"Уртак төрки тел кечерәк төрки телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк"

"Öztürk tili" китабы

2023 елда "Öztürk tili" дип аталган китап дөнья күрде. Ул барлык төрки телләр өчен уртак булган ясалма тел тәкъдим итә. Китапта бу телне булдыруда төп принциплар аңлатыла, ясалма телнең сүзлеге тәкъдим ителә. Уртак тел барлык төрки халыклар үсешенә уңай йогынты ясар дип өметләнә аның авторлары.

Ясалма телне булдыру төркеме җитәкчесе – Вадим Миреев, ул үзе кырымтатар теле филологы. Аның тирәсендә төрле төрки милләт вәкилләре тупланды, алар яңа чыккан басманың соавторлары булып тора. Авторлар арасында татар кешеләре дә бар. Азатлык яңа тәкъдим ителгән "Öztürk tili" турында авторларның берсе, профессиональ тәрҗемәче Шамил Бикташ белән сөйләште.

— Бу уртак төрки телен булдыруның максатлары нинди? Аның нинди гамәли файдасы булыр дип уйлыйсыз?

Шамил Бикташ

— Максаты – төрки халыклар арасында уртак аралашу телен булдыру һәм һәр төрки телнең үсешен тәэмин итү. Телләрнең мөмкин кадәр бер юнәлештә үсешенә тәэсир итү юнәлешендә эшләргә тырыштык. Беләбез, бөтен телләрдә яңа сүзләр, яңа иҗтимагый реалияләр, неологизмнар барлыкка килә. Русиядәге төрки халыклар бер төрле яңа сүзләрне кулланылышка кертсә (урыс теле аша), башка илләр үзләренчә кертерләр. Бу төрки телләр арасында аерманы тагын да тирәнәйтер, төрки халыклар бер-берсен аңламый башлаячак. Минемчә, бу начар нәрсә. Телләр бер-берсенә якынаерга тиеш, бер киңлектә эш итәргә тиеш дип саныйм. Менә "үзтөрк" теле проекты шул максатка да ирешергә тырыша.

Уртак төрки тел төрки телләребезне үстерүдә дә киңәшче була ала, аларны берникадәр җанландыра ала

Уртак төрки тел төрки телләребезне үстерүдә дә киңәшче була ала, аларны берникадәр җанландыра ала. Татар теленең бер үкенечле күренеше бар, чынбарлыгы дип әйтикме, күп очракта татарлар үз фикерен саф татарча, урыс сүзләрен кыстырмыйча әйтеп бирә алмый. Бәлки тел аппараты тиешенчә җитлекмәгән, бәлки нибары биш миллион сөйләшүчегә ия булган телебезнең җитәрлек тел чаралары юктыр. Урыс телендә 200ме 300ме миллион кеше сөйләшә. Статистика буенча, яңа тел формаларын, яңа фикер белдерү ысулларын булдыру урыс теле өчен җиңелрәк, татар теле өчен кыенрак.

Уртак төрки тел исә, татар теленең генә түгел, башка төрки телләрнең дә тәҗрибәләрен үз эченә алып, иң уңышлы, иң уңайлы якларын калыплаштырып, стандартлаштырып, татар теле кебек, дөресен әйтик инде, кечкенә телләрнең үсешенә шундый бер юл күрсәтер дип әйтә алабыз.

Үзтөрек теленең функционалы нидә? Эсперанто теле кебек бары тик тел вәкилләренең үзара аралашу өчен генә кулланыла аламы ул? Әллә инде ул киләчәктә төрки телләрне алыштыра алыр дип уйлыйсызмы?

— Бүгенге көндә бу телдә 7-10 кеше генә сөйләшә: авторлар һәм бу тел белән кызыксынучылар. Киңрәк карасак, мәсәлән, кеше татарча, төрекчә белсә, ул татар һәм төрек теленең уртак якларын белә һәм уртак сүзләрен, гыйбарәләрен кулланырга тырышып сөйли. Бу кешене дә "үз төркичә" сөйләшергә тырышучылар рәтенә кертеп була.

Чөнки асылда бу аерым яңа тел түгел, ә булган телләрнең статистик урталамасы. Бу тел кем өчен җиңел? Төрки телләрнең иң зуры – төрек, аннары азәрбайҗан, үзбәк. Төрки телләрне белүчеләр өчен һәм төрки телләрнең уртасында булган, мәсәлән, кырымтатарча сөйләшүчеләр өчен бу үзтөрк теле иң җиңел булыр. Казан татар телендә сөйләшүчеләр өчен дә җиңел дип уйлыйм. Безнең дә төрки телләрнең һәр төркеменә якынлыгыбыз бар.

Ничек кулланырга, кайда кулланырга, кем белән сөйләшергә – анысы инде кешенең үзеннән тора. Нинди дә булса чикләүләр юк. Кем ничек тели, шулай куллана.

Төрки телләр, китаптан сурәт


— Димәк, бу үзтөрк теленең ахыргы варианты бар, хәтта дәреслеге дә чыкты. Яки ул әле формалаша гынамы?

Мин яңа сүзләрне карап, үзтөркчә басылган текстларны укып, бу фикерне ошаттым, минем дә катнашасым килде

— Тел – җанлы нәрсә. Үзтөрк теле дә җанлы, башка төрки телләрдә яңа сүзләр, яңа төшенчәләр, гыйбарәләр, сленг килеп чыкканда һәм берничә телгә таралганнан соң, үзтөрк теленә дә кирәкле сүз, төшенчә керәчәк. Китапны без ахыргы версия дип әйтә алмыйбыз. Беренчедән, телләр үзгәреп тора, икенчедән кеше факторы да бар.

Без, авторлар вакытыбыз, көчебез булган кадәр моны ясадык, әлбәттә хаталар, кимчелекләр була ала. Икенче, өченче версияләрендә төзәтербез.

Аудио-видео форматында проект ясау идеясе юкмы? Бу тел ничек яңгырый, аны ничек кулланып була?

— Берничә аудио яздырылган инде. Мин бу проектта 2016 елдан бирле катнашам. Аудиофайл дигәндә, бер төрки телнең шигыре яки хикәясе алына, үзтөрк телендә яңгыратыла.

Үзтөрк теленең ВКонтактеда төркеме бар, бу аудиоларны шунда табып була.

Ә бу телне булдыру процессы ничек барды? Авторлар такымы ничек тупланды, кем нинди вазифада булды?

— Такым шушы башлангыч турында язылган төркемгә кызыксынып керүчеләр һәм ахырга кадәр калучылардан тора. Иң зур өлешне авторлар кертте.

Эш ничек барды? Мин иң баштан яңа хисапланган сүзләрне карап, үзтөркчә басылган текстларны укып, бу фикерне ошаттым, минем дә катнашасым килде. Һәм үзем дә үзтөркчә яза, укый башладым, сүзлеккә карап, әлегә хисапланмаган сүзләрне, гыйбарәләрне, грамматик формаларны эзли башладым.

БУ ТЕМАГА: Идел буе халыклары һәм бу телләрдә сөйләшүчеләр саны нигә кими?

Сүзлек дигәннән, быел нәшриятта кәгазь сүзлек чыкты, элек безнең проект бар иде. Шул проекта карап, нинди кимчелекләр бар, кайда нәрсә җитми, шуларны хисаплый башладым. Бу статистик бер проект. Нинди дә булса, уңайлы, эффектив тел идеясе булса да, әгәр дә аның бүгенге көндә чынбарлыкта кирәкле кадәр киң кулланышы юк икән, яки бер генә телдә кулланса, яки берничә кечкенә телдә генә кулланса, зур телләрдә кулланмаса, андый сүз сүзлеккә кермәс.

Яңа сүзләрне карап, үзтөркчә текстларны укып, бу фикерне ошаттым

Мин кирәкле дип тапкан сүз-гыйбарәләрне төрле төрки сүзлекләргә карап, бу гыйбарә/сүзләрне төрле төрки телләрдәге җөмләләрдә гуглда эзләп, шулай итеп кулланыламы, юкмы дип тикшердем дә, тикшерү нәтиҗәләрен бер тупланма итеп әзерләп группага салдым. Шуның нәтиҗәсендә яңа сүз, яңа форма сүзлеккә кертелде. Башка катнашучылар да шулай үз өлешләрен кертте.

Кайсы сүз статистика буенча иң еш һәм иң уңайлы итеп кулланыла, шул вариант үзтөрк теленә керде булып чыгамы?

— Үрнәк итеп бер сүз алыйк: подушка, pillow. Кайбер телләрдә "ястык", кайсысында "мендәр". Төрекчә күбрәк "ястык", татарлар күбрәк "мендәр" диләр дип уйлый идем. Бу ике сүзне бөтен төрки телләр сүзлекләреннән тикшереп карадым, тапканнарым шулайрак булды: ястык күбрәк баш астына куелган, ә мендәрнең өстенә утыралар яки ул спорт җиһазы, яки ул машинада иминлек чарасы. Ул сүз төрки телләрдә, әлбәттә, төрлечә языла.

Татар, төрек, үзбәк телләренең фонологиясе төрле. Мәсәлән, "нечкә" сүзе бар. Төрек телендә "инҗә". Бу сүзләр охшаш түгел, ләкин тиңдәшләр, когнатлар. Сүз уңаеннан, бу иң күп төрки телләрдә очраган сүзләрнең берсе. "Нечкә" һәм "инҗә" сүзләренең график кыяфәте "инчкә" булып чыкты. Татарчадан да, төрекчәдән дә аерыла.

БУ ТЕМАГА: Гамзә Нур Налбант: Төрек яшьләре татар телен нигә өйрәнә

Ахыр чиктә бу сүзне татар кешесе дә, төрек кешесе дә аңлыймы?

— Идеябез шундый. Әлбәттә, күп очракларда телләрдәге тиңдәш сүзләрнең аермалары бик зур. Мәсәлән, "почмак" татарча - "көшә" төрекчә. Сүзләрнең формасы төрле. Әмма төрек телендә "буҗак" сүзе бар. Румыниянең бер почмагында Буҗак төбәге бар, анда төрки телләрнең берсе киң кулланылган, шул төбәккә Буҗак атамасы ябышып калган.

"Буҗак" – ул окраина, край. Геометрик фигураларга караганда да, почмак ул кырыйда торган бер нәрсә. Үзтөрк телендә бер сүзгә төгәл, төп мәгънә билгеләп булмаса, бу сүзнең киңрәк мәгънәсе кабул ителә. Ерак булган сүзләрдән дә уртаклык табып була. Бу процесс, әлбәттә, идеал һәм бүген үк төрле телләрдә сөйләшүчеләрнең башка телне аңлауларын тәэмин итми. Бүген дигәнебез – ул нәтиҗә түгел, ә процесс.

— Элек татар теле төрки телләр арасында арадашчы ролен үтәгән ди безнең тарихчылар. ЮНЕСКО да татар телен төрки телләр арасында уртак тел дип таныган дигән хәбәрләр бар иде. Ләкин чынлыкта бу белдерүне таба алмадык. Шундый матур гына миф булып йөрде ул. Үзтөрк теле татар теленә никадәр якын тел, татар теле төрки телләр өчен уртак, аңлашыла торган тел дип нәтиҗә ясап буламы?

Үзтөрк телнең бүгенге форматы татар теленә бик якын булырга тиеш

— Сүзлек авторлары арасында кырымтатар, башкорт, татар фамилияле кимендә 3 кеше бар. Үзтөрк телнең бүгенге форматы татар теленә бик якын булырга тиеш, чөнки татарча сөйләшкән авторлар татар теле элементларын бу сүзлеккә беренче булып керттеләр. Минем өчен сүзлек ясау - табигый процесс. Мин телдә уңайлы, кирәкле дип уйлаган нәрсәне табып, аны үзтөркләштерәм, хисаплыйм да, шунда ук сүзлеккә куям. Авторлар арасында башка бер төрки милләтнең вәкиле булмаса, ул телнең, төбәкнең, тел төркеменең элементлары телебезгә кермәс яки әзрәк нисбәттә керер. Шунлыктан үзтөрк теле татар теленә якын булыр дип әйтә алабыз.

БУ ТЕМАГА: Татар теле яңа серләрен ача

Тарих дигәндә, татар теле уртак тел була ала, ләкин мин тарихчы түгел, хаталана алам. Татарларны Русия империясе ныграк ассимиляцияләгән, алар арасында урысча белүче кешеләр дә булган. Шунлыктан төркиләр белән урыслар арасында тылмач булып йөри алганнар. Бәлки, шулай итеп аларның телләре уртак булып саналгандыр.

Шулай ук "татарлар" исеме безгә ике ярым гасыр элек кенә ябышкан. Элек бу атаманы башка милләтләр дә кулланган, дөресрәге империя аларны шулай атаган. Мәсәлән, азәрбайҗаннарны Кавказ татары дип. Бүгенге хакаслар да бер-берсенә тадар дип әйткән. Бәлки бу күренеш Казан татарларының киң таралуыннан түгел, ә "татар" этнонимының киң таралганлыгынннан килеп чыккандыр. Телебез башка телләр элементарын үзенә сеңдергән, бәлки, шуңа уртак тел буларак кулланыла ала.

Бүгенге көнгә татар-башкорт телләре, гомумән, Русиядәге төрки телләр, бик көчле ассимиляция һәм басым астында. Мәгарифтән дә алар кысрыклап чыгарыла, соңгы җанисәп нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте. Бу процесста яңа ясалма тел милли телләргә зыян китерә ала дип уйламыйсызмы?

— Дөресен әйтим, телебез юкка чыгачак. Бүген булмаса, 5 елдан, 100 елдан, 200 елдан соң. Иртәме-соңмы бу кечкенә телебез юкка чыгачак, аны зуррак телләр басачак. Урыс, инглиз, кытай, төрек телләре. Бу процесска нинди юнәлеш бирә алабыз? Менә шул ясалма бер тел булдырып, юкка чыга барган һәм эрерәк телләрдән үзтөрк телен ясап, юкка чыккан телләрнең нәселен ничек тә булса саклау. Ясала торган уртак телгә кертем ясап, телләне шулай итеп саклый алабыз.

Телнең үзеннән-үзе саклануы, үсеше өчен сөйләшүчеләр саны 50 миллион булырга тиеш дип укыганым бар

Телнең нәтиҗәле үсеше, сакланышы өчен, бу процессның табигый булуы өчен телнең, әйтик, изоляцияләнгән булуы кирәк, мәсәлән, океан уртасындагы бер утрауда халык үз телендә сөйләшә, башка милләтләр аларга карамый, аларның теле сакланачак. Ләкин татарлар Русиядә яши, Евразия уртасында, кешеләр килә-китә, урыслар белән элемтәләр тыгыз, изоляциягә китә алмыйбыз, бу безнең юл түгел.

Яисә, телне белгәннәрнең критик массасы булырга тиеш: телнең үзеннән-үзе саклануы, үсеше өчен сөйләшүчеләр саны 50 миллион булырга тиеш дип укыганым бар. Сөйләшүчеләр саны шул кадәр булса, яңа фильмнарны, китапларны, фәнни мәкаләләрне тәрҗемә итү икътисади яктан нәтиҗәле була, укучысы, мөштәрие була һәм бу процесс табигый бара.

БУ ТЕМАГА: Татар теленең электрон сүзлеге ясала. Ул нинди булыр?

Ә без татар теле өчен ни генә эшләсәк тә, дөм татар районнарда ул икътисади яктан нәтиҗәле була ала, ләкин Казанда, Истанбулда, Анталиядә берәр нәрсә эшләсәк - бөтен эшләгәннәребез энтузиазмга таяна. Энтузиазм һәм активистлар беткәч, татарлык бетә. Чөнки экономик нигезе юк.

Уртак төрки телне ясау киләчәк буыннар өчен шул телнең сакланышы өчен экономик нигез булып тора ала. Минем шундый югары дәрәҗәдә гипотетик фикерем бар.

— ​Мондыйрак проектлар элек тә бар иде, уртак төрки тел дип активистлар һәр заман берләшү идеясе белән чыкты. Бу шул проектның варисы булып торамы яки аерым әйберме? Элекке тәҗрибәгә караган идегезме?

— Ортатөрк теле 1990нчы елларда барлыкка килде, аның авторы үзбәк тел белгече Бәхтияр Кәримов иде. Ләкин проект актив алып барылмады.

2013-2015 еллардан Вадим әфәнде (Миреев) бу проектны этәрә башлады һәм аның җитәкчелеге белән нәтиҗәдә тормышка ашырылды. Ни өчен ортатөрк түгел, ә үзтөрк дип атала? Башлангыч идеясе шул Бәхтияр Кәримовныкы дип әйтә алабыз. Ләкин тормышка ашыру Вадим әфәнде такымында булды. Шуңа күрә бу проектның исемен бераз үзгәртергә карар иттек. Киләчәктә, бәлки, бу исем дә үзгәрер, әлегә - үзтөрк теле.

БУ ТЕМАГА: Интернетта татарча онлайн-сүзлекләр

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!