Дума банкларны мөштәриләренең урланган акчаларын кире кайтарырга мәҗбүр итә

Иллюстратив фото

Русия Банкы мәгълүматынча, 2023 елның беренче чирегендә караклар банк мөштәриләреннән 4,5 миллиард сум урлаган.

Банклар физик затларның акча күчерү белән бәйле бөтен гамәлләрен тикшерергә һәм әгәр мөштәри рөхсәтеннән башка акчасы урланса, бу акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак. Бүген Русия Думасы икенче һәм өченче укылышта шул хакта канун кабул итте.

Рәсми чыкканнан соң, канун бер елдан гамәлгә керәчәк.

Кабул ителгән канунга ярашлы, акча җибәрүне алучы банк та, җибәрүче банк та тикшерәчәк. Әгәр хәрәмләшү шиге туса, акчаларны ике көнгә туңдырып торачаклар, ә мөштәрине бу хакта кисәтеп, транзакцияне раславын сораячаклар.

Шул ук вакытта, әгәр мөштәри акчаны җибәрергә кушса, әмма банкның акча мошенникларга китәчәге турында белешмәләре булса, банк бу акчаны күчермәскә тиеш булачак.

Әгәр болай эшләмәсә, 30 көн эчендә урланган акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак. Әгәр акча чит илгә җибәрелгән булса – 60 көн эчендә. Хәзерге кануннарга ярашлы банклар акчалар урланганга мөштәринең гаебе булмаса гына аны кире кайтара.

Әгәр мөштәри банк картасын югалтса яки рөхсәте булмаган килеш картасыннан куллансалар, һәм мөштәри әлеге хәл турында хәбәр иткән булса, бу очракта да акчаларны кире кайтарачаклар. Әгәр банкны кисәтмәгән булса, акчаларын кире кайтара алмый.

  • Русия Банкы мәгълүматынча, 2023 елның беренче чирегендә караклар банк мөштәриләреннән 4,5 миллиард сум урлаган.
  • Кредит оешмалары исә зыян күрүчеләргә бу акчаларның дүртләп процентын гына кире кайтарган, дип хәбәр итә РБК.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!