Татарстанда туристлар өчен кунакханәләр җитми

Казанда "Биләр Палас" кунакханәсе

Узган ел республикада бары өч кунакханә генә төзелгән.

Татарстанда туристлар саны арту сәбәпле кунакханәләр җитми башлаган. Бу хакта 12 июльдә Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Төбәк белән идарә итү үзәге үткәргән туры эфир вакытында белдерде.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда туризм инфраструктурасы 7-9 процентка артып килгән. 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң эчке туризм үсеш ала башлаган. Бу русияләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге кимүе һәм туристик юлламаларның кыйммәтләнүе белән бәйле дип аңлатылды.

"Туристлар саны без фаразлаганнан күбрәк артты. Кунакханәләргә кытлык барлыкка килде", диде ул.

Бу отельләргә бәяләрнең артуына китергән. Сергей Иванов сүзләренчә, кунакханәләр төзелмәсә, туристик сезонда бәяләр сикерәчәк.

Шул ук вакытта түрә Татарстанга күпме отель җитмәвен әйтмәде. Ел башында Иванов бу проблемны күтәргән иде. Ул республикада кунакханәләр төзү нык акрынайды дип белдерде. 2022 елда бары өч отель төзелгән.

Узган елның мартыннан башлап Казанга бару өчен сатылган турларның бәяләре, 2021 ел белән чагыштырганда, 20-25 процентка кыйбатланган.

Татарстанда туризм өлкәсендә акча әйләнеше 40 млрд сумнан артып киткән.

  • 2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил итте. Туристлар саны алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк булды.
  • Былтыр ел әйләнәсе Казан кунакханәләре 67 процентка тулы булган. Бүген шәһәрдә 229 отель, хостел эшли. Алар 17 мең кешегә исәпләнгән.
  • 2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган. Чит илгә чыгу мөмкинлеге азаю сәбәпле, Татарстанга килүче туристлар саны арта, әмма Казанда татарлык җитми ди туризм белгечләре. Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!