Уфада элекке полиция бүлекчәсе җитәкчесенә кул астында эшләүчеләрне кредит алырга мәҗбүр итүе өчен җинаять эше ачылган

Иллюстратив фото

Уфаның 5нче полиция бүлекчәсе җитәкчесе булган Рамил Вәлиәхмәтов үзенең кул астында эшләүче 10 хезмәткәргә 500-700 мең сумлык кредитлар алдырган, соңрак бу акчаларны үзенә алып, теләгәнчә тоткан дип фаразлана. Хәзерге вакытта җитәкчене эшеннән куганнар, ул җинаять кылуын танымый диелә.

Уфада 5нче полиция бүлекчәсенең элекке җитәкчесе Рамил Вәлиәхмәтов мәхкәмә каршына басачак. Ул кул астында эшләүчеләргә банктан кредит алдырган һәм бу акчаларны үзенә бирдергән дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Вәлиәхмәтовны вазифаи хәленнән файдаланып, акчалар белән зур хәрәмләшү ясауда (Җинаять кодексының 159нче маддәсе 3нче өлеше) һәм канунсыз рәвештә ядрәләр алу һәм саклауда (Җинаять кодексының 222нче маддәсе, 3нче өлеше, "б" пункты) гаеплиләр.

Республика прокуратурасы мәгълүматынча, 2020 елдан 2022 елга кадәр булган хәлләр турында сүз бара. "Мадди авырлыклары булган ир-ат вазифаи хәленнән файдаланып, кул астында эшләүче 10 кешене кредит алырга мәҗбүр иткән, соңрак бу акчаларны үзенә бирдергән".

Полиция хезмәткәрләре җитәкчеләренә тапшыру өчен 500-700 мең сумлык кредитлар алган диелә. Рамил Вәлиәхмәтов кул астында эшләүчеләрдән 5,5 миллион сум алган, аларны үзе теләгәнчә тоткан дип фаразлана. Акчаларның бер өлешен ул түләп бара алуын күрсәтү өчен кире кайтарган диелә.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаять эше кысаларында тентү уздырганда ирдә утлы корал өчен ядрәләр дә табылган һәм тартып алынган.

Хәзерге вакытта Рамил Вәлиәхмәтовны эшеннән куганнар, ул җинаять кылуын танымый диелә.

Җинаять эшен Уфаның Орджоникидзе район мәхкәмәсе караячак.

  • Күптән түгел Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Украинада сугышучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган түрәне тоткарладылар. Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин турында сүз бара. Тикшерү комитеты фаразынча, ул сугышта катнашучыларга дип эшкуарлардан акча җыйган. Тик акча солдатларга барып җитмәгән, түрә аны үзе өчен тоткан дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!