Әлмәттә ЮХИДИның юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны өченче ротасы җитәкчесе Руслан Шәймәрдановны тикшерү изоляторына утыртканнар. Аны ришвәт алуда шикләнәләр, дип яза “Бизнес Online”. Җитәкчене сак астына алу турындагы карарны Әлмәт шәһәр мәхкәмәсе чыгарган.
Тикшерү фикеренчә, аңа ришвәтне "УТТ-Трубострой" оешмасы җитәкчесе биргән. Бу хәл 2016 елда ук булган, аңа 269 мең сумлык төзелеш материаллары тапшырганнар диелә. Шуның өчен Шәймәрданов, янәсе, бу оешмада эшләүче машина йөртүчеләргә штраф язмаска сүз биргән.
Шәймәрдановка каршы “Ришвәт алу” маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 5 өлеше) җинаять эше ачылган, аны 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
- Соңгы вакытта Татарстанда ришвәт алуда шикләнелеп берничә җитәкчене тоткарладылар.
- Күптән түгел генә Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Евгений Михайловны тоткарлаганнар иде. Тикшерү фаразынча, ул "Оргспецтранспорт" ширкәтенең машина йөртүчеләренә штраф салмау шарты белән 100 мең сум ришвәт алган.
- Август башында Казанда ришвәтчелектә шикләнеп медицина көллияте җитәкчесе Зөһрә Хисаметдинованы тоткарлаганнар иде. Мәхкәмә аны өй сагына җибәрде. Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.
- Июль башында ришвәтчелектә шикләнелеп Татарстан эчке эшләр министрлыгының хуҗалык тәэмине үзәге җитәкчесе Артем Мешков кулга алынган иде.
- 11 майга каршы төндә Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!