Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы һәм Башкортстан корылтае балаларны "чайлдфри идеологиясеннән" саклау турында канун өлгесе әзерләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бала табарга теләмәүне депутатлар "Русия традицион кыйммәтләренә каршы килә" дип саный.

Русия Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар Эльвира Аиткулова һәм Римма Утяшева белән Башкортстан парламенты "чайлдфри" дип аталган идеологиядән саклау турында федераль канун өлгесе тәкъдим иткән. Бу хакта "Дождь" хәбәр итә.

Канун өлгесен язучылар фикеренчә, кешеләрнең бала табудан баш тарту идеясы бала психикасы өчен зыянлы булырга мөмкин.

Әлеге тәкъдим "Балаларны сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы" канунга үзгәрешләр кертүне күзаллый. Башкортстан депутатлары "чайлдфри идеологиясе", ягъни олы кешеләрнең һәм гаиләләрнең бала табудан баш тарту идеясы балалар аудиториясендә тыелган тема булырга тиеш дип саный.

"Бу деструктив социаль тормышны барлыкка китерә, Русиянең традицион гаилә кыйммәтләренә һәм дәүләт сәясәтендә каршы килә" дип аңлата.

Бала табарга теләмәүне депутатлар "җәмәгать институтларының деградациясе, традицион кыйммәтләрне юып төшерүгә" китерә дип саный.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG