Дума Русия гаскәре запасындагы солдатлар, сержантлар һәм прапорщикларның яшь чиген 50дән 55кә арттырды

Иллюстратив фото

Кабул ителгән документка күрә, беренче разрядлы хәрбиләрнең яшь чиге 35тән 40 яшькә, икенче разрядтагыларның - 45 тән 50гә, өченче разрядтагыларның - 50дән 55 кә арттырыла. 

Русия думасы өченче, ахыргы укылышта ил гаскәре запасындагы солдатларның, сержантларның һәм прапорщикларның яшь чиген 50дән 55кә арттыру турында канун өлгесе кабул итте. Бу хакта Думаның сайтында әйтелә.

Кабул ителгән документка күрә, беренче разрядлы хәрбиләрнең яшь чиге 35тән 40 яшькә, икенче разрядтагыларның - 45 тән 50гә, өченче разрядтагыларның - 50дән 55 кә арттырыла.

Канун мобилизация резервындагы хәрбиләрнең дә яшь чиген артттыра. Әйтик өлкән офицерлар өчен ул 60 яшь урынына 65 яшь булачак, кече офицерларга – 55 яшь урынына 60 яшь, ә рядовойларга һәм прапорщикларга – 45 яшь урынына – 55 яшь.

Шул ук вакытта югары офицерларның яшь чиге үзгәрми, элеккечә 70 кала.

2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 1 гыйнварына кадәр канун күчеш чорын күз уңында тота, бу вакыт эчендә гражданнарны отставкага этап белән күчерәчәкләр.

Моннан тыш төзәтмәләр чит ил ватандашларына резервта булу өчен контрактлар имзаларга мөмкинлек бирәчәк, әмма аларның вазифасы дәүләт сере белән бәйле булмаячак.

  • 2023 елның мартында Русия саклану министрлыгы контракт белән хезмәт итү өчен 400 мең кеше җыярга ниятләвен белдергән иде. Шул чакта Думага гаскәрдә хезмәт итү яшен 27дән 30га арттыру турында канун өлгесе кертелде.
  • Гыйнварда Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия гаскәренең санын өч ел эчендә 1,5 миллион кешегә җиткерү бурычы турында игълан итте. Аларның яртысына якыны контрактчылар булыр дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!