Аннексияләнгән Кырымда Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының контролендә дип ышандыралар

Аннексияләнгән ярымутрауда Татарстаннан хәзер 235 бала ял итә. Аларны “Сатера” һәм “Сәләт Ак Барс” аланнарына урнаштырганнар.

Аннексияләнгән Кырымда Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының аерым контролендә. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Коммерсантъ".

Аланнарда гадәттән тыш хәл турында кисәтүче профилактик чаралар үткәрәләр диелә.

Аннексияләнгән ярымутрауда Татарстаннан 235 бала ял итә. Аларны "Сатера" һәм "Сәләт Ак Барс" аланнарына урнаштырганнар.

Кара диңгез буенда республикадан барлыгы бер меңләп баланың ял итүе әйтелә. Җәй башыннан анда барлыгы өч меңләп бала ял иткән, бер меңләп баланы августта җибәрәчәкләр.

  • Быел Татарстанның Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда балалар өчен җәйге аланнары эшли. Республика хакимияте, Украинаның контрһөҗүм башларга җыенуы, шул исәптән Кырымны кире кайтаруы турында хәбәр итүенә карамастан, аланнар эшен туктатмады.
  • Шул ук вакытта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Кырымда ял итәргә теләүче балалар саны кимүен дә әйтте.
  • Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде. Ярымутрауда узачак алан "Сәләт"нең үз базасында — узган ел Фороста "Ак Барс" яшьләр үзәгендә оештырылачак.
  • Анапа, Кырымда бер смена ял итү бер балага 37 мең сумга төшә.
  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • 17 июльгә каршы төндә Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә шартлаулар булды. Бу – Украинада сугыш башланганнан бирле Кырым күперенә ясалган икенче һөҗүм. Беренчесе узган елның октябрендә булган иде.
  • Кичә, 24 июльдә, аннексияләнгән Кырымга дроннар һөҗүм итте. Җанкөй районындагы "гадәттән тыш хәл чыккан урыннан" биш километр радиустагы якындагы авылларда яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләре, аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырачаклары әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!