Русиядә чит илгә чыгу паспортларын ясату 18%ка арткан

2023 елның гыйнвар-июль айларында Русиядә чит илгә чыгу өчен 3,5 миллион паспорт ясатканнар. Бу хакта мәгълүматны Русия эчке эшләр министрлыгы җиткерә. 

Бу күрсәткеч 2022 елдан 18%ка арткан.

Җәй башында Русиядә биометрик чит илгә чыгу паспортларын тапшыру башланды. Алар 10 ел гамәлдә. Бу төр паспортларны бирү февраль башында тукталган иде.

2022 елда Русиядә 5,4 миллион чит илгә чыгу паспортын чыгарганнар. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 миллионга күбрәк.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кешенең китүе күзәтелә. Белгечләр аларның төгәл санын атау кыен ди.
  • Беренче дулкын миграция сугыш башланганнан соң теркәлсә, 2022 елның сентябрендә, Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, чит илгә шулай ук күп кеше китте, Русия чик буе контроль урыннарында чиратлар пәйда булды.
  • Русиядән китүчеләр – нигездә яшь, белемле һәм амбицияле кешеләр, дип саный социолог Искәндәр Ясәвиев. Илдән күп кешенең китүе зур тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!