Washington Post: Русиягә чикләүләрне урап узарга булышуы өчен АКШ Кыргызстанга санкцияләр кертергә әзерләнә

Иллюстратив фото

Басмага АКШ президенты хакимияте түрәләре сөйләвенчә, Кыргызстанга чикләүләрне июль ахырына кадәр кертергә мөмкиннәр.

Кушма штатлар Кыргызстанга чикләү чаралары кертергә әзерләнә, бу ил аша Русия санкцияләргә эләккән тауарлар, мәсәлән, Кытайдан дроннар сатып ала, дип яза The Washington Post.

Басмага АКШ президенты хакимияте түрәләре сөйләвенчә, Кыргызстанга чикләүләрне июль ахырына кадәр кертергә мөмкиннәр. Нинди чикләүләр турында сүз баруы әйтелми, әмма басма чыганаклары мондый очракта гадәттә ширкәтләрне кара исемлеккә кертүләрен хәтерләткән.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәм моңа җавап итеп чикләүләр кертелгәч, Русия белән Үзәк Азия илләре арасында тауар әйләнеше нык артты, дип искәртә The Washington Post.

Бу илләр аша, шул исәптән Кыргызстан аша да Русиягә сату тыелган тауарлар кертелә дип фаразлана.

Басма Кыргызстанның АКШдагы илчелегенә мөрәҗәгать итеп фикер белешкән, анда Кыргызстан канунсыз сәүдә белән кырыс көрәш алып бару яклы дип ышандырганнар.

Русия белән тауар әйләнеше артуын исә, аерым алганда чикне узучы тауарларны күзәтү системы камилләшүе белән бәйләп аңлатканнар. Шулай ук илчелектә искәртүләренчә, Русия – Кыргызстанның төп сәүдә партнерларыннан берсе, ә Русиядә Кыргызстанның миллионлап ватандашы яши.

  • Узган ел 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. "Махсус операция" дип аталучы һөҗүмнең максатлары дип фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" яклау, Украинаны "коралсызландыру" һәм "денацификацияләү" әйтелгән иде. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага.
  • Көнбатыш илләре исә моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
  • Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!