Казанның Вахитов районындагы Һади Такташ урамында чистарту корылмасы төзү өчен өч торак йортны тартып алмакчылар. Шуларның берсенең хуҗасы “Бизнес Online”га җирле хакимиятләрне мәхкәмәгә бирәчәген әйткән. Аның сүзләренчә, бу йорт хуҗаларына “әлеге җирләрнең бер кыйммәте дә юк”, дип турыдан-туры әйткәннәр.
“Шәһәр хакимияте безнең җирләрне бәһасез итеп күрсәтә. Хакимият йортының бер вәкиле “монда җирнең бер кыйммәте дә юк дияргә мөмкин”, диде. Хәзер җиргә һәм йортка рәсми бәя бирелүен көтәбез. Һәм судлашачакбыз”, дип белдергән ул басмага.
Шул ук вакытта әлеге хатын-кыз бу йорт – үзенең бердәнбер торагы булуын әйткән. Кешеләр йортларны җимерүгә каршы түгел, әмма үзләренә фатирлар бирелүен тели яки яңа торак алырлык акча бирелсен, дигән ул. “Ә безне хәзер ипотека такмакчылар, без аны түләп бара алмыйбыз”, дип зарлана йорт хуҗасы.
Әлеге уңайдан “Бизнес Online” Казан мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Мэриядә әйтүләренчә, йортның күпмегә төшәсен базар бәяләренә карап, бәйсез белгечләр билгеләячәк, шуңа карап сатып алу акчалары түләнәчәк. “Риза булмасалар, хуҗаларның мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү хокукы бар”, дип искәрткәннәр мэрияда.
- Бүген, 7 сентябрьдә Казанның Һади Такташ урамында чистарту корылмалары төзү өчен өч торак йортны һәм 11 сутый җирне тартып алулары билгеле булды.
- Һади Такташ урамы 84 йорт адресындагы җир турында сүз бара. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте йорт хуҗаларына 10 көн эчендә хәбәр бирергә тиеш, күчемсез милек объектларының базар бәясен бәяләгәннән соң, йорт хуҗалары белән тартып алу турында килешү имзалаячаклары әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!