"5 минутлык ирек". Азат Мифтахов колониядән чыгуга кабат тоткарланды

Азат Мифтахов

Сәяси тоткын, математик Азат Мифтахов 4 сентябрь колониядән чыкканда кабат тоткарланды. Яңа җинаять эшен Архангельскидагы ФСБ идарәсендә шартлау ясаган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицки турында сөйләшүе аркасында ачканнар. Янәсе, Мифтахов ике тоткын белән сөйләшкәндә Жлобицкиның гамәлен хуплаган.

Азат Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарлаганнар. Ул "Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнгәннән соң, җәзасын шунда үтте. Бүген ул иреккә чыгарга тиеш иде, әмма аңа яңа җинаять эше ачылды. Колониядән чыгу белән аны Киров шәһәренә алып киткәннәр. Чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе иртәгә, 5 сентябрь булачак.

Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Азатка теләктәшлек белдерү тагын берничә кеше Петербур, Мәскәү, Пермь, Кировтан килгән.

БУ ТЕМАГА: Азат Мифтаховның әнисе: "Улымның тормышын чәлпәрәмә китерделәр"

Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, ди ул.

Территориядән чыгып китүне таләп иттеләр

— Без Кировка юлда булганда Азатны чыгу белән тоткарлаячакларын белә идек инде. Адвокат Светлана Сидоркина безне алдан кисәтте. Азат утырган колониягә мин, ирем, Елена иртәнге 9га барып җиттек. Азатны каршы алырга Мәскәү, Пермь, Петербур, Кировтан да кешеләр килгән иде, — дип сөйләде ул. — Азат чыгасы урынга килдек, әмма аны 11дә генә чыгаралар дип, безне бинадан куып чыгардылар. Аңлаттым кем булуымны, барыбер чыгарып җибәрделәр. Гомумән, территориядән чыгып китүне таләп иттеләр. Полиция килде. Чыкмыйм дип сүземдә тордым. Миңа, иремә, Еленага калсыннар, ә башкалар ишегалдыннан чыксын диелде. Ярый калганбыз, чыгып китсәк, Азатны күрә алмас идек.

Аннары карыйм бер машина килде, аннан "оперативник"лар чыкты, алар формадан. Бер кеше генә үзгә иде, зур гәүдәле, янына килдем дә: "Мин — Азатның әнисе, улымны көтәм, ул иреккә чыга" дидем, ул миңа карады да берни дәшмичә китте дә телефоннан сөйләшә башлады. Колониягә кереп китте.

Шушы ир колониядән 10.50 сәгатьтә чыкты да миннән: "Сез Азатның әнисеме? Мин сезгә машинада аралашырга мөмкинлек бирәм", диде.

Төп-төгәл сәгать 11дә Азат кодониядән чыкты, без аның янына ыргылдык. Аңа шул вакытта "оперативник"лар да кәгазь күрсәтә, аңардан нидә шикләнелүен аңлата башлады. Азат: "Берничә минут бирегезче, туганнарым белән күрешим", дип сорады. Каршы килмәделәр.

Гөлнур Хөсәенова, сулда аның ире, уңда - Азатка теләктәшлек белдерүчеләр

Азат бик дулкынланган иде, озак тикшерделәр, кат-кат әйберләремне актардылар дип әйтте. "Әни, син еламыйсыңмы?" дип күзгә карап сорады. "Еламадым, улым, еламадым", дидем. Без Азатны алып китәргә тиешле машинага кереп утырдык. Шунда кочаклаштык рәхәтләнеп. Ирем дә аны сагынган иде, Елена да. Барыбыз да сагынышканбыз. Кочактан җибәрәсе килмәде баламны.

Безне машинадан чыгардылар. Азат утырган машина Киров шәһәренә элдертте. Без артыннан кудык, әмма алар күз уңыннан тиз югалды.

Азат белән 5 минут кына кочаклашып өлгердек

Иректә без Азат белән 5 минут кына кочаклашып өлгердек. 5 минутлык ирек иде ул, шулкадәр ләззәтле һәм шулкадәр ачы…

Өч сәгатьтән соң Азат телефоныма шалтыратты. "Әни, мине изоляторга алып китәләр, иртәгә мәхкәмә. Әни, үзеңне сакла, барысы да әйбәт булачак", дип әйтте. Аның янында адвокаты Светлана Сидоркина иде.

Иртәгә мәхкәмә утырышы булачак. Без беркая да китмибез. Шуның карарын көтәчәкбез. Шулкадәр гаделсезлек бит бу. Боларны барысын да үз башыбыздан кичерәбез, кайчак ышанасы да килми.

БУ ТЕМАГА: Азат Мифтаховка яңа җинаять эшен колониядә телевизор караганда әйткән сүзләре өчен ачканнар

Адвокаты Светлана Сидоркина Мифтаховка террорчылыкны аклау турында гаепләү белдерүләрен җиткерде. Мифтахов гаебен танымаган диелә.

Алданрак Мифтаховка террорчыл эшчәнлеккә чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау турындагы маддә нигезендә яңа җинаять эше ачылган иде. 30 августта тикшерүчеләр аннан рәсми рәвештә сорау алмакчы булды, әмма Азат Мифтахов күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, чөнки сорау алган чакта үз адвокаты булмаган, дәүләттән билгеләнгән адвокат бирделәр.

Яңа җинаять эшен Архангельскидагы ФСБ идарәсендә шартлау ясаган 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицки турында сөйләшүе аркасында ачканнар. Янәсе, Мифтахов бу хакта ике тоткын белән сөйләшкән, лингвистик экспертиза уздырганнан соң, Мифтаховның Жлобицкиның гамәлен хуплавы ачыкланган. Яңа җинаять эше нигезендә Мифтахов биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!