Татарлар Антальяда Садри Максуди белән Гаяз Исхакыйны искә алды

Чарада катнашучылар

22 июльдә Антальянең Төрек оҗаклары бинасында урнашкан татар китапханәсендә татар һәм төрки дөньяның ике бөек шәхесенә багышланган хәтер кичәсе узды. Татар активистлары Гаяз Исхакыйның үлеменә 69 ел тулуны һәм Садри Максудиның тууына 145 ел тулуны билгеләп үтте.

Хәтер кичәсендә Исхакый һәм Максудига багышланган документаль фильм күрсәтелде. Кичәне оештыручы "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Садри Максудиның тормышы һәм эшчәнлеге, татар милләте һәм төрки дөнья фикерен булдырудагы роле турында сөйләде.

"22 июльдә безнең Гаяз Исхакыйны югалтуыбызга 69 ел булды, ә 23 июльдә, бөек татар һәм төрки дөнья эшлеклесе, дөнья күләмендә танылган шәхес Садри Максудиның тууына 145 ел. Безнең бурыч – аларны истә тоту, башкаларның исенә төшерү. Бүген без Садри Максудины һәм Гаяз Исхакины искә алырга җыелдык, чөнки нәкъ менә алар татарларның бәйсезлеге башында торган, төркилек һәм төрки дөнья бердәмлеге идеологиясен төзегән. Без аларга чиксез рәхмәтле һәм чиксез хөрмәт белән искә алабыз" дип сөйләде Азатлыкка Нәбиуллин.

"Азатлык" берлеге рәисе Садри Максуди белән Гаяз Исхаки исемнәренә Татарстанда да, Төркиядә дә тиешле хөрмәт күрсәтелмәвенә зарланды.

"Садри Максуди да, Гаяз Исхакый да онытылды. Татарстан белән барысы да аңлашыла, бездә миллилек тулысынча диярлек тыелган, ә менә Төркия очрагында берни аңлашылмый. 23 июльдә без Садри Максудиның 145 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу кеше хәзерге Төркияне булдыручыларның берсе, аның хокукы системасын төзүче, галим, профессор, Ататөрекнең фикердәше һәм дусты. Әмма, моңа карамастан, Төркиянең 100 еллыгында аның исеме бөтенләй искә алынмый, юбилее билгеләп үтелми, аның исеме белән мәктәпләр, университетлар, урамнар, проспектлар аталмый.

Төркия башкаласында Садри Максуди хөрмәтенә аталган бер кечкенә урам да юк. Ә төрек оешмалары никтер Максуди хөрмәтенә чаралар уздырырга да җыенмый, эш күрсәтү белән генә шөгыльләнүче сәяси фиркаләр турында әйткән дә юк. Төрек кардәшләребезнең хәзерге Төркияне төзүдә актив катнашкан кешегә шулкадәр битараф булулары бик кызганыч. Әмма төрек оешмалары дәшмичә, Садри Максудины онытуны кулай күрсәләр, без татарлар онытмадык. Инде тиздән без Садри Максудига багышланган дистәләгән чаралар оештырачакбыз. Әмма безгә бернинди ярдәм күрсәтелми, һәм безгә, әлбәттә, бик авыр. Әмма без республикага Садри Максуди, Гаяз Исхаки һәм Йосыф Акчура кебек онытылган каһарманнарының исемнәрен кайтарачакбыз" ди Наил Набиуллин.

Кичәдә катнашучылар татарча сөтле чәй һәм чәкчәк-бавырсак кебек милли ашлар белән сыйланды. Шулай ук Садри Максуди һәм Гаяз Исхакига багышланган китаплар күргәзмәсен белән танышты, теләүчеләр шулай ук татар китапханәсендәге китапларны укый алды. Чара Татарстан гимнын яңгырату белән тәмамланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!