Урыс православ чиркәве Башкортстанның чайлдфри идеологиясенә каршы канун өлгесен хуплаган

Патриарх Кирилл

Документның элеккеге вариантын патриарх Кирилл хупламаган иде, чөнки тыюлар монах тормышы алып баручыларга да кагылырга мөмкин иде.

Урыс православ чиркәве Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтайның чайлдфри яки баласызлык пропагандасын тыючы канун өлгесен хуплаган. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев Мәскәү патриархатыннан хуплау хаты алган дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.

Документның элеккеге вариантын патриарх Кирилл хупламаган иде, чөнки тыюлар монах тормышы алып баручыларга да кагылырга мөмкин иде. Канунның яңа өлгесендә бу теманы исәпкә алганнар.

Думада быел майда канун өлгесе шулай ук кире кагылды.

Русия Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Эльвира Аиткулова һәм Римма Утәшева белән Башкортстан парламенты "чайлдфри" дип аталган идеологиядән саклау турында федераль канун өлгесен былтыр сентябрьдә тәкъдим иттеләр.

БУ ТЕМАГА: Русия думасы һәм Башкортстан корылтае балаларны "чайлдфри идеологиясеннән" саклау турында канун өлгесе әзерләгән

Канун өлгесен язучылар фикеренчә, кешеләрнең бала табудан баш тарту идеясы бала психикасы өчен зыянлы булырга мөмкин.

Әлеге тәкъдим "Балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы" канунга үзгәрешләр кертүне күзаллый. Башкортстан депутатлары "чайлдфри идеологиясе", ягъни олы кешеләрнең һәм гаиләләрнең бала табудан баш тарту идеясы балалар аудиториясендә тыелган тема булырга тиеш дип саный.

"Бу деструктив социаль тормышны барлыкка китерә, Русиянең традицион гаилә кыйммәтләренә һәм дәүләт сәясәтендә каршы килә" дип аңлата.

Бала табарга теләмәүне депутатлар "җәмәгать институтларының деградациясе, традицион кыйммәтләрне юып төшерүгә" китерә дип саный.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!