Гамзә Нур Налбант, Искешәһәр
Гамзә татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәте хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Искешәһәрдәге казантатарлары музей-йортында ул даими кунак кына түгел, төрле чараларны оештыручы да. Татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу, Вахит Ирдән әфәнделәр белән ул күптән таныш, татар йорты җитәкчеләре Гамзәгә татар-төрек дәресләрен оештыруну да, татарча диктант укуны да, яңа килгән татар мөһаҗирләрен җыеп таныштыруны да ышанып тапшыра. Ул гына түгел, Гамзә Искешәһәр татарларының Telegram каналын да алып бара.
Гамзәнең татар теленә, милләтенә мәхәббәте сөйләшә башлаганчы ук сизелә: аның букчасына Татарстан әләме эленгән, муенында – Казан дизайнерлары яулыгы, телефонында – Кол Шәриф мәчете сурәте. Без аның белән, рус-төрек сүзләрен кыстырмыйча, саф татар телендә сөйләшәбез.
— Мин үзем тюрколог, магистратурада уыйм. Мәктәптән үк төрки телләрне өйрәнергә хыяллана идем, остазларыма да әйтә идем. Татар, казакъ, үзбәк халык җырларын тыңлый идем, ник мин боларны аңламыйм, болар да бит төрки телләр дип елый идем, өйрәнәчәкмен дип максат куйдым. Ул вакытта интернеттан Азәрбәйҗанда дуслар таптым. Университетка кергәндә, без 33 белгечлек сайлый алабыз, мин бөтенесенә дә тюркология дип яздым. Беренче итеп Истанбул университетына язган идем, алар мине кабул итте. Беренче курсның беренче семестры, дәресне көтәбез. Мин утырган җиремнән артыма борылып карадым да, анда казакъ кызларын күрдем дә, казакъ телен сайладым. Бер елга укырга Казакъстанга бардым, андагы барлык төрки халыклар белән дә таныштым. Уйгырлар да яши анда, татарлар да – татарлар сабантуйлар уздыра анда, татар авыллары бар, уйгыр авыллары бар. Үзбәкстанда, Кыргызстанда да булдым. Ул чакта да татар җырларын тыңлый идем, татар теле миңа һәрвакыт бик якын булды.
Төркиягә кайтканда мин инде казакъ телендә сөйләшә ала идем. "Булды, казакъ телен өйрәндем, татар телендә дә сөйләшә өйрәнергә кирәк", дидем, чөнки татарча җырларны тыңлаганда сүзләрен аңлый башладым. Җырлардан соң татар телендә сөйләшеп китү миңа бик уңай булды. Интернеттан дуслар таптым.
Төрки телләрдән мин тагын үзбәк һәм уйгыр телендә сөйләшә алам. Уйгыр телен Казакъстанда өйрәнә башладым.
Минем бер дустым татар, бер дустым – уйгыр. Шуңа күрә уйгыр телен өйрәнү миңа авыр булмады. Мин уйгыр телен еш ишетә идем, дустым мине "әйдә, уйгыр ашларын аша", дип, уйгыр рестораннарына алып бара иде. Сүз уңаеннан, уйгыр ашлары татар ашларына бик охшаш.
Хәзер мин иске татар теле белән хәзерге татар телен чагыштырып диссертация язам. Казанда, бик күп җирдә эзли торгач, китапханәләрнең берсендә гарәп хәрефләре белән иске татар телендә язылган 16-17нче гасыр кулъязмасын таптым. Бер генә кулъязма түгел, яртысы бер җирдә, яртысы икенче җирдә. Көн саен берәр битен килеп төшерә идем, хәзер шул фотолардан укыйм. Ә Казанга апрельдә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына кайткан идем.
Гамзә – халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының гран-при иясе.
— Ул кулъязманы башта төрек теленә тәрҗемә итәм, аннары хәзерге татар теленә. Иске татар телендә булса да, чагатай теле белән дә уртаклыклары бик күп, гарәп, фарсы сүзләре бар. Ул төрек теле белән хәзерге татар теле арасында кебек.
Хәзер Османгази университетының икенче курсында укыйм. Минем фәнни җитәкчем милләте белән төрек, ул да, минем шикелле үк, төрки телләрне бик ярата, хәзер ул Казакъстанда.
Казанга бару минем иң зур хыялым иде. Мәктәптә укыганда да, минем менә шушы мәчетне күрәсем килә дип, әнигә Кол Шәриф мәчетен күрсәтә идем. Казанда яшәргә хыялланам. Татарстандагы язучылар белән элемтәләр бар, анда дусларым бик күп, иң якын дустым – татар. Аның әти-әнисен беләм, ул минем әти-әниләремне белә. Китаплар сорап, киңәш сорап татар галимнәренә дә язам. Татар әдәбиятын укып барырга тырышам: әкиятләрдән башлап, хәзерге шигырьләргә кадәр.
Гамзә ерак бабалары арасында татарлар булу ихтималын да инкарь итми:
— Минем әти тарафлары 16нчы гасырда Идел якларыннан килгән, шуны гына беләм. Коньяда йорт биргәч, шунда урнашканнар. Коньядан Балканга, Балканнан Бурсага күченгәннәр. Бик ерак бабамнар бу. Мин сораштырган кешеләр Идел буйлап килгәннәрен генә беләләр. Кайсы төбәктән булуларын хәзерге буынга җиткерүче булмаган. Әле ярый Идел исеме калган, анысын да белмәс идем. Аның татар булуы да мөмкин.
Бурак Тайлан, Конья
Бурак Төркиядә, Хатай шәһәрендә туган, Коньядагы Сәлчук университетының төрек теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган. Хәзер Селчук университетында магистр дәрәҗәсенә укый.
— Без магистр курсларының беренче семестрында татар телен өйрәнә башладык. Татар теле һәм төрек теле арасындагы охшашлыклар кызыксындырды һәм, курсны тәмамлаганнан соң, татар телен өйрәнүне дәвам итәсем килде. Кирил имласын өйрәнү авыр түгел иде, чөнки без университетта кыргыз телен өйрәндек.
Татар телен өйрәнүне дәвам итәр өчен, мин Telegram төркемнәренә кердем. Мин анда аңламаган нәрсәләр турында ярдәм сорап яздым. Миңа ярдәм иткән һәркемгә бик зур рәхмәт.
Төркиядә татарча сөйләшү һәм аралашу өчен мохит юк, ләкин мин Төркиядә татар авыллары һәм җәмгыятьләре күп икәнен беләм. Кызганычка каршы, Татарстанда булганым юк, моңа кадәр беркайчан да чит илдә булмадым. Мин яңалыкларны социаль челтәрләр аша гына укыйм, видеолар карыйм. Мин беркайчан да сөйләшмәгәнгә, сөйләмдә хаталарым булырга мөмкин, гафу итегез. Минем Telegram һәм Reddit-тан языша торган берничә татар дустым бар, мин тик аларны гына беләм. Истанбулда яшәүче татарларны беләм, әмма Коньяда никадар татар барлыгын белмим.
"Татарлар" дигәч, беренче булып исемә Исмәгыйль Гаспралы төшә. Аның "Тәрҗеман" гәзитен барлык төрки халыклар диярлек аңлый ала. Бүген дә шундый мөмкинлек булса иде. Моннан тыш, Габдулла Тукай, Йосыф Акчура һәм Гаяз Исхакый кебек танылган язучылар һәм шагыйрьләр дә исемә килә. Мин бу авторларны укып, Казанны һәм башка шәһәрләрне белдем. Мин Украинада ике яктан да сугышкан татар егетләрен искә алам, Аллаһ аларга ярдәмче булсын.
"Әйдә! Online" проекты
Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проектын алып бара.
Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.
Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум