар уртак. Чынында безне сугышка каршы позициябез берләштерде. Украинадагы сугыш башлану белән милләтләрнең вәкилләре Русиядәге колониаль сәясәт турында активрак сөйли башлады. Әмма ни гаҗәп, сугышка кадәр безне, төрле милләтләрне искә дә алмаган, бар дип тә белмәгән, телләрен, үзбилгеләнү теләкләрен исәпкә алмаган оппозицион сәясәтчеләр, Мәскәүнең либераль "тусовка"сы итеп телгә алынган кешеләр дә безнең белән беррәттән милләтләр, Русиядәге колониаль сәясәт турында сөйли башлады. Бу бик гади аңлатыла. Алар антиимпериячел тема никадәр популяр булганын аңлады. Бу хакта сөйләүчеләр үзләренә өстәмә балл җыярга тырыша, чөнки деколониализм темасы көнбатышта актуаль, Европа, АКШ сәясәтчеләре моны исәпкә ала. Ә Русиядән чыккан либераль карашлы сәясәтчеләр көнбатыш илләргә карап эш итә. Кемдер көнбатыш акчаларына, грантларына яши. Шуңа да алар соңгы вакытта Русиянең асаба халыклары турында ешрак сөйли башлады.

Яхшы күренеш кебек, шулаймы? Әмма бер әйбер бар: еш кына бу шәхесләр, сәясәтчеләр үз ягын каера, бу теманы да үзләренә рәхәт, уңайлы якка бора. Асаба халыкларның ихтыяҗларын белми торып, аларның фикерләрен сорамыйча акыл сату китте. Һәм Мәскәү сәясәтчеләре, оппозиция вәкилләре әледән-әле бер үк хаталар ясый. Алар да Русия хакимияте кебек асаба халыкларга өстен карауларын дәвам итә, үз мәнфәгатьләреннән чыгып фикер йөртә. Ягъни империячел караш юкка чыкмады. Һаман да алар алдынгы фикерле, ә башкалар цивилизациядән ерак тора, аларны өйрәтергә кирәк дип өстен сөйләшү, шаблонлы фикерләү дәвам итә. Кая карама, шундый риторика.

Моны күзәтү бик авыр, шуңа бу хат, мөрәҗәгать – җан ачысы. Ягъни асаба халыкларга карата тәкәббер караш туйдырды, шуңа да бу хат бездән башка безнең турында сөйләшү туктарга тиеш дип язылды.

— Ә кемгә мөрәҗәгать бу? Аның төгәл адресаты бармы?

Төп "сәлам" — Русиянең либераль оппозиция вәкилләренә

— Без берничә аудиториягә мөрәҗәгать итәргә теләдек. Төп "сәлам" — Русиянең либераль оппозиция вәкилләренә. Икенчесе – ул безнең фикердәшләр була алган шәхесләр. Аларны табарга, бергә тупларга теләдек. Без бу мөрәҗәгатьне инглиз телендә дә яздык. Аның көнбатыш илләрендә таралуын телибез. Канада, Британиядә безнең тарафдарлар барлыкка килде, анда да безне аңлаучы активистлар бар икәнен күрдек.

— Либераль Мәскәү "тусовкасы" дигәндә бигрәк гомумиләштерү бар. Аерым сәясәтчеләр, җәмәгать эшлекләрен атап буламы? Ягъни бу хат авторлары тарафыннан "кара" исемлеккә кертелгән шәхесләр, оешмалар бармы?

— Андый "кара" исемлек юк, ләкин асаба халыкларын моң-зарын аңлап сөйләүчеләр гомумән бармы? Мин белмим андыйларны. Кемне алма, барысы да империячелек чире белән хаста. Кемнедер аерып та әйтә алмыйм, әмма, мәсәлән, Максим Кац искә төшә, ул деколониализм турында видео чыгарды, ачыктан-ачык көлә. Алексей Навальный кешеләреннән республикалар, милләтләр турында фикерләр әйтүләрен ишетмәдем, хәтерләмим. Бер яктан мыскыл итү дә юк, әмма шул ук вакытта асаба халыклар, аларның да мәнфәгатьләре бар дип исәпкә алынмый булып чыга. Аларга кирәк түгел дигән хис кала. Михаил Ходорковскийның да телендә "татар-монгол изүе", бу да мыскыллы караш.

— Сезне ишетерләр, исәпкә алырлар дигән өмет бармы? Нинди реакция көтәсез?

— Шундук җавап булачагына ышанмыйм. Бу озак дәвам итә торган процесс, хатның тәэсире тиз булмас, әмма нәтиҗәсез калмас дип уйлыйм. Хатта язылган фикерләрне анализларга, аңларга вакыт та, кабул итәр өчен көч тә кирәк. Әлегә бернинди дә реакция булмады. Бары тик кешеләр генә яза, дөрес, безне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Билгеле шәхесләр әлегә бернинди дә фикер белдермәде. Әмма сәясәтчеләрнең бер өлеше үпкәләр дип чамалыйм. Безне радикаль кешеләр итеп күрсәтергә тырышырлар. Көтелгән хәл. Аптырамаячакмын.

Асаба халыкларны системлы рәвештә читкә этәрүчеләр бар

Без аерым кешеләрне тәнкыйть итмибез, без конкрет ниләр эшләргә кирәкмәгәнне аңлатып яздык. Безнең тарафдарларга исә оппозиция кешеләре белән аралашмагыз, алар белән элемтәне өзегез дип әйтелми. Бары тик элемтә булдырганда кемнең нинди карашта булганын исәпкә алырга кирәк дип тәкъдим итәбез. Системлы рәвештә асаба халыкларны читкә этәрүчеләр бар бит, әмма шул ук вакытта диалогка ачык булучылар да юк түгел. Кемгәдер язасың, болай язарга ярамый дип аңлатасың, ә алар йә көлә, йә мыскыл итә, йә гомумән язган фикерләрне җуя, кешеләрне "бан"га җибәрә... Андый хәлләр адым саен. Андый кеше безне ишетергә теләми. Менә аларга карата бер мөнәсәбәт. Кемдер безнең фикергә колак салырга тели икән, аларга, билгеле икенче караш. Без бары тик сәясәтчеләргә, әфәнделәр, бу темада азу тешен ярган кешеләр, без бар, рәхим итеп безне ихтирам белән кабул итегез, фикерләребезгә колак салыгыз дип әйтәбез. Диалог кирәк. Бу барысы да өчен дә мөһим.

Бу хат көнбатыш сәясәтчеләренә дә кагыла. Алар Русиянең оппозиция хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә, әмма бу мәсьәләгә дә игътибарлы булуларын телибез. Нигә ачыктан-ачык рассачыл бүленеш яклы булган, Русиядә яшәүче урыс булмаган халыкларга карата мыскыллы карашта булган, алга таба да дискриминацион сәясәт алып барырга теләгән кешеләргә ярдәм итәбез соң дип уйласыннар. Алар нәкъ әлеге Русия хакимиятенең колониаль риторикасы белән хәрәкәт итәләр икән, димәк Путин хакимиятеннән алар әллә ни аерылмыйлар. Көнбатыш сәяәсәтчеләре асаба халыклар авазын да ишетүләрен телибез.

— Хат авторлары, инициаторлар гел хатын-кызлар дигән фикер кала. Ялгышабызмы?

— Ялгышасыз, гендер бүленеш юк, такымда ирләр дә, хатын-кызлар да күп.

— Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында татар һәм башкортлар бар, әмма алар билгеле кешеләр түгел. Кем алар? Алар белән танышмы сез?

— Кем беләндер таныш, кем беләндер юк. Ул мөрәҗәгать язылгач, аны төрле кеше имзалый ала иде. Русиядә калучыларга без имзалар өчен кат-кат уйлап карар кылуларын сарадык, чөнки аларның иминлеге өчен куркыныч. Белүемчә, кемдер Русиядә яши, кемдер сугыш аркасында читкә киткән. Мин аз кеше безгә теләктәшлек күрсәтер дип уйладым, ялгышканмын. Куркыныч булса да, кешеләр имзасын куйды.

— Бу хатның дәвамы булачакмы? Мәсәлән, арытабан ниндидер хәрәкәт, бу шәхесләрнең берләшеп ниндидер эшләрнең башкарылуын көтәргәме?

— Алдан кычкырасым килми, әмма без бу хат белән генә чикләнмәячәкбез, эшебезне дәвам иттерү теләгебез зур.

Ләйлә Латыйпова — халыкара журналист, сәясәт белгече. Башкортстанның Благовещенски шәһәрендә туып-үскән, АКШның Бостон шәһәрендә белем алган. Берара Лондонда яшәгән, әлеге вакытта Сербия башкаласы Белградта яши. Укый, Moscow Times газеты белән хезмәттәшлек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG