Медиа: Полиция Украинаның басып алынган Луһански төбәгендә үтерүдә шикләнелгән өч Башкортстан хәрбиен эзли

Иллюстратив фото

Бу хакта "Baza" телеграм каналы хәбәр итә. Аларның кемне һәм нәрсә өчен үтергәне турында хәбәр ителми.

33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар А. Луһанскиның Старобельски шәһәре янында үтерүдә шикләнелә диелә.

Аларның кемне һәм нәрсә өчен үтергәне турында хәбәр ителми.

Бу өч кешенең эзләүдә булуы турында игъланнар Русиянең көньяк төбәкләрендә, шул исәптән Белгород, Воронеж һәм Ростов өлкәләрендә таратылган.

"Baza" телеграм каналы хәбәр итүенчә, шикләнелүчеләр артиллерия батареясендә хезмәт иткән һәм апрель аенда ярты елга төзелгән контракт нигезендә "ЛНР"га эләккәннәр.

  • Билгеле булганча, Башкортстанда барлыгы сигез батальон оешкан яисә оешу хәлендә. Шуларның өчесе узган ел сугышка җибәрелгән.
  • Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына караганда, бүгенге көндә Башкортстаннан кимендә 872 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм Башкортстан

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!