Русияләрнең дүрттән өче Украинага атом һөҗүме ясарга ярамый дип саный

Иллюстратив фото

Сораштыруда катнашучыларга “Сезнеңчә, Украинадагы “хәрби операциядә” җиңү өчен кирәк булса, атом коралы кулланырга ярыймы әллә юкмы?” дигән сорау биргәннәр. Сораштырылганнарның 16 проценты моны хуплый, биш проценты атом һөҗүме бары тик сугышта Русиягә җиңелү янаса гына мөмкин, дип искәрткән.

Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта атом коралы куллануга русияләрнең 74 проценты каршы. Бу хакта Russian Field социологик ширкәте сораштыруларына сылтама белән РБК яза.

Тикшеренүне телефоннан шалтыратып үткәргәннәр, анда 16-19 июньдә 1604 кеше сораштырылган. Сораштыруда катнашучыларга "Сезнеңчә, Украинадагы "хәрби операциядә" җиңү өчен кирәк булса, атом коралы кулланырга ярыймы, әллә юкмы?" дигән сорау биргәннәр.

Сораштырылганнарның 16 проценты кулланырга була, дигән, әмма аларның биш проценты атом һөҗүме бары тик Украинадагы сугышта Русиягә җиңелү янаса гына мөмкин, дип искәрткән.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең биш проценты җавап бирергә авырсынган, дүрт проценты башка җаваплар тәкъдим иткән, бер проценты җавап бирмәгән.

Сугышта атом коралы куллануны хатын-кызларга караганда (12 процент) ирләр (20 процент) күбрәк хуплый. Ешрак атом һөҗүме ясау белән 30-44 яшьтәгеләр ризалашкан.

Пенза дәүләт университетының "Фән, социаль теория һәм технология методологиясе" кафедрасы мөдире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Анна Очкина фикеренчә, кешеләрнең атом коралы куллануга ризалык белдерүе агрессивлык яки курку белән бәйле булырга мөмкин.

"Бу кешеләр атом һөҗүмен - көчне күрсәтү, бу һөҗүмне ясаячак тарафның бөтен шартларын кабул итәргә мәҗбүр итүче чара дип күз алдына китерә. Шул рәвешле алар түгел, башкалар куркачак. Тупас көчне бөтен проблемнарны хәл итү дип санау - ышаныч булмауның күрсәткече", дигән ул басмага.

  • Быел мартта Путин Русиянең Беларуста тактик атом-төш коралы урнаштырачагын белдерде. Аның әйтүенчә, Русия Беларуска атом коралы тапшырмый, ә үз коралын аның җирләренә урнаштыра.
  • Элегрәк Америка хәрбиләре һәм Ак йорт вәкилләре әлегә Русиянең атом һөҗүме ясарга әзерләнүе күренми дигән иде.
  • Шул ук вакытта АКШ президенты Джо Байден июньдә Мәскәүнең мондый корал куллану ихтималы бар диде.
  • Мәскәү бу коралны "дәүләткә куркыныч янаса" кулланырга ниятләвен белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!