Мәгърибтә җит тетрәү нәтиҗәсендә 600дан артык кеше һәлак булган

Мароккода җир тетрәү нәтиҗәсе

АКШ Геология хезмәтенең беренчел мәгълүматларына караганда, зилзиләнең магнитудасы 6,8 дәрәҗәдә булган, аннан соң 4,9 дәрәҗәдәге тагын бер тетрәү булган.

Мәгърибтә (Марокко) җир тетрәү нәтиҗәсендә 632 кеше һәлак булган, 329 кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәләргә салынган. Бу хакта ил хөкүмәтенә сылтанып Associated Press яза.

АКШ Геология хезмәтенең беренчел мәгълүматларына караганда, зилзиләнең магнитудасы 6,8 дәрәҗәдә булган, аннан соң 4,9 дәрәҗәдәге тагын бер тетрәү булган. "Бу әлеге төбәктә теркәлгән из көчле зилзилә", дигән Мәгъриб сейсмологы Лахсен Мханни. Таулы районнарда мондый җир тетрәүләр бик сирәк була дигән ул.

Зилзиләнең үзәге Марракеш шәһәреннән 70 км ераклыкта, Укаймеден тау чаңгысы курорты янында булган. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларга караганда, Марракешның иске өлешен уратып алган кызыл диварларга да зыян килгән. Әлеге дивар ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегендә.

Мәгъриб эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, җимерекләр нигезедә тауларда урнашкан авылларга булганлыктан, аларга барып җитү авыр һәм корбаннар саны артырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!